Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында Интернеттан хәвефсез файдалану буенча яшьләр квесты оештырылды (ФОТО)

12 августта Халыкара яшьләр көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлеге "Геройлар паркы"нда яшьләр өчен квест һәм күңел ачу чаралары оештырды. Алар партия каршында эшләүче "Яшь гвардия" иҗтимагый хәрәкәте инициативасы белән узды. Яшьләрне теге яки бу чарага ничек җәлеп итәргә? Билгеле, аларны кызыксындыра торган тема табарга кирәк....

12 августта Халыкара яшьләр көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлеге "Геройлар паркы"нда яшьләр өчен квест һәм күңел ачу чаралары оештырды. Алар партия каршында эшләүче "Яшь гвардия" иҗтимагый хәрәкәте инициативасы белән узды.

Яшьләрне теге яки бу чарага ничек җәлеп итәргә? Билгеле, аларны кызыксындыра торган тема табарга кирәк. Оештыручылар нәкъ шулай эшләгәннәр дә - яшьләр квесты Интернетка, төгәлрәге, Интернет челтәрендә җаваплы һәм хәвефсез эш итү кагыйдәләрен искәртү һәм төшендерүгә багышланган иде. Анда Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең өлкән сыйныфлар укучылары дүрт командага бүленеп ярыштылар. Уенны тамаша кылучылар да байтак иде.

Биш этаптан торган квест барышында егетләр-кызлар Интернет, социаль челтәрләр турындагы төрледән-төрле сорауларга җавап бирделәр. Төп игътибар Бөтендөнья челтәреннән хәвефсез файдалану кагыйдәләренә юнәлтелде.

Сүз дә юк, бүген тормышыбызны Интернеттан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Ул кешегә искиткеч уңайлыклар тудыра, аның мөмкинлекләре, отышлы яклары бихисап. Шул ук вакытта Бөтендөнья челтәреннән алдын-артын уйламыйча, чама хисен белмичә файдалануның гаять аяныч нәтиҗәләргә китерүе дә мәгълүм. Бүген дөньясын онытып интернетка кереп чумучылар арасында яшьләр, балалар шактый бит. Һичнинди файдасыз компьютер уеннары япь-яшь, акыллы егет-кызларны үрмәкүчтәй үз пәрәвезенә эләктереп, аларның шәхес буларак үсешен тоткарлый, миңгерәтә, реаль тормыштан, эштән, гаиләсеннән аера. Мондый уеннар белән "агуланган" яшьләр агрессивлана, аларда психик тайпылышлар барлыкка килә. Интернеттагы яман төркемнәргә эләгеп, нәтиҗәдә үз-үзләренә кул салган үсмерләр күпме! Ә инде озаклап компьютер каршында утыруның, гаджетлар белән эш итүнең умыртка баганасына (осанка), күзләргә зыян салуы, төрле авырулар китереп чыгаруы хакында медиклар байтактан чаң суга.

Квестта катнашучы командалар, презентацияләр әзерләп, болар хакында җентекле һәм үтемле итеп сөйләделәр. Паркка җыелган балалар, яшьләр бүген бик актуаль булган әлеге мәсьәлә буенча шактый мәгълүмат алгандыр, интернетта утырганда нәрсәдән сагаерга һәм сакланырга кирәклеген "колагына киртләгәндер" дип ышанасы килә.

Жюри әгъзалары - район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия директоры Фәридә Яруллина, егет-кызларны Яшьләр көне белән котлап, квестка нәтиҗә ясадылар, ярышта катнашучыларның Интернет челтәре, аннан дөрес файдалану кагыйдәләреннән яхшы хәбәрдар булуларын билгеләп үттеләр.

"Бердәм Россия" җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Гөлшат Хәлиуллина җиңүчеләргә Мактау грамоталары, бүләкләр (уку кирәк-яраклары һәм тәмле призлар) тапшырды.

Аннан соң яшьләр "Күңелле яшибез" җирле партия проекты буенча оештырылган "Буяулар фестивале"ндә бер-беренә төрле төстәге буяулар (тиз юлы торган махсус холи буявы) сиптереп күңел ачтылар. Иң нык "пычранган" уенчы җиңүче булып танылып бүләккә ия булды. Бәйрәм дискотека белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев