Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында гаилә, мәһәббәт һәм тугрылык көнен үзәк паркта билгеләп үттеләр

Быел беренче мәртәбә бәйрәм район үзәге паркында узды.

Авыл җирлеге башкарма комитеты алдан ук кайгыртып куйган. Төрледән-тйрле аттракционнар паркны бизәп, балалар өчен туйганчы ял итәргэ мөмкинлек тудырды.
Бәйрәмне район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Мария Платонова ачып җибәрде. Күп еллар гомер иткән парларны бәйрәм белән котлап, яшьләргә дус-тату торырга, бер-беренә юл бирергә, сабыр булырга өндәде.
Бу чарага быел да хәр бер авыл җирлеге үзенең иң шәп, матур гаиләсен алып килгән. Алар арасында Базарлы Матактан Камил һәм Луиза Шамиловлар, Чия Башыннан Фәнис һәм Рузинә Вәлиевлар, Кошки авылыннан Вячеслав һәм Валентина Исаевлар. Аларга тәбрикләп бүләклэр тапшырылды.
Ә Россиянең «Мәһәббәт һәм тугрылык» медаленә быел Яңа Камкада гомер итүче Азат һәм Рәсимә Гыйльметдиновлар лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев