Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында бертуган Фәракшиннар истәлегенә милли көрәш бәйгесе булды

Күптән түгел "Алинә" универсаль спорт залында районыбызның Сабантуй батырлары бертуган Илмир һәм Илсур Фәракшиннар истәлегенә татарча көрәш буенча ачык турнир үткәрелде. Әлеге бәйгедә районның милли көрәш белән мавыгучы яшьләре, шулай ук Чистай, Нурлат районнары командалары катнашты. Үргәгар авылында яшәүче Илмир һәм Илсур Фәракшиннар оста көрәшчеләр булып танылган егетләребез иде. Алар...

Күптән түгел "Алинә" универсаль спорт залында районыбызның Сабантуй батырлары бертуган Илмир һәм Илсур Фәракшиннар истәлегенә татарча көрәш буенча ачык турнир үткәрелде.

Әлеге бәйгедә районның милли көрәш белән мавыгучы яшьләре, шулай ук Чистай, Нурлат районнары командалары катнашты.

Үргәгар авылында яшәүче Илмир һәм Илсур Фәракшиннар оста көрәшчеләр булып танылган егетләребез иде. Алар күп бәйгеләрдә, шулай ук район Сабан туйларында җиңүләр яуладылар.Кызганыч, алар икесе дә бу якты дөньядан бик иртә киттеләр.

Район көрәшчеләре ел саен Фәракшиннар истәлегенә татарча көрәш турниры үткәрүне традициягә керттеләр. Быел әлеге бәйгедә катнашучылар аеруча күп булды. Келәмдә бил алышу 22 авырлык үлчәмендә үткәрелде. Киеренке алышта беренче урынны Әлки районы командасы яулады. Икенче һәм өченче баскычта - Чистай һәм Нурлат көрәшчеләре.

Бертуган Фәракшиннар истәлегенә үткәрелгән ярыш турнирында төрле авырлык үчәмнәрендә җиңү яулаган көрәшчеләр:

Данил Демидов - Алпар

Алмаз Гарипов - Татар Борнае

Альмир Гайфуллин - Карга

Рәсим Гузаиров - Нурлат

Илсаф Гиниятов - Татар Борнае

Илзат Әхмәров - Базарлы Матак

Алексей Васильев - Чуаш Кичүе

Адель Сабитов - Чистай

Артур Әхмәтҗанов - Алпар

Рәзил Галиуллин - Түбән Әлки

Артур Шакиров - Чистай

Алмаз Галиуллин - Нурлат

Булат Хафизов - Алпар

Әлфис Замоголов - Чистай

Рияз Мортазин - Чистай

Данил Зәйнуллин - Алпар

Раил Шиһапов Әхмәт

Рәим Сабиров - Түбән Әлки

Николай Захаров - Салман

Илнар Демидов - Алпар

Рәмзил Абдуллин - Ташбилге

Рәсим Әхмәров - Базарлы Матак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев