Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында 17 үсмер спиртлы эчемлек кулланып исәптә тора

Елның иң күңелле бәйрәме якынлашып килә. Инде күпләр Яңа елны каршыларга әзерләнә дә башлагандыр. Хуҗабикәләр бәйрәм табынына нинди сый кую турында уйлана. Ир-ат кемне кунакка чакырырга дип баш вата… 31 декабрьгә чаклы калган бу берничә көн бәйрәм рухы белән сугарылган. Шатлык-сөенеч рухы белән… Әмма сүзебез бүген бик үк күңелле булмаган...

Елның иң күңелле бәйрәме якынлашып килә. Инде күпләр Яңа елны каршыларга әзерләнә дә башлагандыр. Хуҗабикәләр бәйрәм табынына нинди сый кую турында уйлана. Ир-ат кемне кунакка чакырырга дип баш вата… 31 декабрьгә чаклы калган бу берничә көн бәйрәм рухы белән сугарылган. Шатлык-сөенеч рухы белән…

Әмма сүзебез бүген бик үк күңелле булмаган нәрсә турында. Массакүләм мәгълүмат чаралары Иркутск шәһәрендәге фаҗига турында чаң суга, күңелсез саннарны хәбәр итә. Соңгы мәгълүматлар буенча "Настойка боярышника" дигән сыекча эчеп агуланган, кома хәлендә хастаханәләргә китереп җиткерелгән 95 кешенең 70 тән артыгы мәңгегә күзләрен йомган инде. Калганнарының да хәлләре шәптән түгел, табиблар үлемнән алып калсалар да, тулысынча сау-сәламәт, актив тормышка сәләтле кешеләр була алулары бик тә шикле.

Иркутскида яшәүчеләр фаҗигасендә суррогат, ягъни ялган спиртлы эчемлекне гаеплиләр. Ә бит аның "нормальный" дигәне дә гаять зыянлы. Эчүнең яхшыга илтмәвен һәркем белә, әмма һәркем дә тыела алмый. Спиртлы эчемлекләр куллану бигрәк тә яшь организм өчен зарарлы. Бигрәк тә сүз балалар, үсмерләр турында барганда күңел борчыла.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссиясе секретаре Фәнүзә Зиннәтуллина менә шундый саннар китерде: быел спиртлы эчемлек куллануда "тотылган" 17 үсмер исәпкә алынган! Аларның бишесе әле 16 яшькә дә җитмәгән. Кая ул, араларында 12,13 яшьлек балалар да бар икән! Билгеле, алар өчен ата-анасы кызара, административ җаваплылыкка тартылып, штраф түли.

Исәпкә алынучыларның калганнары 16 яшькә җиткән (зур үскән!). Алар инде шушы гамәлләре өчен закон каршында үзләре җаваплы. Бу малайлар-кызлар (әйе-әйе, араларында кызлар да бар!) спиртлы эчемлекләрне җәмәгать урыннарында кулланып яисә салмыш хәлдә шундый урыннарда хокук сакчылары күзенә "чалынып" исәпкә алынган.

-Мондый үсмерләр белән төрлечә эш алып барабыз. Ата-аналарын, үзләрен, укытучыларын бергәләп комиссия утырышларына чакырабыз, аңлатып-үгетләп карыйбыз. Балаларны контрольдә тоту өчен җәмәгать тәрбиячесе билгелибез, аларны эчке эшләр бүлеге офицерлары шифлыкка ала. Район үзәк хастаханәсенең наркологик кабинетында исәпкә куелалар һәм алар белән табиб-нарколог эш алып бара.. Шөкер, күбесен зур бәладан йолып калабыз,-ди Фәнүзә Зиннәтуллина.

…Әйтүләренчә, яшьләр арасында аракы эчү хәзер "модада" түгел: алар тормышта үз юлларын эзли, эшли, муллыкка омтыла, карьерасын төзи. Дин юлына басучылар да аз түгел. Болар сөнндерә, билгеле. Чөнки, тормыш ничек кенә катлаулы, авыр тоелмасын, уңышка ирешү юллары да күп бит, аларны яшьләргә вакытында күрсәтергә, ялгыш сукмактан сакларга гына кирәк. "Яшел елан" ятьмәсенә эләгеп, гомерләрен зыяга уздырмасын иде балаларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев