Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында мал асраучыларны терлекләрен куркыныч чир – нодуляр дерматиттан саклау хакында искәртәләр

Быел Чуашия Республикасында һәм күрше Нурлат районында "баш калкыткан" африка чумасы чигенде, хәвеф узды дигәндә, белгечләр терлекләр өчен гаять куркыныч булган тагын бер сырхау хакында кисәтәләр. Бу нодуляр дерматит - мөгезле эре терлекләрдә була торган йогышлы чир. Бу авыру чит илләрдә шактый таралган булса да, Россиядә моңа кадәр күренмәгән. Инде...

Быел Чуашия Республикасында һәм күрше Нурлат районында "баш калкыткан" африка чумасы чигенде, хәвеф узды дигәндә, белгечләр терлекләр өчен гаять куркыныч булган тагын бер сырхау хакында кисәтәләр. Бу нодуляр дерматит - мөгезле эре терлекләрдә була торган йогышлы чир.

Бу авыру чит илләрдә шактый таралган булса да, Россиядә моңа кадәр күренмәгән. Инде менә җылы якларда гына була торган әлеге чир безнең илгә дә үтеп кергән.

Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге дәүләт ветеринария инспекторы Ольга Алексеева хәбәр иткәнчә, быел октябрь азагында Самара өлкәсенең берничә районында мөгезле эре терлекләрдә нодуляр дерматит ачыкланган. Анда шәхси хуҗалыклардагы алты терлектә әлеге куркыныч чирне тапканнар.

Нодуляр дерматит йоктырган терлекнең тире асты тукымалары һәм эчке органнары шешә, тиресендә кабарынкы тимгелләр чыга, күзләре, сулыш һәм ашкайнату трактларының лайлалы тышчалары зарарлана. Хайванның тән температурасы 40 градуска кадәр күтәрелә, аппетиты бетә, күзләреннән яшь, борыныннан лайлалы сыекча килә башлый. Муенында, корсагында, корсак астында, аякларында, башында, җиленендә барлыкка килгән кабарынкы шешләр үсә, алар тишелеп җәрәхәтләнә.

Ольга Алексеева әйтүенчә, әлеге авыру белән чирләгән терлекләрнең 10 проценты үлә. Шул ук вакытта авыру бик зур икътисадый зыян китерә, чөнки малларның сөт бирүе кими, алар нык ябыга, тире сыйфаты начарлана, сыерларның буазлану циклы бозыла.

Нодуляр дерматит авыру терлектән исәннәренә бик тиз йога. Авыру сыер пәйда булганда көтүнең тулысы белән әлеге чирне йоктыру очраклары билгеле. Бу куркыныч чирне терлекләргә нигездә черкиләр, чебеннәр, москитлар тарата. Әйләнә-тирә мохиткә вирус авыру терлекнең сөте, тире кисәкләре, каны, төкереге белән тарала, шулай ук су, терлек азагы аша да үтеп керергә мөмкин.

Мөгезле эре терлекләрне нодуляр дерматиттан саклау өчен вакцина кулланалар. Моңа кадәр имин булган районнарда авыру ачыкланса, чирле һәм авыру йоктыру шиге булган малларны юк итәләр, җентекле дезинфекция үткәрләр.

Әлбәттә, профилактика чаралары үткәрү аеруча мөһим. Мөгезле эре терлекләргә вакцина ясарга, хайваннарны бөҗәкләргә каршы эшкәртеп торырга кирәк. Шәхси хуҗалыкларда да, зур терлекчелек комплексларында да белгечләр кушканнарны җиренә җиткереп үтәү, саклану чараларын күрү зарур.

Район ветеринария берләшмәсе баш табибы урынбасары Илшат Хәйретдинов та нодуляр дерматитның бик куркыныч чир икәнлеген, аның зур югалтулар алып килергә, шактый терлекне юк итәргә сәләтле булуын искәртә.

-Районыбызда мөгезле эре терлекләр бик күп, бүген аларның саны 30 мең 871 башка җитә,-ди баш табиб урынбасары. -Нодуляр дерматитның районыбызга үтеп керүенә һич тә юл куярга ярамый. Моның өчен саклык чараларын төгәл үтәргә кирәк. Белгечләр кушкан вакытта малларны анализга кан алуга алып килү мәслихәт. Терлекне дә, итне дә теләсә кемнән сатып алырга ярамый. Мал-туар, бозаулар сатучыларның һичшиксез ветеринар белешмәсе булу зарур. Еш кына авыл халкы читтән килеп сатучылардан бозаулар алып кала да, мондый терлекләр күп очракта чирли, үлеп тә китә. Аларда төрле йогышлы чирләр булуы да бик мөмкин бит. Кабатлап әйтәм, терлек сатып алганда сертификат, ветеринария белешмәсен сорарга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев