Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе дәвам итә. Кичә тагын 93 балага район оешмалары һәм эшмәкәрләр әзерләгән мәктәп портфельләре тапшырылды

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе дәвам итә. Кичә район мәдәният йортында күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 93 балага уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды. Бүләк букчаларны район оешмалары һәм учреждениеләре коллективлары, эшмәкәрләр әзерләде. Иң элек әлеге тантанага чакырылган балаларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова тәбрикләде. -"Мәктәпкә җыенырга...

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе дәвам итә. Кичә район мәдәният йортында күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 93 балага уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды. Бүләк букчаларны район оешмалары һәм учреждениеләре коллективлары, эшмәкәрләр әзерләде.

Иң элек әлеге тантанага чакырылган балаларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова тәбрикләде.

-"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясен без инде унынчы ел рәттән үткәрәбез,-ди ул. -Ул ике өлешкә бүлеп оештырылды. Берничә көн элек бу сәхнәдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте җитәкчесе Фоат Вәлиев беренче сыйныфка баручыларга һәм район башлыгы Александр Никошин күп балалы гаиләләрдә үсүчеләргә мәктәп әсбаплары тулы букчалар өләшкәннәр иде. Бүген иганәчелек акциясен хезмәт коллективлары, эшмәкәрләребез дәвам итә. Балалар, сезгә мәктәптә әйбәт укуыгызны, алга таба яхшы белгечләр булуыгызны телибез. Киләчәктә сез дә, залда утырган иганәче абый-апаларыгыз кебек, игелеккә корылган мондый акцияләрдә катнашырсыз әле.

Бер төркем малайлар-кызларны сәхнә түренә чакырып, һәркайсына ялт-йолт итеп торган яңа матур мәктәп букчалары тапшырдылар.

Аннан соң сәхнәгә "Таттелеком"ның Әлки участогы начальнигы Ринат Зарипов, район үзәк хастаханәсенең кадрлар бүлеге җитәкчесе Марина Корнеева һәм район электр челтәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Илсур Гыйниятуллин күтәрелделәр. Алар да, балаларга иң җылы теләкләрен җиткереп, бүләк портфельләр өләштеләр.

Бертуган эшмәкәрләр Дамир һәм Альберт Шәйхетдиновлар да бу изге гамәлдән читтә калмаган. Алар ун балага мәктәп букчалары әзерләгәннәр.

Әлеге чара, укучылар әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барып, чын бәйрәм төсендә узды. Балаларның ихластан шатлануын күрү әлеге хәйрия акциясендә катнашучыларда да, әти-әниләрдә дә зур канәгатьләнү тудырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев