Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы җитәкчеләре әби-бабайларны Өлкәннәр көне белән котладылар

1 октябрьдә районда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чаралары башланып китте. Аларның берничәсендә район җитәкчеләре дә катнашты. Көн иртәдән болытлы торып, яңгыр сибәләсә дә, Иске Салман клубына чакырылган кунаклар вакытында җыелды. Биредә аларны сый-нигъмәтле өстәлләр көтә иде инде. Мәҗлесне җылы котлау сүзләре белән авыл җирлеген әле генә җитәкләгән Фәнил Җәләлетдинов...

1 октябрьдә районда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чаралары башланып китте. Аларның берничәсендә район җитәкчеләре дә катнашты.

Көн иртәдән болытлы торып, яңгыр сибәләсә дә, Иске Салман клубына чакырылган кунаклар вакытында җыелды. Биредә аларны сый-нигъмәтле өстәлләр көтә иде инде. Мәҗлесне җылы котлау сүзләре белән авыл җирлеген әле генә җитәкләгән Фәнил Җәләлетдинов башлап җибәрде. Ә аннары кунакларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов котлады:

-Ил белән бергә күп сыналдыгыз, нык булдыгыз. Авыр елларда фидакарь хезмәт куйдыгыз, рәхмәт сезгә,-диде ул.

Өлкәннәрне авылдашлары Мәүлия апа Гомәрова шигырь юллары белән котлады. Аның: "Безнең өлкәннәргә асыл таштан һәм йолдыздан һәйкәл куярлык",-дигән сүзләре белән һәркем ризалашты. Кунакларны район ветераннар оешмалары советы рәисе Ришат Хәлиуллин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Мария Платонова да тәбрикләп, нык исәнлек теләделәр.

-Кичкә яныгызга балаларыгыз җыелсын, алардан ярату, рәхмәт сүзләре ишетегез,-диде Мария Платонова, бу бәйрәмнең һәр гаилә өчен якын икәненә ишарәләп.

Түбән Кәчи урта мәктәбенә ветеран педагогларны чакырган иделәр. Алар өчен бәйрәм өстәлләре әзерләнгән, ә укучылар җыр-шигырьләр өйрәнгәннәр. Өлкәннәрне район җитәкчеләре дә тәбрикләде, мәктәп директоры Ирина Краснова белән җирлек башлыгы Михаил Елифанов та котладылар.

-Сезнең тормыш тәҗрибәсе җәмгыятькә кирәк, балаларыгызга, оныкларыгызга кирәк. Шулай ук авылыбыз тормышында да актив катнашасыз, эшебездә булышып торасыз, рәхмәт барыгызга да,-диде ул.

Гомеренең күп өлешен балалар тәрбияләүгә багышлаган Валентина Ильинична Журавлева авыл мәктәбенең ремонттан соң бик матураюын, үзенә чакыруын билгеләп үтте ул:

-Район, республика җитәкчеләренә зур рәхмәт. Инде шунысын гына телисе кала: яшьләр авылда калсын һәм мәктәп тулы балалар булсын,-диде.

Аннары район җитәкчеләре Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар. Бирегә район башлыгы Александр Никошин да килде.. Ул, биредә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп, болай диде:

-Тормышта төрле хәлләр була, кеше язмышлары да гел без теләгәнчә генә язылмый шул. Сезне бирегә китергән язмышыгызга рәнҗемәгез, бер-берегез белән аралашып, күңелегезне төшермичә яшәгез. Биредә әлкилеләр генә түгел, Татарстанның башка районнарыннан килүчеләр бар. Һәрберегез яшьлегендә илебез куәтен ныгытуга үз хезмәте белән өлеш керткән, шуның өчен рәхмәт сезгә. Биредә һәрберегез турында кайгырталар, тыныч күңел белән яшәгез, авырмагыз.

Аннары район җитәкчесе өлкәннәргә үз күчтәнәчләрен таратты, авыру сәбәпле залга менә алмаган өлкәннәрнең бүлмәләренә кереп, алар белән сөйләште, интернатның торышын карап чыкты.

Бу көнне интернатта яшәүчеләргә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев тә бүләкләр җибәргән иделәр, ярдәмчеләре ияләренә таратты тәмле күчтәнәчләрне. Ә район мәдәният йорты үзешчәннәре өлкәннәргә концерт күрсәттеләр.

Район җитәкчеләре бу көнне тагын бер авылга - Иске Әнҗерәгә барырга өлгерделәр. Авыл клубында өстәлләр әзерләп, өлкән яшьтәге абый-бабайларны кунакка чакырганнар биредә. Борискино җирлеге башлыгы Галина Самарина мәҗлесне күңел күтәрердәй котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Өлкәннәр Рәшит Билалов, Ришат Хәлиуллин, Мария Платонованың теләкләрен җылы кабул иттеләр.

Ә сәхнәдә Иске Әнҗерә мәктәбе укучылары, үзләрен бик иркен тотып, спектакльдән өзек күрсәттеләр. Малайлар-кызлар рольләрне шундый күңелле һәм эчкерсез башкардылар ки, тамашачы дәү әниләре-дәү әтиләре аларга бик озаклап кул чаптылар.

…Өлкәннәр бәйрәме ункөнлек рәвешендә дәвам итә әле. Авылларда олы яшьтәгеләрне бәйрәм белән котлыйлар, бүләкләр тапшыралар, кунак итәләр. Мондый игътибар өлкәннәребезнең җанын җылытсын, күңелләрен күтәрсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев