Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында өе янган хуҗаларга иминият компаниясе ярдәм кулы сузды

"Утның тезгене юк",-дигән сүз бар халыкта. Кызганыч, бу хакта онытып җибәрүчеләр дә бар. Беркетмәдән күренгәнчә, ут белән саксыз эш итү Әлки районы Яңа Баллыкүл авылындагы зур фаҗиганең төп сәбәбе була. Янгын быелның 28 маенда Шамиловлар хуҗалыгында килеп чыга. Агач өй, өч сарай һәм мунча тулысынча янып бетә. Иң аянычы -...

"Утның тезгене юк",-дигән сүз бар халыкта. Кызганыч, бу хакта онытып җибәрүчеләр дә бар. Беркетмәдән күренгәнчә, ут белән саксыз эш итү Әлки районы Яңа Баллыкүл авылындагы зур фаҗиганең төп сәбәбе була.

Янгын быелның 28 маенда Шамиловлар хуҗалыгында килеп чыга. Агач өй, өч сарай һәм мунча тулысынча янып бетә. Иң аянычы - янгында өй хуҗасы һәлак була.

-"АК БАРС СТРАХОВАНИЕ" компаниясе җитәкчелегенә, бигрәк тә аның Әлки районындагы филиалы директоры Надежда Борисовна Атамановага рәхмәтләремне җиткерәм. Ул безне бәладә ялгыз калдырмады, иминият акчасы мөмкин кадәр тизрәк түләнсен өчен барын да эшләде. Алай гына да түгел, Надежда Борисовна документлар җыюда һәм торгызуда да ярдәм итте,-ди Кафия Кадыйр кызы.

-Безнең өчен бик мөһим булган тагын бер кешегә - үзебезнең иминиятләштерү агенты Илмир Равил улы Нотфуллинга да бик рәхмәт. Ул миңа бу компанияне ачты. Аның аркасында мин иминиятләштерү полисы сатып алдым,-дип дәвам итә Кафия Кадыйр кызы. -Шуны да әйтәсем килә, бу кешеләр баштан ук безнең хәсрәтебезгә битараф булмадылар. Алар беренчеләрдән булып янгын урынына килеп җиттеләр. Безгә сүзләре белән дә, эшләре белән дә ярдәм иттеләр. Безне тынычландырып, күңелебездә ышаныч уяттылар, компания һичшиксез булышачак, авыр минутта ярдәмсез калдырмаячак, диделәр. Шулай булды да. Барлык кирәкле документлар җыелып беткәч, "АК БАРС СТРАХОВАНИЕ" компаниясе безгә 400000 сум күләмендә иминият акчасын тулысы белән түләде! Билгеле, бу акча безнең зур югалтуны тудысынча каплый алмас. Әмма минем өчен иң мөһиме - компания вәкилләре гаиләбезгә ярдәм кулы суздылар, авыр чакта янәшәбездә булдылар. Әгәр язмышыма мондый хәсрәт килмәгән булса, иминиятләштерү компанияләренең чынлап та акча түләүләренә беркайчан да ышанмас идем. Хәзер инде мин беләм - чынлап та үз клиентлары файдасына эшләүче ышанычлы иминиятләштерүчеләр бар икән.

"АК БАРС СТРАХОВАНИЕ" ҖЧҖ иминиятләштерү хезмәтләре базарында 2008 елдан бирле. Бу вакыт эчендә 15 меңнән артык кеше үзләренең өйләрен һәм корылмаларын иминиятләштерделәр. Компаниянең Татарстан Республикасында 40 тан артык филиалы бар.

Компания тормыштагы авыр мәлләрдә кешеләргә ярдәм итүен дәвам итә һәм район халкына үзләрен, шулай ук үз өйләрен, гаражларын, сарайларын, амбарларын, мунчаларын һәм бүтән корылмаларын бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерергә тәкъдим итә. Мөлкәтне иминиятләштергәндә янгын, шартлау, җылылык, су белән тәэмин итү, канализация системаларындагы аварияләр, урлау яисә талау, очу объектлары яисә аларның кисәкләре төшү очракларында түләү каралган. Табигать казаларының күп төрләре, әйтик, давыл, яшен сугу, көчле яңгыр, кар, боз яву, һ.б.аркасында зыян күрүчеләр дә иминият түләвенә исәп тота ала.

"АК БАРС СТРАХОВАНИЕ" Компаниясе белгечләре иминият түләве алырга килгән клиентларның мөрәҗәгатьләренә бик игътибарлылар, мәсьәләне тиз карап хәл итәргә омтылалар. Тиешле документларны әзерләп биргән очракта түләүне биш көн эчендә алырга була. Килегез безгә - иртәгесе көнгә ышанычыгызны планлаштырыгыз!

Әлки районы, Базарлы Матак авылы, Совет ур., 2. Тел.: 8(84346)2-00-45.

"АК БАРС СТРАХОВАНИЕ": аз сөйлибез, күп түлибез!

"АК БАРС СТРАХОВАНИЕ" ҖЧҖ лицензиясе СИ №3867, СЛ №3867.

Реклама.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев