Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең ХХV конференциясе булып үтте (ФОТО)

Бүген "Бердәм Россия " партиясенең Татарстан Төбәк бүлекчәсе Әлки җирле бүлекчәсе үзенең ХХV конференциясен үткәрде. Конференция делегатлары бүлекчәнең 2012 елның ноябреннән быелның ноябренә чаклы чорда эшчәнлеге турында сөйләштеләр. Конференциядә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева, табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе...

Бүген "Бердәм Россия " партиясенең Татарстан Төбәк бүлекчәсе Әлки җирле бүлекчәсе үзенең ХХV конференциясен үткәрде. Конференция делегатлары бүлекчәнең 2012 елның ноябреннән быелның ноябренә чаклы чорда эшчәнлеге турында сөйләштеләр.

Конференциядә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева, табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов катнаштылар. Конференция эше белән партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте. Ул партия җирле бүлекчәсе сәяси советының соңгы дүрт елдагы эшчәнлеге турында хисап тотты. Аның әйтүенчә, "Бердәм Россия" партиясендә 1410 әлкиле әгъза булып тора икән, һәм аларның зур күпчелегеә 18-50 яшьтәге актив кешеләр. Бездә барлыгы 26 башлангыч бүлекчә булып, аларны нигездә авыл җирлекләре советлары рәисләре җитәкли.

-Район советында "Бердәм Россия" фракциясе 40 депутатны берләштерә. Партия башлангычларын халыкка җиткерү, гамәлгә ашыру өчен барын да эшли алар,-диде Александр Федорович. Ул әлеге башлангычларның кайберләре турында тәфсилләбрәк әйтеп үтте, районда төрле социаль программаларның ничек эшләүләре турында сөйләде. Ник дигәндә, " Бердәм Россия" бүлекчәсе секретаре буларак аңа әлкилеләр белән еш очрашырга, аларның мөрәҗәгать-зарларын тыңларга, алар буенча карарлар кабул итәргә туры килә бит. Быел, әйтик, аның янына 137 кеше килгән. Мөрәҗәгатьләр нигездә торак шартларын яхшырту, социаль тәэминат, коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты кебек проблемаларга кагыла. Һәм аларны нәкъ менә республика программаларына таянып хәл итәләр дә. Әйтик ,Балалар спорты", "Куркынычсыз юллар" кече һәм урта бизнесны үстерү кебекләр бар.

-Ким дигәндә айга бер тапкыр сәяси совет утырышы үткәрелде. Аларда җирле үзидарә органнарына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү, участок сайлау комиссияләренә күзәтүләр билгеләү, "Ел лидеры", "Политзавод" , "Башлангычлар конкурсы" кебек республика бәйгеләрендә катнашу өчен кандидатлар сайлау кебек күп кенә мәсьәләләр каралды. Районда депутатлар берләшмәләре җитәкчеләре советы булдырылды һәм эшләп килә. Район муниципаль берәмлекләренең вәкаләтле органнарындагы 162 депутатның 130 ы "Бердәм Россия" вәкилләре. Отчет чорында өч сайлау кампаниясе үтте, аларда әлкилеләр зур активлык күрсәтеп, партия вәкилләре өчен тавыш бирделәр,-диде ул.

Аннары контроль-ревизия комиссиясе эшчәнлеге турында аның рәисе Рузалия Сафина делегатларга мәгълүмат җиткерде. Өч кешедән торган бу комиссия башлангыч бүлекчәләр эшчәнлеген тикшергән. Докладчы Карга, Җәлил, Юхмачы, Апак, Үргәгар, Ташбилге башлангыч бүлекчәләренең эшчәнлегенә уңай бәя бирде, җитешсезлекләр турында да әйтеп үтте.

Конференциядә катнашучылар Югары Колчурино башлангыч бүлекчә секретаре Елена Краснованың чыгышын тыңладылар. Аннары алдагы биш елга "Бердәм Россия" партиясенең Әлки җирле бүлекчәсе секретарен сайлауга керештеләр. Тәкъдим ителгән ике кандидат - Иске Камка башлангыч бүлекчәсе секретаре Фәргать Акберов һәм район башлыгы Александр Никошин өчен яшерен тавыш биреп, делегатлар секретарь итеп Александр Никошинны сайлап куйдылар.

Алар партиянең ХХVI республика конференциясенә бездән өч кешене - Александр Никошинны, Чуаш Кичүе җирле башлыгы Ирина Мамбетованы һәм Түбән Әлки җирлеге башлыгы Мансур Галиуллинны делегат итеп сайладылар.

Конференциядә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин сүз сорап алды һәм әлкилеләргә үзен сайлауда яклап тавыш биргән өчен рәхмәт әйтте. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева "Бердәм Россия" сәяси партиясе секретаре Дмитрий Медведевның Казандагы җәмгыять кабул итүе бүлмәсе эшчәнлеге турында сөйләде. Соңыннан кайбер башлангыч бүлекчәләргә яхшы эшләгәннәре өчен Дипломнар, яңа гына партиягә алынган бер төркем әлкилеләргә билетлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев