Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы халкы хәзер кыш буе су коена

Базарлы Матакта йөзү бассейны ачылганга өч ай вакыт үтеп киткән икән. 25 августта "Ләйсән" дип исемләнгән өсте ябулы универсаль спорт комплексын ачу тантанасында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та катнашкан иде. Хәйран кыска вакыт эчендә төзелгән, Кама аръягы районнарындагы мондый спорт корылмалары арасында зурлыгы буенча тиңе булмаган бассейн бүген ничек "яшәп ята",...

Базарлы Матакта йөзү бассейны ачылганга өч ай вакыт үтеп киткән икән. 25 августта "Ләйсән" дип исемләнгән өсте ябулы универсаль спорт комплексын ачу тантанасында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та катнашкан иде. Хәйран кыска вакыт эчендә төзелгән, Кама аръягы районнарындагы мондый спорт корылмалары арасында зурлыгы буенча тиңе булмаган бассейн бүген ничек "яшәп ята", анда эшләр ни рәвешле оештырылган - болар белән якыннан танышып кайтырга булдык.

Кызыгучылар күп булган

Урамда минус 14 градус. Менә "Алинә" универсаль спорт залына кара-каршы диярлек төзелгән мәһабәт "Ләйсән" бинасы. Салкыннан бөрешебрәк аның эченә узабыз. Һәм … бөтенләй башка мохиткә -җәйгә килеп керәбез. Биредә якты, җылы, рәхәт. Урамдагы суык, әче җил онытыла, тизрәк калын киемнәрне салып ташлап, суга чумасы килә. Әмма башта әле "Алинә" һәм "Ләйсән" спорт залларының җитәкчесе Айтуган Вафин белән йөзү бассейнының эше, безгә мәгълүм булмаган "сәхнә арты" серләре хакында сөйләшәбез.

Иң заманча таләпләргә җавап бирерлек әлеге йөзү бассейнының нәкъ безнең районда төзелүе бәхетен әле аңлап та җиткермибез бугай. Бу бассейн савыты 2015 елда Казанда узган Су төрләре буенча дөнья чемпионатында файдаланылган иде. Бездәгесенең буе 25, иңе 35 метр, 13 йөзү полосасы бар. Дөнья чемпионатында файдаланылган икән, димәк, ул Россия күләмендәге, алай гына да түгел, халыкара дәрәҗәдәге турнирлар үткәрергә яраклы. Әлеге өч савытның берсе Казанда кала, берсен ярты миллион халкы булган Яр Чаллыга озаталар. Ә өченчесе Әлки районына тәгаенләнә. Бу бассейнга 100 әр мең һәм аннан да күбрәк халкы булган шәһәрләр дә өмет итеп караган югыйсә.

Бассейнны республикада мондый җитди объектлар төзелешендә тәҗрибәсе зур булган "Фортэкс" җәмгыяте сафка бастырды. Алар бик сыйфатлы материаллар гына файдаланалар. Кабул итү комиссиясе дә төзелешнең сыйфатын югары бәяләгән. Әлеге объектка җәмгыять 5 ел гарантия бирә. Берәр җитешсезлек туса, шушы вакыт дәвамында төзәтеп торачаклар. Әйтик, берара вентиляторлар эшендә проблема чыга. Белгечләр шундук килеп аны ясап китәләр. Менә җылылык системасы буенча сораулар туган. Белгечләр тиздән килергә, җайларга ышандырганнар.

Коену рәхәт, эшләтеп җибәрүе ай-һай…

Бассейн бик четерекле объект. Аны эшләтеп җибәрү таләпләре дә катгый. Суның составы, бинадагы һава температурасы, дымлылыгы - берсе генә дә файдаланучылар сәламәтлегенә зыян салырга тиеш түгел. Ә аңа кадәр газга, утка тоташтыру мәшәкатьләре… Бассейн инде тулысынча төзелеп беткәч тә аның җитәкчесе Айтуган Вафинга ай буе өйгә кайтып кермичә диярлек әнә шул эш-мәшәкатьләр, төрле документлар артыннан чабарга туры килә.

Инде 22 сентябрьдә бассейн беренче коенучыларны кабул итә башлады. Мондый зур корылманы эшләтеп җибәрү өчен бу гаять кыска вакыт. Баштагы мәлне, халык ияләшә төшсен диптер, өч атна бушлай коенырга мөмкин була. Ә инде 14 октябрьдән, билгеләнгән тариф нигезендә, түләүле коенулар башлана. Бәясе дә теләсә кем файдалана алырлык итеп билгеләнә. Әйтик, пенсионерлар, инвалидлар өчен бер сәгате 50 сум, калганнарга - 100 сум. Әлегә коену өчен бары йөзә белгәннәр һәм 18 яше тулганнар гына кертелә. Чөнки бассейнда суның тирәнлеге 215 сантиметр.

Бүген инде "Ләйсән" спорт залының штатында 13 кеше эшли. Шуларның икесе инструкторлар. Әлеге хезмәткә Павел Петухов һәм Роберт Зарипов уку-күнекмәләр үтеп, Татарстан Эчке эшләр министрлыгыннан рөхсәт (допуск) алып кайтканнар. Роберт Харисович моңа кадәр бер ел буе Казандагы йөзү бассейнында инструктор булып эшләгән. Аларның бурычы - күмәкләп савыктыргыч йөзүләр оештыру (массовое оздоровительное плавание), йөзәргә йөрәтү, суда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен төшендерү.

Биредә тагын инженер, администратор, техничкалар, каравылчылар хезмәт куя. Тагын 5 кеше - шәфкать туташы, электрчы, гардеробчы, техничка, инженер ярдәмчесе өстәлергә тора. Димәк, бассейн, халыкка хезмәт итү белән бергә, 18 кешене эш урынлы да иткән.

Йөзә белмәсәң дә чум

Озакламый бассейнга 16 яшьтән һәм йөзә белмәүчеләр дә кертелә башлый. Суга төшү-менү өчен зур баскычка заказ бирелгән. Әлегә тар баскычтан гына файдаланалар. Яңа баскыч күпләп коенучылар өчен махсус ясала. Ул барлык куркынычсызлык таләпләрен истә тотып эшләнә. Бәясе дә 6 миллион сум торачак. Дөрес, әлеге акчаны республика бирәчәк. Инде суда батудан саклый торган жилетлар алып кайтканнар. Тагын кайтачак әле. Аннан йөзә белмәүчеләргә тотынып коену өчен махсус такталар кайтырга тора. Бу такталар ярдәмендә инструкторлар йөзү күнекмәләре өйрәтәчәк. Димәк, теләгәннәр йөзәргә өйрәнә алачак.

Монда су көмеш кебек чиста. Мин үзем дә чумып чыкмый түзмәдем. Көньяк диңгезендәге сыман, май кебек җылы су. Әнә стенадагы таблода суның температурасы 26 градус диелгән. Шунда ук бинадагы һава температурасы - 24 градус, дымлылык 54 процент күрсәтә. Бассейнда суның җылылыгы компьютер ярдәмендә даими бер дәрәҗәдә саклана икән. Шулай ук су зур-зур фильтрлар аша үтеп, кирәкле химик матдәләр өстәлеп, даими әйләнештә тора. Шунда ук ультрашәмәхә нурлар аны бактерияләрдән чистарта. Лаборант Гөлнур Лотфуллина суны анализга алып, даими тикшереп тора. Һаваның дымлылыгын исә куәтле вентиляторлар тиешле дәрәҗәдә тотарга ярдәм итә.

Без бассейнның әнә шул аппаратуралар, җиһазлар урнаштырылган бүлмәләрен дә тамаша кылып йөрдек. Коенучыларга күренмәгән бу җайланмалар эшен карагач, ай-һай, моның чыгымнары да зур икән дип уйлап куясың. Биредә су температурасын, гаять зур бинаның җылылыгын саклау өчен генә дә күпме газ, электр энергиясе файдаланыла бит.

Миллион сумлык "тузан суырткыч"

Әйе, бәясе бер миллион сумга якын булган, бассейн төбеннән барча чүп-чарны чистарта торган җайланма да кайтартканнар. Ул үзе бассейн төбеннән чүп, чәч бөртекләре ише вак-төякне чүпләп йөри. Бактерияләрдән арындыручы ультрашәмәхә нурларын әйттек инде. Шуңа да мондагы суның чисталыгына шикләнергә урын юк.

Бассейнга хәрәкәтләнү мөмкинлеге чикләнгәннәргә дә йөрергә була. Коляскада килүчеләрне баскычтан махсус машина алып менә. Ул машиналар хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен - ике якка аерым куелган.Коляскадан махсус утыргычка күчеп суга төшерү җайланмасы да бар.

Беренче килүчеләргә

Бассейнга беренче мәртәбә килүчеләрнең исенә төшерәбез: сәламәтлегегез турында табиблар - терапевт һәм дерматологтан белешмә алырга тиешсез. Шулай ук коену костюмы, махсус башлык, икенче аяк киемен онытмагыз. Әле бит суга чумганчы һәркем душ астында юынып алырга тиеш. Шуңа мунчала-сабыныгыз, сөлгегез дә булсын.

"Килеп керүгә кәеф күтәрелә"

Бассейн әлегә көндезге 4 тән кичке 8 гә кадәр эшли. Йөрүчеләр күбәйгәндә эш сәгатен озайтырга да мөмкин булачак. Коенырга керү төгәл сәгатьләрдә - 16.00, 17.00. 18.00, 19.00 дә.

Без бирегә коенучылар белән аралашу өчен кичке 6 дан соң килдек. Халыкны каршы алып, билет сатып торучы администратор Рәмзия Гыйльметдиновадан күпме кеше килүе турында белешәм. Хәзер унлап кеше коена, ди. Күбесе хатын-кызлар. Кайберәүләр йөзәргә көн саен диярлек килә башлаган. Ирле-хатынлы даими йөрүчеләр дә бар икән.

Базарлы Матактан Рузалия САФИНА су коенырга егерменче тапкыр килгән инде. Аның белән сөйләшеп киттек.

-Районыбызда йөзү бассейны төзелүгә шатланып туя алмыйм, -ди әңгәмәдәшем. -Суда йөзү бит сәламәтлеккә бигрәк файдалы. Аны бернинди күнегүләр белән дә алыштырып булмый. Су коену хәзер көн саен тәнгә, күңелгә рәхәтлек бирә торган кичке бер эш кебек. Мин үзем балачактан Кече Чирмешән елгасында коенып үстем, йөзәргә бик яратам. Хәзер бит өйдә эш тә алай күп түгел, телевизор каршында утырганчы тәнгә ял, күңел күтәренкелеге алып кайтам.

Зиннур ГАТАУЛЛИН бассейнга әле күптән түгел генә йөри башлаган.

-Беренче коенудан шундый рәхәтлек алдым. Бирегә даими йөриячәкмен, дип үземә сүз бирдем. Монда һәркемне кунак сыман бик ачык каршы алалар, тагын килегез, дип озатып калалар. Мондый бассейн турында хыяллана да алмый идек бит. Ә хәзер һәр кич кил дә йөзеп кит. Ә бит безгә су коенулар җәй әйләнәсе дә бик эләкми иде. Дөрес, мин узган җәй 4-5 тапкыр буада коендым. Ә монда ел әйләнәсе туйганчы йөзәргә була. Мин бик тә канәгать.

Район мәдәният йорты хезмәткәре Риназ ШИҺАПОВНЫ да биредә очраттым. Аның сәламәт яшәү рәвеше алып баруы хакында белә идем инде.

-Дөресен әйтим, без элекке елларда бассейнга дип Казанга, Чистайга хәтле йөрдек. Диңгезләрдә коену өчен хәйран акчалар түгеп чит илләргә барабыз. Менә хәзер янәшәбездә генә нинди зур, затлы бассейн. Монда бит шулкадәр иркен, суы чиста. Берүзеңә бер полосаны ал да, йөз дә йөз. Минем бер-ике тәкъдимем дә бар әле. Экономия ясар өчендерме, электр утларын бик кабызмыйлар, ярым яктыда коенабыз. Аннан киенү-чишенү бүлмәләрендә, душта юеш идәндә аяк тая. Бәлки тора-бара аларына резинаданмы, хәвефсез йөрер өчен берәр нәрсә җәярләр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның йөзү бассейнын ачу тантанасында ясаган чыгышыннан:

-Базарлы Матакта йөзү бассейны файдалануга тапшырылуга мин сезнең белән бергә сөенәм. Монда республика, Россия күләмендә танылган спортчылар гына тәрбияләп калмыйча, дөнья чемпионнары, олимпиада җиңүчеләрен үстерерсез әле. Әлкидә тырыш, үҗәт, максатчан халык яши бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев