Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында капиталь ремонттан соң Базарлы Матактагы “Ромашка” һәм Чуаш Кичүе балалар бакчалары ишекләрен ачты

Капиталь ремонттан соң Чуаш Кичүе балалар бакчасы ишекләрен ачты.

Әлеге бакчада 30 лап сабый ике төркемгә бүленеп тәрбияләнә. Без башта нәниләр төркеме урнашасы бүлмәләрне карадык. Бакча мөдире Резидә Гайнетдинова зур уен бүлмәсен күрсәтә. Ул иркен, якты, зәвык белән эшләнгән. Тора-бара әле диварларына балалар күңелен күтәрә торган рәсемнәр дә төшерергә исәплиләр. Янәшәдә йокы, юыну, киенү-чишенү бүлмәләре.

Барысы да әйбәт, тик иске шкафлар, өстәл-урындыклар бөтен матурлыкны бозып тора. Яңартылган йортка яңа җиһазлар кирәк шул. Район җитәкчеләре дә, республика кунаклары да бу турыда кайгыртырга килештеләр.

Чуаш Кичүе балалар бакчасы республика программасы нигезендә ремонтланды. Аны төзекләндерү эшләренә 10 миллион сумнан артык акча бирелгән иде. Бу средстволарга "Строитель и К" җәмгыяте җылылык, су, электр системаларын яңарткан, түшәмнәрне һәм диварларны ремонтлаган. Программада каралмаган кайбер эшләргә район бюджетыннан акча бүлеп бирелгән. Әйтик, идәннәрне төзекләндерү, буяу эшләре, бакчаның тирә-юнен металл штакетник белән әйләндереп алу башкарылган. Бик тиздән әлеге бакча балалар шау-шуына күмелеп эшләп тә китәр.

Ә без инде район үзәгенә, ремонттан соң сабыйларын кабул иткән "Ромашка" балалар бакчасына юл тоттык.

Ромашка - бәхетле бакча. Аңа һәрчак игътибар да, ярдәм дә булып торды. Элекке елларда бакча "Сельхозхимия" канаты астында, шушы куәтле берләшмәнең кайгыртуын тоеп яшәде. Аннан соң да берләшмәнең элекке җитәкчесе Әнвәр Залаков "Ромашка"га төрле яктан ярдәм итәргә тырышты. Менә быел инде район җитәкчеләре әлеге балалар учреждениесе бинасына капиталь ремонт ясатуны республика программасына кертә алдылар.

Ремонтка 13,5 миллион сум акча каралган булган. Төзәтү эшләрен "Арстрой" җәмгыяте егетләре намус белән башкарып чыкканнар.

Иң элек бина каршындагы брусчатка түшәлгән мәйданда бакчаны ачу тантанасы булды. "Ромашка"ның мөдире Алсу Гайнетдинова берничә ай дәвам иткән ремонт эшләрендә ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде. Төзекләндерү эшләреннән бакча хезмәткәрләре дә, ата-аналар да читтә калмаган.Биредә тәрбияләнүче сабыйлар җитәкчеләргә һәм төзүчеләргә шигъри юллар белән рәхмәтләрен ирештерделәр. "Без акыллы, тәртипле булып үсәрбез",-дип тә ышандырдылар.

Ике катлы "Ромашка" хәзер эчтән дә бик матурайган инде. Бина бит металл сайдинг белән алдагы елда тышланган иде. Уңайлы йокы бүлмәләре, иркен уен заллары - һәркайсы төзүчеләрнең үз эшләрен күңел биреп башкаруларын белгертә.

Монда да әлегә иске җиһазлардан файдаланырга туры киләчәк икән. Хәер, зур эше башкарылгач, җиһазларын гына хәл итәрләр. Иң мөһиме, бу балалар бакчасы тулы куәткә эшләр өчен сабыйлар бар. Биредә дүрт төркемдә 130 лап бала мәктәпкәчә белем һәм тәрбия алачак.

Тантанага килгән ата-аналар ремонттан соң бөтенләй матурайган, ыспайланган бакчага балаларын йөртүдән бик канәгать булуларын кат-кат әйтеп, рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев