Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы иҗтимагый советы быел башкарасы эшләрне барлады

www.apatitylibr.ru Район иҗтимагый советы быел да тормышыбыздагы төрле әһәмиятле проблемаларны хәл итүдә актив катнашырга җыена. Елның беренче утырышында алар шул хакта тәфсилләп сөйләштеләр, алга планнар билгеләделәр. Узган ел иҗтимагый совет эшчәнлегендә үзенә күрә яңарыш чоры булды. Аның составы үзгәртелде, яңа рәис сайланды. Хәзер совет белән Базарлы Матак урта мәктәбе директоры...

www.apatitylibr.ru
Район иҗтимагый советы быел да тормышыбыздагы төрле әһәмиятле проблемаларны хәл итүдә актив катнашырга җыена. Елның беренче утырышында алар шул хакта тәфсилләп сөйләштеләр, алга планнар билгеләделәр.
Узган ел иҗтимагый совет эшчәнлегендә үзенә күрә яңарыш чоры булды. Аның составы үзгәртелде, яңа рәис сайланды. Хәзер совет белән Базарлы Матак урта мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова җитәкчелек итә. Иҗтимагый совет әгъзалары эшләрен дә шактый активлаштырдылар.
Совет хәзер районның төрле тармаклары вәкилләре булган 21 кешене берләштерә. Узган ел алар сәламәтлек саклау, белем бирү, мәдәният, спорт өлкәләрендә җитди мәсьәләләр күтәреп, аларны хәл итү буенча үз тәкъдимнәрен әйттеләр. Утырышларга оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, вазыйфаи затлар чакырылды, һәм совет әгъзалары алар белән бергә көнүзәк мәсьәләләрне тормышка ашыру юлларын эзләделәр.
Луиза Абдрахманова утырышта ясаган хисап чыгышында советның аеруча актив әгъзаларын да билгеләп үтте. Әйтик, яшьләргә хәрби-патриотик, әхлак тәрбиясе бирү, сәламәт яшәү рәвешен, спортны пропагандалау юнәлешендә Минвәгыйзь Сафин, Фаиз Шакиров, Каюм Фәсахов, Андрей Зиньков, Марат Хөснетдинов күп эшләделәр.
Быел башкарасы эшләрне билгеләгәндә кул җитмичә читтә калып килгән кайбер мөһим мәсьәләләрне дә искә алдылар. Әйтик, районда эшкуарлыкны үстерү, эшмәкәрләр алдында торган проблемаларны хәл итү юллары турында аларның үзләре белән уртага салып сөйләшергә иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова тәкъдиме белән әлеге мәсьәлә бу ел планына кертелде.
Утырышта Базарлы Матактагы Изге Троица чиркәве протоиерее Андрей Зиньков байтак тәкъдимнәр кертте. Ул район данын яклап спорт ярышларында чыгыш ясаучы һәм даими уңышларга ирешүче егет-кызларны, аларның остазларын бүләкләү өчен төрле дәрәҗәле призлар булдыру зарурлыгын да әйтте. Бу тәкъдимне өйрәнеп, муниципаль район советы комиссияләре тикшерүенә тапшырырга дип килешенде.
Иҗтимагый совет быел шулай ук Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләрендә катнашуны, квартал саен муниципаль хезмәт күрсәтү торышын тикшерүне, авылларда иҗтимагый совет көннәре оештыруны, торак пунктларны төзекләндерүгә юнәлтелгән средстволарның ничек тотылуын, шулай ук районда бәяләр ясалуны контрольга алуны күздә тота. Гомумән, совет әгъзалары район тормышындагы һәр өлкәдә үз эшчәнлекләрен күрсәтергә омтылалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев