Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында бүген балаларга бәйрәм ясадылар (+ФОТО)

Бүген район мәдәният йортында балалар өчен бәйрәм оештырылды. Зал тулы малайлар-кызлар алдында башта үз яшьтәшләре концерт номерлары белән чыгыш ясады. Аннан соң район мәдәният йорты хезмәткәрләре Колобок турында әкият сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бәләкәй тамашачыларны Халыкара балаларны яклау көне белән район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев, аның урынбасары Мария Платонова, район инвалидлар...

Бүген район мәдәният йортында балалар өчен бәйрәм оештырылды.

Зал тулы малайлар-кызлар алдында башта үз яшьтәшләре концерт номерлары белән чыгыш ясады. Аннан соң район мәдәният йорты хезмәткәрләре Колобок турында әкият сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Бәләкәй тамашачыларны Халыкара балаларны яклау көне белән район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев, аның урынбасары Мария Платонова, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Айсылу Садретдинова тәбрикләделәр. Җитәкчеләрнең һәркайсы балаларга сәламәт, бәхетле булып үсүләрен, ныклы белем алуларын, тормышта үз урыннарын табуларын теләделәр.

Хәйруллин Хәйрия фонды һәр елдагыча районыбыз балаларына

бәйрәм күчтәнәчләре дә әзерләгән иде. Тормышта авыр хәлдә калган, инвалид балаларга, приютта тәрбияләнүчеләргә - барысы 204 малай һәм кызга фонд бүләкләре - тәм-томнар тулы пакетлар тапшырылды.

Быелгы бәйрәм тагын бер яңалык белән баетылган иде. Кичәгә быел һәм узган ел игезәк балалары туган биш гаилә кунакка чакырылган. Дөрес, аларның өчесе генә килә алды. Сәхнәгә игезәкләре Ильяс һәм Илсаф белән ирле-хатынлы Сафиннар (Базарлы Матактан), Динар һәм Динараны күтәреп Әхмитовлар (Базарлы Матактан), Адилә һәм Рифат белән Галәветдиновлар (Түбән Әлморзадан) күтәрелгәндә зал көчле алкышларга күмелде. Район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина бәхетле әти-әниләргә чәчәк бәйләмнәре, бәбиләргә аталган бүләкләрне тапшырды.

Балаларга багышланган бәйрәм чарасы күңелле узса да, күңелдә юшкыны калды. Соңгы вакытта үткәрелә торган күп чаралар кебек үк, балалар бәйрәме дә башыннан ахырынача рус телендә генә барды. Республикабызның икенче дәүләт теле булган татар теленә бу бәйрәмдә дә "урын булмады".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев