Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында Профсоюзлар Федерациясе көне үтте (+ Фото)

Татарстан профсоюзлары Федерациясе көне кысаларында район мәдәният йортында профсоюз активы, эш бирүчеләр, юридик һәм кадрлар хезмәтләре белгечләре өчен семинар-киңәшмә үткәрелде. Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев катнашты. Федерация вәкилләре төркемен аның рәисе урынбасары Марат Гафаров җитәкләгән иде. Ул республика профсоюзларының нинди төп юнәлешләрдә эшчәнлек алып барулары хакында сөйләде....

Татарстан профсоюзлары Федерациясе көне кысаларында район мәдәният йортында профсоюз активы, эш бирүчеләр, юридик һәм кадрлар хезмәтләре белгечләре өчен семинар-киңәшмә үткәрелде. Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев катнашты.

Федерация вәкилләре төркемен аның рәисе урынбасары Марат Гафаров җитәкләгән иде. Ул республика профсоюзларының нинди төп юнәлешләрдә эшчәнлек алып барулары хакында сөйләде. Бүген республика федерациясе 800 меңнән артык кешене берләштерә икән, һәм без бу яктан бары Мәскәү шәһәреннән генә калышабыз. Икътисадый хәл шактый катлаулы булуга карамастан, 2015 елда 5005 коллектив килешү төзелгән.

-Профсоюзларның өстенлекле бурычы - хезмәтне саклау өлкәсендә адреслы һәм системалы эшчәнлек алып бару. Әйтергә кирәк, сәнәгатьтә авыр бәхетсезлек очраклары профсоюзлар булмаган җирдә ешрак күзәтелә,-диде ул.

Федерациянең баш хезмәт инспектооры Ирина Андина хезмәтне саклау өлкәсендә нәрсәләр эшләнүе, сәнәгатьтә җәрәхәтләр алу, моны киметү чаралары турында сөйләп үтте. Ә хокук буенча инспектор Лариса Бушмелева хезмәт закончалыгына соңгы вакытта кертелгән үзгәрешләргә, бигрәк тә эшкә алу мәсьәләләренә тукталды.

Тиздән районда язгы кыр эшләре башлануны исәпкә алып, без район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиевка хуҗалыкларда хезмәт куркынычсызлыгые тәэмин итүнең ни дәрәҗәдә куелуы турында сөйләвен сорап мөрәҗәгать иттек.

-Соңгы тапкыр авыл хуҗалыгында бәхетсезлек очрагы 2012 елда теркәлгән иде бездә. Ул вакытта Әнҗерә фермасында эшләүче терлекче ток сугудан һәлак булды. Предприятиенең инженер-энергетигы җинаять җаваплылыгына тартылды, башка җаваплы белгечләр зур-зур штрафлар түләделәр. Иң кызганычы - лаеклы ялга чыгарга берничә ай гына калган эшчебезнең гомере өзелде,-менә шундый күңелсез фактны китерүдән башлады сүзен идарә начальнигы.

2015 елда районның авыл хуҗалыгы тармагында бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән. Бу - ел дәвамында алып барылган максатчан эшнең әйбәт нәтиҗәсе. Узган елда хезмәтне саклауга юнәлтелгән чараларга 543 мең сум акча тотылган. Һәр эшчегә бүлеп исәпләгәндә уртача 3048 сум дигән сүз. Янгынга каршы чараларга 485 мең сум акча бүленгән. Шул исәптән 240 мең сумлык янгын сүндерү чаралары сатып алынган, 2 су башнясы янгын сүндерү техникасына су тутыру җайланмалары белән җиһазландырылган.

-10 апрельдән самолетлар ярдәмендә кырларны ашлауга керешәбез,-дип дәвам итә идарә начальнигы. -Кыр эшләре башланыр алдыннан барлык эшче хезмәткәрләр планнан тыш инструктаж үтәчәк. Авыл хуҗалыгында хезмәт куючыларга медицина каравы уздырыла. Аларның һәрберсе махсус кием һәм шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителергә тиеш. Авыл хуҗалыгы машиналары һәм тракторлар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен һәм бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан техника кырлардан кайтканда аларны белгечләр озатып йөриячәк.

Әңгәмәбезне хезмәтне саклау белән турыдан-туры шөгыльләнүче белгечләр дә тулыландырды. Алар безгә менә нәрсәләр сөйләде.

Рафик Галләмов, авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты:

-Киләсе атнада районның барлык хуҗалыкларыннан 55 хезмәткәр өчен укулар уздырырга җыенабыз. Моның өчен Казан укыту методик үзәгеннән куркынычсызлык техникасы буенча белгечләр чакырдык.

Анастасия Смышляева, район профсоюз оешмалары рәисләренең координацияләү советы рәисе:

-Узган елларда эш урынында гарипләнү очракларын тикшергәч шул ачыкланды: аларның сәбәбе, кагыйдә буларак, эш башкару куркынычсызлыгын тиешенчә контрольдә тотмау, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәмәү белән бәйле. Узган елның 30 июнендә эш урынында бәхетсезлеккә юлыгып Әлки урман хуҗалыгы эшчесе һәлак булды. Сәбәп - куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәмәү.

Татьяна Краснова, "Хузангай" җәмгыятенең хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча инженеры:

-Бүген безнең җәмгыятьтә 243 кеше эшли. Барлык 49 эш урыны да аттестацияләнде. Директор боерыгы белән чәчү башланыр алдыннан бөтен эшчеләр инструктаж үтә. Яңа махсус кием сатып алу өчен заявка җибәрдек. Һәр көнне эш башлау алдыннан эшчеләргә медицина каравы уздырыла, чөнки исерекләрне эшкә кертмибез. Дөрес, мондый хәл бик сирәк була, беркемнең дә премиясез каласы килми. Бездә кагыйдәләр катгый. Башкача була да алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев