Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында балалар музыка мәктәбенең 45 еллыгын билгеләп үттеләр (+ФОТО)

30 майда Балалар иҗат йортында музыка мәктәбенең 45 еллыгына багышланган концерт булды. Балалар музыка мәктәбенең беренче директоры Владимир Яковлев була. Аннан соң берничә ел бу вазыйфаны Нурлат шәһәреннән килгән Зөлфия Рәхмәтуллина башкара. Егерме елга якын - 1994 елга кадәр мәктәп белән Шамил Ибрагимов җитәкчелек итә. Виртуоз башкаручы, район масштабындагы бик...

30 майда Балалар иҗат йортында музыка мәктәбенең 45 еллыгына багышланган концерт булды.

Балалар музыка мәктәбенең беренче директоры Владимир Яковлев була. Аннан соң берничә ел бу вазыйфаны Нурлат шәһәреннән килгән Зөлфия Рәхмәтуллина башкара. Егерме елга якын - 1994 елга кадәр мәктәп белән Шамил Ибрагимов җитәкчелек итә. Виртуоз башкаручы, район масштабындагы бик күп бәйрәм чараларын оештыручы һәм анда актив катнашучы Шамил Мөбәрәк улы гаять талантлы шәхес була. Ул хәтта күргәзмә әсбаплар өчен бөек музыкантларның портретларын да үзе ясый.

1995-1996 елларда музыка мәктәбе белән Надежда Крайнова җитәкчелек итә. Аннары 2012 елга кадәр мәктәп директоры Валентина Кирсанова була. Бүген музыка мәктәбе идарәсе Алсу Сутягина кулында. Ул Казан педагогика университетының музыка факультетын тәмамлаган.

Музыка мәктәбе директоры Алсу Сутягина укучылар һәм ата-аналарга тәбрикләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул музыка мәктәбенең эш йомгаклары, алга планнары, казанышлары хакында сөйләде. Мәктәптә бүген 141 бала белем ала. Аларның 21 е - фортепьяно бүлегендә, 69 ы - халык уен кораллары (баян, аккордеон, гитара) бүлегендә белем ала. 51 укучы хор бүлегендә шөгыльләнә. Быел дүрт укучы мәктәпне тәмамлаган. Балаларны музыкага тугыз укытучы өйрәтә, аларның дүртесе - югары, калганнары махсус урта музыка белеменә ия.

Район үзәге балаларыннан тыш, мәктәптә Чуаш Шәпкәсе, Иске Матак, Түбән Әлки, Татар Мулла, Хузангай авылларыннан яшь музыкантлар белем ала.

Шәхесне музыка чаралары ярдәмендә тәрбияләү - мәктәпнең төп бурычларыннан берсе. Алсу Сутягина әйтүенчә, музыка мәктәбендә моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Биредә белем алучы балаларның уңышлары, аларның республика гына түгел, бөтенроссия, халыкара бәйге һәм фестивальләрдән алып кайткан дипломнары һәм бүләкләре моны раслап тора. Бәйрәм концертында беренче булып җыр башкарган Аделина Хәйруллина әнә "Язгы күлләвекләр" Бөтенроссия вокал-хор иҗаты бәйгесендә беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән.

Рәзинә Гомәрова җитәкчелегендәге фольклор ансамбле чыгышы да тамашачылар күңеленә хуш килде. Малайлар-кызлар баянда, балалайкада һәм кашыклар белән "Полька" музыкаль композициясен тел-теш тидермәслек итеп башкардылар, тамашачыларның көчле алкышларына лаек булдылар. Ариадна Локтева, Рината Гарифуллина, Дарья Шувалова, Алсу Фәсахованың фортепьяно композицияләрен дә аудитория җылы кабул итте.

Ә малайлар баянда яисә аккордеонда уйнарга өйрәнүгә өстенлек бирәләр икән. Айдар Сәлахов " Ах вы, сени мои, сени" рус халык җырын баянда бик оста итеп башкарды. Баянчылар ансамбленең "Бригада" фильмындагы көйне уйнавы да күңелләргә хуш килде. Бәйрәм кичәсен Эльза Хәсәнова һәм Ангелина Феоктистова матур итеп алып бардылар. Иң бәләкәй башкаручылар Мәликә Хәйретдинова һәм Софья Коновалова, шулай ук "АЯСЭ" төркеме чыгышлары да һәммәбезне сокландырды.

"Сайрый сандугач" җырын башкарган Гадел Гатауллин исә тамашачыларның иң көчле алкышларына ия булгандыр, мөгаен. Ул оста итеп җырлап кына калмады, җыр авторы Фирдүс Тямаевтан һич калышмыйча, музыкага тәңгәл хәрәкәтләре, мимикасы белән тамашачыларга хис-эмоцияләрен дә җиткерде.

Бәйрәм азагында мәктәпне тәмамлаучы дүрт укучыга тантаналы төстә таныклыклар тапшырылды. Ата-аналар исеменнән Ильнора Гамбәрова педагог-музыкантларга рәхмәт әйтте.

Кичә күңелдә матур хисләр калдырды. Ул чын бәйрәм рухында узды. Мәктәпнең "Һәр укучыны иҗатка рухландырырга һәм сәләтлеләрнең талантын ачарга" дигән шигаре алга таба да уңышлы тормышка ашырылсын иде.

Укучылар, ата-аналар фикере

Любовь Казакова, опекун, Базарлы Матак авылы:

-Безнең Кристина (Мелконян) бүген рояльдә "Баба Яга" композициясен башкарды. Ә мин аның өчен җан атарга килдем. Кызыбыз бик тырыш, гаиләбездә яши башлаган елны ук аны музыка мәктәбенә яздырдым. Үзе теләгәч, хупладык кына. Уен коралы сатып алдык. Кристинага укытучысы Валентина Кирсанова белән шөгыльләнү бик ошый. Минемчә, бала күпкырлы белем алсын, рухи яктан камилләшсен өчен музыка белеме бик кирәк. Кызым Надежда да бу мәктәптә укыган иде. Мин биредәге укытучыларга рәхмәтле.

Сания Гыйматдинова, Татар Мулла авылы:

-Улым Гамил атнага ике мәртәбә музыка мәктәбендә шөгыльләнә. Авылдан район үзәгенә кадәр шактый ара булса да, бала яратып шөгыльләнгәч, бер дәресне дә калдырмый килеп йөрибез. Өч ел биредә уку дәверендә улыбыз күп нәрсәгә өйрәнде. Хәзер ул үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Без баян белән йокларга ятабыз, баян белән торабыз хәзер. Улымның уңышларында укытучы Рәзинә Гомәрованың өлеше зур дип уйлыйм. Ул һәр баланың күңеленә юл таба белә. Гамил музыкант булып китмәсә дә, баянда уйный белүе тормышта аңа кирәк булыр дип саныйм.

Дарья һәм Евгения Борисовалар, музыка мәктәбе укучылары, Базарлы Матак авылы:

-Апабыз Кира бу мәктәпнең фортепьяно классын тәмамлады. Ул инструментта бик матур уйный, безнең дә өйрәнәсебез килә. Икебез дә Валентина Кирсанова классында укыйбыз. Ул әйбәт, гадел. Игезәкләр булгач безгә бергә уку уңай, бер-беребезгә ярдәм итәбез.

Гөлгенә Камалова, Базарлы Матак авылы:

-Музыка мәктәбендә ике кызыбыз да укый. Ясминә икенче классны, Сәминә өченчене тәмамлады. Алар Алсу Сутягинада хорда җырларга өйрәнәләр. Моннан тыш, сольфеджионы үзләштерәләр, педагог Гүзәл Арслановада фортепьянода уйнарга өйрәнәләр. Сәминә - "Язгы күлләвекләр", "Йолдызлы симфония" бөтенроссия бәйгеләре дипломанты. Без ирем белән кызларыбызның сәнгатькә һәвәслегенә шатланабыз, аларның бу омтылышларын хуплыйбыз, ярдәм итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев