Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы террорлыкка каршы комиссиясендә бәйрәмнәрне хәвеф-хәтәрсез үткәрү хакында сөйләштеләр

Алда торган бәйрәмнәрне һәм 10 сентябрьдә өч авыл җирлегендә буласы өстәмә сайлауны югары дәрәҗәдә, хәвеф-хәтәрсез үткәрү өчен барлык хезмәтләр һәм оешмаларның тиешле әзерлек чаралары күрүе, һәр җирдә уяулык һәм саклыкны көчәйтү зарур. Террорлыкка каршы район комиссиясенең узган җомгада булган утырышында шул хакта җитди сүз барды. Утырыш эше белән комиссия рәисе,...

Алда торган бәйрәмнәрне һәм 10 сентябрьдә өч авыл җирлегендә буласы өстәмә сайлауны югары дәрәҗәдә, хәвеф-хәтәрсез үткәрү өчен барлык хезмәтләр һәм оешмаларның тиешле әзерлек чаралары күрүе, һәр җирдә уяулык һәм саклыкны көчәйтү зарур. Террорлыкка каршы район комиссиясенең узган җомгада булган утырышында шул хакта җитди сүз барды. Утырыш эше белән комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте.

Бу атнада билгеләп үтелүче Республика көне, Белем бәйрәме, Корбан гаете - барысы да күп халык катнашында уза торган чаралар. Һәм анда иминлекне тәэмин итү аеруча мөһим. Район эчке эшләр бүлекчәсе, янгын сүндерү-коткару часте җитәкчеләре бәйрәм чараларында җәмәгать тәртибен һәм кешеләрнең иминлеген саклауга ныклы әзерлек алып баруларын хәбәр иттеләр. Әлеге ике оешма да бәйрәм көннәрендә көчәйтелгән режимда эшләячәк.

1 сентябрь иртәсендә районның 30 мәчетендә дә Корбан бәйрәме уңаеннан гает намазлары укыла. Полиция хезмәткәрләре дин йортларында һәм аларның тирә-юнендә тәртип сагында булачак. Билгеле, бу көнне мәчетләр тирәсендә машиналар да күп булыр. Хәвефсезлекне тәэмин итү җәһәтеннән транспорт чараларын мәчеткә 250 метрдан да якынрак кую рөхсәт ителми.

1 сентябрь - Белем көнендә мәктәпләрдә узачак тантаналар вакытында иминлекне тәэмин итү һәм, гомумән, яңа уку елында белем учакларында хәвефсезлекне кайгырту мәсьәләләренә утырышта аеруча зур игътибар бирелде. Бу хакта район мәгариф идарәсе җитәкчесе Артем Савинов мәгълүматы да тыңланды.

Бүген районның барлык мәктәпләрендә һәм мәктәпкәчә белем учреждениеләрендә янгын сигнализациясе җиһазлары урнаштырылган, шулай ук хәвеф сигнализациясе кнопкалары бар.

Тугыз урта һәм ике башлангыч мәктәптә, 20 балалар бакчасында эчке һәм тышкы видеокүзәтү системалары урнаштырылган. Хәзер мәгариф учреждениеләренең калганнарында да әлеге күзәтү җайланмаларын булдыру кайгыртыла. Мәгариф идарәсе җитәкчесе әйтүенчә, мәктәп һәм бакчалар биналарын һәм территорияләрен тәүлек әйләнәсе саклау оештырылган, подвал, чардак биналары бик астында. Ел әйләнәсе мәктәпләрдә хәвефсезлек дәресләре үткәрелә, балаларны белем биналарыннан ашыгыч эвакуацияләү буенча өйрәнүләр оештырыла. Әлеге хәвефсезлек чараларының беренчесен 10 сентябрьгә кадәр үткәрү бурычы куелды.

Яңа уку елында районның 43 торак пунктыннан 357 баланы 29 маршрут буенча укырга йөртү оештырыла. Моның өчен 18 мәктәп автобусы файдаланылачак. Алар "ГЛОНАСС" системасы белән җиһазландырылган. Балаларны уку йортларына вакытында китереп җиткерү, аларның хәвефсезлеген тәэмин итү буенча барлык чаралар күрелә, укучыларны юлда педагоглар озатып йөриячәк, диде район мәгариф җитәкчесе.

Район оешмаларында, шул исәптән мәгариф учреждениеләрендә иминлекне тәэмин итүдә җитешсезлекләр дә бар икән шул. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе начальнигы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Ришат Насыйбуллин хәбәр итте. Полиция хезмәткәрләре Хузангай урта мәктәбенең террорлыкка каршы ничек саклануын тикшергәннәр. Мәктәп ишеге бикле булса да, алар ашханә аша эчкә үтеп кереп, шартлаткыч җайланма муляжын калдыра алганнар. Аларны күрүче, туктатучы булмаган. Балалар иҗаты йортында, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә дә шундый ваемсызлыкка юлыкканнар.

Комиссия рәисе Александр Никошин һәр оешмада, бигрәк тә балалар учреждениеләрендә саклык чараларын тайпылышсыз үтәү зарурлыгына басым ясап әйтте.

-Дөнья тыныч түгел. Әле тегендә, әле монда террорлык актлары булу, бер гаепсез кешеләрнең гомере өзелү хакында ишетеп торабыз. Безгә дә уяулыкны, саклыкны һич кенә дә киметергә ярамый. Авылларда шикле кешеләр, чит машиналар күренә икән, алар игътибарсыз калмасын. Урман эшчеләре, егерьлар да террорлык хәвефе турында белеп торсын, уяу булсын. Барлык социаль учреждениеләр, күп фатирлы йортларның подваллары, чардаклары бик астында булуын даими тикшереп торырга кирәк. Авыл җирлекләре башлыклары бу мәсьәләне һәрчак күз уңында тотарга тиеш. Бәйрәмнәрдә һәр оешмада кизү торуны оештыру да мөһим,-диде район башлыгы.

Сентябрьдә районда "Экстремизмга- юк!" айлыгы оештырыла. Аның кысаларында бик күп профилактика чаралары үткәрү күздә тотыла. Утырышта әлеге чаралар планы расланды, барлык оешма-учреждениеләр анда актив катнашырга чакырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев