Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында 2763 инвалид исәпләнә

Тормышта иң зур бәхет, иң кыйммәтле байлык сәламәтлек икәнлеген кем дә белә. Ләкин бит барысы да без теләгәнчә булмаска да мөмкин: берәү дәваланып булмаслык чир белән дөньяга килә; кемнедер каты авыру аяктан ега да үзе теләгәнчә яшәү рәхәтеннән мәхрүм итә. Нәтиҗәдә кешенең башкалар белән бертигез уку, эшләү, кызыккан һөнәрен үзләштерү,...

Тормышта иң зур бәхет, иң кыйммәтле байлык сәламәтлек икәнлеген кем дә белә. Ләкин бит барысы да без теләгәнчә булмаска да мөмкин: берәү дәваланып булмаслык чир белән дөньяга килә; кемнедер каты авыру аяктан ега да үзе теләгәнчә яшәү рәхәтеннән мәхрүм итә. Нәтиҗәдә кешенең башкалар белән бертигез уку, эшләү, кызыккан һөнәрен үзләштерү, хәтта еш кына теләгәнчә хәрәкәтләнү мөмкинлеге дә бик нык чикләнә. Ә тормыш итү туктаусыз шул авырлыклар белән көрәшкә, чикләрне җиңүгә әйләнә...

Аңлашыладыр, сүзебез инвалидлар турында. Әйе, алар тормышында проблемалар аз түгел. Бусы дәүләтләр, илләр тарафыннан танылган, ә 1993 елда Берләшкән Милләтләр оешмасы, хәлнең аеруча җитдилеген исәпкә алып, 3 декабрьне Халыкара инвалидлар көне дип игълан иткән. Әмма бездә, бер көндә генә инвалидлар өчен әллә ни эшләп өлгереп булмас дигән фикердән чыгып, декабрьнең беренче декадасын инвалидларга багышлыйлар.

Халыкның сәламәтлеге гомуми какшау, инвалидлар санының күп булуы безнең районга да хас. Хәзерге вакытта 2763 әлкилегә шундый статус бирелгән. Аларның 273 е - беренче төркем, 1284 е - икенче һәм 993 е өченче төркем инвалидлар. Шунысы аеруча кызганыч, алар арасында 106 бала да бар. Һәм декабрь башында физик мөмкинлекләре чикләнгән якташларыбызга карата аеруча кайгыртучанлык күрсәтелә. Быел да декада барышында күп төрле чаралар үткәреләчәк. Максат - янәшәбездә генә ярдәмгә мохтаҗ кешеләр барлыгын кабат искәртү, алар тормышындагы проблемаларның кайберсен булса да хәл итешү.

Район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Айсылу Садретдинова әйтүенчә, быел декаданы үткәрү планын алдан ук төзеп куйганнар, бу эшкә төрле оешмаларны җәлеп иткәннәр. Мәдәният хезмәткәрләре концертлар белән бәйрәм рухы тудырырга тырышачак, авыл клубларында эшләүчеләр ял кичәләре, әңгәмәләр үткәрергә, урында ятып авыручыларның өйләренә барырга җыеналар. Район кино учреждениесе ун көн дәвамында төрле популяр фильмнар күрсәтәчәк.

Шөкер, инвалидларыбызның күпчелеге тормышта актив эшлиләр дә, хәтта спорт белән дә шөгыльләнәләр. Андыйлар өчен өстәл теннисы, шашка-шахмат, кул көрәштерү ярышлары оештырырга җыеналар, "Ләйсән" бассейнында йөзү дәресләре бирәчәкләр. Инвалидлар җәмгыятенең районның төрле авылларыннан килгән иң актив әгъзалары "Актай" кафесына мәҗлескә чакырулы.

Сүзне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: ун көн әллә ни күп вакыт түгел. Декада сизелми дә үтеп китәр. Әмма бу көннәрдә үткәрелгән бәйрәмнәр, күрелгән чаралар сагынып сөйләргә генә калмасын, ел әйләнәсе кабатланып, дәвамлы булсын иде. Янәшәңдәгеләрдән ярдәм һәм игътибар тоеп тору чикләнгән тормыш белән яшәүгә мәҗбүр күршеләребезгә, туганнарыбызга көч өстәсен, рухларын күтәрсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев