Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы прокуратурасында быел бюджет өлкәсендәге коррупция белән бәйле ике җинаять эше кузгатылган

Коррупциянең җәмгыятькә китергән зарары әйтеп бетергесез. Беренче чиратта бу икътисадый зыян, чөнки биниһая зур суммалар дәүләт бюджетына кермичә уза һәм җәмәгать ихтыяҗларына файдаланыла алмый. Ришвәтчелек шулай ук җәмгыятьнең әхлак нигезләрен какшата. Гомумән, коррупция дәүләтнең алга таба үсешен тоткарлый. Әлеге яман күренеш һәм аңа каршы көрәш турында район прокуроры Руслан Гыйзәтов...

Коррупциянең җәмгыятькә китергән зарары әйтеп бетергесез. Беренче чиратта бу икътисадый зыян, чөнки биниһая зур суммалар дәүләт бюджетына кермичә уза һәм җәмәгать ихтыяҗларына файдаланыла алмый. Ришвәтчелек шулай ук җәмгыятьнең әхлак нигезләрен какшата. Гомумән, коррупция дәүләтнең алга таба үсешен тоткарлый.

Әлеге яман күренеш һәм аңа каршы көрәш турында район прокуроры Руслан Гыйзәтов белән сөйләшәбез.

-Быелның 11 аенда республика хокук сакчылары коррупция юнәлешендәге 1030 җинаятьне ачыклаганнар. Дәүләткә китерелгән зыян 473,5 миллион сум тәшкил иткән. Кичә Казанда "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында булган матбугат конференциясендә әнә шундый саннар игълан ителде. Моңа кадәр дә Татарстанның Идел буе федераль округында иң күп коррупцион җинаятьләр ачылган төбәк булуы хакында язылган иде.

-Бу, билгеле, Татарстанда коррупцияле җинаятьләр башка регионнардагыдан күбрәк дигән сүз түгел. Республикада мондый хокук бозуларны фаш итү буенча гаять зур эш алып барыла. Соңгы елларда ул тагы да нәтиҗәлерәк яңа баскычка күтәрелде. Шуның нәтиҗәсе буларак, төрле тармакларда оялаган коррупционерлар җавапка тартыла, дәүләткә китерелгән зыян түләтелә.

-Руслан Айратович, бу җәһәттән безнең районда вәзгыять ничегрәк?

-Барысы да әйбәт димәс идем. Бездә коррупция очраклары нигездә бюджет сферасында, бюджет акчалары белән бәйле. Кызганыч, кайбер җитәкчеләр дәүләт казнасын үз кесәләре белән бутыйлар. Әйтик, узган ел бюджет белән бәйле коррупция гамәлләре буенча өч җинаять эше кузгатылган иде. Аларның һәркайсы тикшерелеп, гаеплеләр тиешле җәзасын алды - шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителде. Торак субсидияләү өлкәсендә кылынган коррупцияле җинаять нәтиҗәсендә дәүләткә 3 миллион сум зыян китерелүе ачыкланды. Күптән түгел прокуратура әлеге зыянны каплау турындагы искны карады һәм канәгатьләндерде. Гаеплеләр үзләштерелгән бу сумманы түләргә тиеш булачак.

-Ә быел нинди эшләр тикшерелде?

-Ел башыннан коррупция юнәлешендәге ике җинаять эше кузгатылды. Алар икесе дә мәгариф өлкәсендә һәм бюджет средстволарын үзләштерү белән бәйле. Эшләрнең берсе әле тикшерү стадиясендә. Икенчесен тикшереп судка юлладык. Район суды әле эшне карап, вазыйфаи затны гаепле дип тапты һәм бер ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 6 айга ирегеннән мәхрүм итте. Ул - райондагы бер белем бирү учреждениесе җитәкчесе.

-Белүебезчә, коррупциягә каршы тору - бүген прокуратура эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Бу максатта сез тагын нинди чаралар башкарасыз?

-Бу елда прокуратура 337 норматив-хокукый актка һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрде. Әлеге документларда коррупциоген факторлар җибәрелсә, бу намуссыз власть вәкилләренең "кулларын чишәргә" мөмкинлек бирер иде. Дөрес, тикшерү нәтиҗәсендә коррупциоген факторлар ачыкланмады. 42 документта кайбер пунктларның федераль закончалыкка туры килеп бетмәве мәгълүм булды, алар барысы да тиешле хәлгә китерелде.

2016 елда шулай ук коррупция юнәлешендәге 24 закон бозу очрагы теркәлде. Аларның күбесе муниципаль сатып алуларга кагыла. Былтыр шул чорда 138 бозу факты исәпкә алынган иде. Тик бу әлеге төр бозулар азайды дигән сүз түгел. Быел зур булмаган закон бозуларны коррупция характерындагыларга кертми башладык. 22 вазыйфаи зат коррупцион бозулар, төгәлрәк әйткәндә, үзвакытында тиешле гамәлләр кылмаган өчен дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Кызганыч, еш кына бездә билгеле бер хезмәтләр күрсәтүдә, әйтик, җир бирүдә, административ киртәләр хасил була, мәсьәләне хәл итү бернинди нигезсез сузыла. Ә бит бу дәүләт властеның абруе төшүгә китерә. "Бердәм тәрәзә" принцибы белән эшләүче күп функцияле үзәкләр әнә шундый бозуларга юл куймау, кешеләргә уңайлыклар тудыру өчен булдырыла да инде. Аннан соң, кайберәүләр, чиновниклар тарафыннан теге яки бу эш озак вакыт хәл кылынмаса, аны ришвәт биреп тизләтүне котылгысыз дип саный. Болай эшләргә һич кенә дә ярамый. Һәркем үзенең законлы хокукларын белергә, аларның үтәлүен таләп итәргә, кирәк икән, югарыдагы органнарга, хокук саклаучыларга мөрәҗәгать итеп үз интересларын якларга тиеш.

-Ә бит кайберәүләр ришвәт алуның гына түгел, бирүнең дә җинаять булуын аңлап бетермиләр бугай.

-Ришвәт бирү - бик җитди җинаять. Моның өчен гаятъ кырыс җәза каралган. Иң йомшагы да - 500 мең сумга кадәр штраф.

-Авыруны дәвалауга караганда кисәтү яхшырак, диләр. Коррупция дигән җәмгыять авыруы белән дә шулай ук бит?

-Әлбәттә, бу шулай. Профилактика эшенә прокуратура да зур әһәмият бирә. Без даими рәвештә хезмәт коллективларында, мәктәпләрдә очрашулар үткәрәбез, дәүләт хезмәткәрләре алдында чыгыш ясыйбыз. Район газетасында, районның рәсми сайтында коррупцияне кисәтүгә юнәлдерелгән язмалар урнаштырабыз.

-Коррупциягә кагылышлы аноним шикаятьләрне прокуратуа тикшерәме?

-Безгә кергән бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый. Шул исәптән имзасызлары да һичшиксез тикшерелә. Прокуратурага кабул итүгә килергә, 2-00-39 номеры буенча шылтыратып та хәбәр бирергә мөмкин. Безнең бинаның тышкы ягында кешеләрнең мөрәҗәгатьләре өчен махсус әрҗә дә урнаштырылган. Без аны көненә өч тапкыр ачып карыйбыз.

-Район халкына нинди теләгегезне җиткерер идегез?

-Коррупция билгеләре булган теләсә нинди фактлар турында компетентлы органнарга хәбәр итәргә кирәк. Аннан соң, һәркем үзендә, якыннарында бу яман күренешкә карата түзеп тора алмаслык мөнәсәбәт булдырсын иде. Хәер, моны гаиләдән, мәктәптән үк тәрбияләү зарур. Шуны онытмыйк: коррупция дигән бәлане без уртак көч белән генә җиңә алачакбыз.

Люция Низамиева сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев