Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә тәгәрмәчләрне кышкыга алыштырырыга киңәш итәләр

Һава торышының начараюы хакында синоптиклар республика халкын алдан ук кисәттеләр. Һаваның кискен үзгәрүе үзенекен итте - республика районнарында юлларда хәвефле хәлләр бер-бер артлы булып торды. ЮХИДИ белгечләре белдерүенчә, аварияләрнең барысы да тәгәрмәчләрне кышкыга алыштырмауга бәйле. Әйтик, 30 октябрьдә Алексеевск районында тизлек режимын арттыру һәм юлга юеш кар яту аркасында машина...

Һава торышының начараюы хакында синоптиклар республика халкын алдан ук кисәттеләр. Һаваның кискен үзгәрүе үзенекен итте - республика районнарында юлларда хәвефле хәлләр бер-бер артлы булып торды. ЮХИДИ белгечләре белдерүенчә, аварияләрнең барысы да тәгәрмәчләрне кышкыга алыштырмауга бәйле.

Әйтик, 30 октябрьдә Алексеевск районында тизлек режимын арттыру һәм юлга юеш кар яту аркасында машина юл читенә әйләнеп төшә. Машина йөртүче шундук һәлак була, пассажир хатын-кыз хастаханәдә. Машинаның җәйге тәгәрмәчләре алыштырылмаганлыгы ачыклана. Шул ук көнне Аксубай районында да юл һәлакәте теркәлә. Җиңел автомобиль йөк машинасына бәрелеп, андагы ике кеше дә һәлак була.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе һава шартлары начарланганда, транспорт юлга әзер булмаганда юлга чыгудан тыелып торырга, игътибарлы һәм сак йөрергә киңәш итә. Автомобильнең көпчәкләрен вакытында алыштыру күп төрле бәла-казаны булдырмый кала.

Синоптиклар хәбәр итүенчә, алдагы көннәрдә дә кар-буран булуы көтелә. Бозлавык та булачак. Юлга чыкканда транспортның төзеклеген тикшерегез. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев