Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында бер җирлектәге авыллар турында тигез кайгырталармы?

"Сезгә Чуаш Борнаеннан шылтыратабыз". Менә "Әлки хәбәрләре"нең 9 ноябрь санын укыдым да үз фикерләремне җиткерергә булдым. Анда үзара салым буенча бердәм референдум үткәрү хакында сүз бара. Шул уңайдан Чуаш Борнае авыл җирлегендә башкарылган эшләр турында да әйтелә. Безнең җирлектә нәрсәдер эшләнә икән, ул Чуаш Борнаенда түгел, ә Татар Борнаенда. Авылыбызда...

"Сезгә Чуаш Борнаеннан шылтыратабыз". Менә "Әлки хәбәрләре"нең 9 ноябрь санын укыдым да үз фикерләремне җиткерергә булдым.

Анда үзара салым буенча бердәм референдум үткәрү хакында сүз бара. Шул уңайдан Чуаш Борнае авыл җирлегендә башкарылган эшләр турында да әйтелә. Безнең җирлектә нәрсәдер эшләнә икән, ул Чуаш Борнаенда түгел, ә Татар Борнаенда. Авылыбызда менә икенче атна инде рәтләп су килми. Автомат кер юу машинасын кабыза алмыйбыз, суның басымы җитми. Чуаш Борнае зираты тирәсе дә тотылып бетмәгән. Бу эш өчен халык үзе акча җыйды. Ә бит Татар Борнаеның зираты киртәләп алынган, буялган. Ул авылда балалар өчен уен мәйданчыгы да ясалды. Җирлек башлыгы ике авылны да тигез күрергә тиештер бит югыйсә".

Күпме генә сорасак та, телефоннан шылтыраткан ханым үзенең исемен атамады. Аның әйткәннәренең дөреслеген тикшерү өчен без Чуаш Борнаендагы тагын берәр кешегә шылтыратып карарга булдык. Галина Маркова белән сөйләшәбез:

-Әйе, авылда атнадан артык инде су начар килә,-ди ул. - Краннан акканы да болганчык, файдаланырлык түгел. Мин инде пенсиядәге кеше. Эшләүчеләргә су өзеклеге бигрәк тә кыенлыклар тудырадыр. Зират мәсьәләсенә килгәндә, авыл халкы, кем күпме булдыра, акча җыеп, аның тирәсен тимер койма белән тоттыра башладык. Бер ягы тотып алынды, буялды. Бу эшкә читтә яшәүче авылдашларыбыз да акчалата булышты. Авылда берни эшләнми дип әйтеп булмый инде. Әле менә Үзәк урамга таш җәеп, юл ясап куйдылар. Зур машиналар йөреп изеп кенә бетермәсен. Урамнарыбыз кичләрен якты, багана саен диярлек лампалар яна. Үзара салым акчасына зират тирәсен дә тоттырырга ышандырганнар иде быел - анысы әлегә күренми.

Без, Чуаш Борнае авыл җирлеге башлыгы Илсур Зарипов белән элемтәгә кереп, югары әйтелгәннәргә ачыклык керттек.

-Чуаш Борнаенда соңгы көннәрдә чынлап та су белән тәэмин итүдә өзеклекләр килеп чыкты,-ди җирлек башлыгы. - Су трассасы тишелгән иде. Без район коммуналь челтәрләре җитәкчесе Искәндәр Сафин белән әлеге төзексезлекне якын арада ясап чыгарга килештек. Бу көннәрдә аларның экскаваторы ватык булу сәбәпле генә тоткарлык килеп чыкты.

Гомумән алганда Чуаш Борнаенда җәйге эссе көннәрдә дә суга өзеклек булмаган иде. Әле бу авылда тагын бер скважина казытып, яңа су башнясы куйдыру буенча проектлар эшләтә башладык.

Татар Борнаендагы балалар уен мәйданчыгына килгәндә, аны шул авылда ясатуны район җитәкчелеге хәл итте. Бу ел саен һәр авылда берәр төзелеш я ремонт башкарырга дигән нияттән чыгып эшләнде. Чуаш Борнаенда бит мәктәп тә ремонтланды, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты да яңартылган биналарга күчте. Быел исә 8 миллион сумга төшереп Чуаш Борнаеның Үзәк урамында 1500 метр озынлыкта ташлы юл ясалды.

Ә Чуаш Борнаендагы зиратны тимер штакетник белән әйләндереп алу өчен материалллар сатып ала башладык инде. Җитәрлек кадәр баганалар, профиль кайтарылды. Инде тимер штакетникка да заказ бирдек. Бу эш халыкның үзара салым акчасы һәм хөкүмәтнең шуңа дүртләтә өстәп биргән ярдәме хисабына башкарылачак.

Татар Борнае зиратын тимер-бетон койма белән тотып алуда исә бертуган эшмәкәр Шәйхетдиновлар зур ярдәм күрсәтте, авыл халкы да акча җыйган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев