Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында Изге Троица чиркәве төзелешенә иганәчеләр ярдәме кирәк

Соңгы елларда Базарлы Матактагы Изге Троица храмы төзелеше сизелерлек алга китте. Әмма башкарасы эшләр дә шактый әле. Тиздән храмга Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев ярдәме белән алынган җылылык казаны урнаштырылачак. Шулай ук якын көннәрдә иганәчеләр средстволарына алынган зур-зур алты тәрәзәне дә кую күздә тотыла. Изге Троица храмы настоятеле, район...

Соңгы елларда Базарлы Матактагы Изге Троица храмы төзелеше сизелерлек алга китте. Әмма башкарасы эшләр дә шактый әле.

Тиздән храмга Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев ярдәме белән алынган җылылык казаны урнаштырылачак. Шулай ук якын көннәрдә иганәчеләр средстволарына алынган зур-зур алты тәрәзәне дә кую күздә тотыла. Изге Троица храмы настоятеле, район благочинные Андрей Зиньков әйтүенчә, бүген яңа чиркәүнең арткы өлешендә кыегын ябып бетерү, эчке бизәү эшләрен башлау, колокольня төзүгә тотыну өчен шактый финанс средстволары сорала. Храмда узган елның октябреннән бирле гыйбадәтләр алып барыла инде. Әмма әле эчтә башкарыласы эшләр байтак.

Район үзәгендәге Изге Троица чиркәвен төзү буенча Иганәчеләр фонды булдырылган иде. Храм төзелешенә үз өлешен кертергә әзер булганнар әлеге фондның исәп-хисап счетына акча күчерә алалар. Бу изге гамәлгә районыбыз эшмәкәрләре, депутатларыбыз, хезмәт коллективлары, авыллар халкы, читтә яшәүче якташларыбыз кушылыр дип ышанабыз. Район үзәгенең күрке булырдай яңа храм төзелешенә инде күп средстволар, биниһая көч һәм хезмәт куелды. Аны уртак тырышлык белән төзеп бетерсәк, әлеге күптән көтелгән дин йорты православныйларга тулы куәткә хезмәт итә башлар, тирә-юньгә нур бөркеп, изгелеккә өндәп торыр иде. Бу эшкә булдыра алганча өлешебезне кертәргә тырышыйк!

Чиркәү төзелешенә акча күчерү өчен исәп-хисап счеты:

Отделение банка "Татарстан" №8610

Сбербанк РФ Алькеевского отделения

№4678 п.г.т Алексеевск

БИК банка 049205603

р/с 30101810600000000603

счет фонда 40703810562310100053

ИНН 1606005545

КПП 1606011001

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев