Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында җәмәгать кабул итүе көне: депутатларга шактый кеше гозер белән мөрәҗәгать итте

"Бердәм Россия" партиясе 1 декабрьдә туган көнен халыкны кабул итү көне буларак үткәрде. "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясеннән сайланган депутатлар бу көнне халыкны борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр. Район башлыгы Александр Никошин халыкны иртәнге сәгать 8 дән кабул итә башлады. "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгать кабул итүе бүлмәсенә беренче булып үз...

"Бердәм Россия" партиясе 1 декабрьдә туган көнен халыкны кабул итү көне буларак үткәрде.

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясеннән сайланган депутатлар бу көнне халыкны борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр.

Район башлыгы Александр Никошин халыкны иртәнге сәгать 8 дән кабул итә башлады. "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгать кабул итүе бүлмәсенә беренче булып үз гозере белән Базарлы Матактан Сөембикә Гайнетдинова узды. Ул эшмәкәр Радик Гатауллинда хезмәт куя икән. "Пенсиядә булсам да, өйдә утырырга яратмыйм", -ди. Эшмәкәр аңа тиешле эш шартлары тудырган. Тик Сөембикә апа хезмәт хакы аз булудан зарлана. Александр Никошин, эшмәкәр белән сөйләшеп, минималь хезмәт хакы күләмендә (бүген ул 5800 сум) түләүне сорарбыз, дип ышандырды.

Югары Әлкидән Нурҗиһан апа Хәйретдинова район башлыгына инвалид улы өчен өйгә тоташтырып мунча төзүдә ярдәм күрсәткәнгә рәхмәтләрен җиткерде. Аннан әлеге төзелешне ахырына кадәр җиткерүне сорады.

Александр Федорович:

-Бүген финанс хәлләре җиңелдән түгел. Шуңа карамастан, без сезгә һәм Базарлы Матактагы тагын бер инвалид гаиләсенә булышу мөмкинлеген таптык. Бу көннәрдә район башкарма комитетының махсус комиссиясе сездә булып, эшне ахырынача җиткерү өчен күпме средство кирәклеген ачыклар. Аннан әлеге сумма белән ярдәм итү җаен карарбыз,-дип ышандырды.

Юхмачы авылында яшәүче Әлфия Миншаһиева авыру оныгы турында кайгыртып кабул итүгә язылган булган. Аның оныгының чире организмына кислород җитмәү белән бәйле икән. Балага һәрдаим табиблар ярдәме кирәк. Бик еш хастаханәдә ятарга туры килә. Әлфия ханым район башлыгына кызы белән оныгына Базарлы Матакта яшәү өчен торак мәсьәләсендә ярдәм сорап килгән.

Районда андый мохтаҗларга торак җиткерү мөмкинлеге юк шул. Шуңа Әлфия Миншаһиевага берәр дәүләт программасы аша торакка чиратка язылу юллары аңлатылды.

Салман авылыннан биш бала атасы Гөлүс Хөсәенов та торак шартларын яхшырту мәсьәләсе белән килгән. Күп балалы әлеге гаиләгә йорт төзүдә гамәлдәге программалар нигезендә ярдәм итәргә ышандырылды.

Ландыш Фәсахова җәй айларында Яңа Салман авыл җирлеге башкарма комитеты белән килешү нигезендә эшләгән булган. Әмма аңа эшләгән өч аеның бер ае өчен генә хезмәт хакы түләгәннәр. Калган айларга да тиешле акчаны аласы иде, дигән үтенечен җиткерде ул.

Александр Никошин аңа килешү нигезендә эшләгәннең хакын түләп бетерүне контрольгә алачагын ышандырды. Ландышны үзенең шәфкать туташы профессиясе буенча хезмәт урыны табылганчы вакытлыча эшкә урнаштыру мәсьәләсе дә кайгыртылачак.

Соңрак халыкны район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев һәм аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова кабул иттеләр.

Бу көнне әлкилеләрне гозерләре белән Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның ярдәмчесе кабул итте.

Ә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев үзенә мөрәҗәгать итәргә теләүчеләрне 4 декабрьдә кабул итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев