Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында барлык сәламәтлек саклау һәм балалар оешмаларына, социаль учреждениеләргә җылы бирелде

Райондагы барлык сәламәтлек саклау һәм балалар оешмаларына, социаль учреждениеләргә җылы бирелде.

Сентябрь дә әллә ни җылыга кинәндермәде. Бу атнада бигрәк тә салкын. Шуңа күрә биналарга җылы бирү тизләтелде. Хәер, Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернаты, Салмандагы балалар приюты биналарында байтактан инде газ ягалар. Район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Гөлгенә Билалова әйтүенчә, райондагы 31 балалар бакчасында да сентябрьнең беренче яртысында ук җылы җибәрелгән булган. Бу атна башыннан барлык мәктәп биналары да җылынды.

Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина район үзәгендәге барлык сәламәтлек саклау биналарының, шулай ук Юхмачы участок хастаханәсенең, Чуаш Кичүе, Яңа Салман, Хузангай табиблык амбулаторияләренең, 42 фельдшер-акушерлык пунктының табигый газ һәм электр белән җылытыла башлавын хәбәр итте.

Баш табиб әйтүенчә, медицина учреждениеләренең рәсми рәвештә газдан файдалану срогы 1 октябрьдән генә башлана икән әле. Ә гомумән 5 көн дәвамында һава температурасы плюс 8 градус булганда биналар җылытылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев