Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында бу елның беренче яртысында 27 кешедә яман шеш табылган. Ракны булдырмау өчен ун киңәш

Быел яман шеш авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. Онкология чирләренең елдан-ел арта баруы күзәтелә. Әйтик, Татарстанда ел саен 14 мең кешедә яман шеш табыла. Боларның 52 проценты - хатын-кызлар, 48 проценты ирләр. Авыру очракларының күпчелеге 60 яшьтән олыракларга туры килә. Ни аяныч, рак яшәрә бара, ди белгечләр. Районыбызда...

Быел яман шеш авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде.

Онкология чирләренең елдан-ел арта баруы күзәтелә. Әйтик, Татарстанда ел саен 14 мең кешедә яман шеш табыла. Боларның 52 проценты - хатын-кызлар, 48 проценты ирләр. Авыру очракларының күпчелеге 60 яшьтән олыракларга туры килә. Ни аяныч, рак яшәрә бара, ди белгечләр.

Районыбызда узган ел азагына яман шеш чирләре белән 345 кеше исәптә тора иде. Быелның алты аенда тагын 27 кешедә әлеге яман чир ачыкланды. Сәламәт яшәү рәвеше алып бармау - дөрес тукланмау, тәмәке тарту, алкогольне чамасыз куллану - ракка китерүче төп сәбәпләр булып тора.

Билгеле булганча, теләсә кайсы чирне дәвалауга караганда булдырмый калу җиңелрәк. Ракны кисәтү өчен шушы ун кагыйдәне үтәргә киңәш ителә:

-Тәмәке тартасыз икән, ташлагыз. Бу бик әһәмиятле. Дөньяда яман шештән үлем очракларының 20 проценты тәмәке тартуга бәйле. Теләсә кайсы яшьтә тәмәке тартуны ташлау кешегә һичшиксез файда китерә.

-Алкоголь куллануны чикләгез. Бу бавыр өчен бик зарарлы.

-Кызу кояш астында озак тормагыз. Кояш нурланышы тире рагы китереп чыгарырга мөмкин.

-Хезмәт урыннарында зарарлы химик матдәләр белән, көчле тузан, электромагнит нурланышы шартларында эшләгәндә сәламәтлек саклау кагыйдәләрен үтәгез.

-Дөрес тукланырга тырышыгыз. Яшелчә һәм җиләк-җимешне ешрак ашагыз, кызыл ит (дуңгыз, сарык, майлы сыер ите) куллануны чикләгез.

-Гәүдә авырлыгын контрольдә тотыгыз. Симерү күп авыруларга сәбәпче булып тора.

-Саулыгыгызга игътибарлы булыгыз. Шеш, кан китү, бүлендекләр - кичекмәстән табибка күренү өчен җитди сәбәп.

-Ир-атлар 45 яшьтән башлап ел саен медицина тикшерүе узарга тиешләр.

-Сөт бизләрегезне үзегез тикшерергә өйрәнегез.

-Хатын-кызлар 20 яшьтән башлап ел саен гинекологта тикшерелергә онытмасыннар.

Сәламәт булу кешенең үзенә дә бәйле. Моны онытмагыз. Саулыгыгызны кайгыртыгыз.

Венера Садыйкова,

район үзәк хастаханәсе медицина

профилактикасы кабинеты шәфкать туташы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев