Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында соңгы вакытта терлек-туар урлау очраклары ешайды

"Терлегебез югалды", "Иясез тананы күрүче булмады микән?" Шундыйрак сүзләрне әледән-әле ишетергә туры килә. Сугым вакыты башланыр алдыннан мал-туарны югалту - авыл кешесе өчен бик хафалы хәл инде ул. Нигә шулай килеп чыга? Мондый күңелсез хәлләрне булдырмый калырга мөмкинме? Әнә шул хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе полиция...

"Терлегебез югалды", "Иясез тананы күрүче булмады микән?" Шундыйрак сүзләрне әледән-әле ишетергә туры килә. Сугым вакыты башланыр алдыннан мал-туарны югалту - авыл кешесе өчен бик хафалы хәл инде ул. Нигә шулай килеп чыга? Мондый күңелсез хәлләрне булдырмый калырга мөмкинме?

Әнә шул хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе полиция начальнигы Алексей САВИНОВ белән сөйләшәбез.

- Соңгы вакытта район территориясендә терлек урлау очраклары ешайды,-ди Алексей Владимирович. -Безнең бүлекчәнең кизү бүлегенә шундый 9 гариза керде, алар буенча җинаять эшләре кузгатылды. Соңгы айларда кайбер күрше районнарда да терлекләр югалу фактлары булып тора.

Мал-туар - авыл кешесенең яшәү чыганагы, ә хуҗалыклар һәм фермерлар өчен - төп җитештерү чарасы. Шулай булгач, мал хуҗалары терлекләрен саклау өчен барын да эшләргә тиеш кебек. Әмма күбесе моңа әллә ни әһәмият бирми. Хәзер байтак авылларда йорт терлекләрен көтү оештырылмый. Күпләр сыер-сарыкларны көтүгә куганчы, урамга иреккә чыгарып җибәрүне кулай күрәләр. Әмма мондый "сакчыллык" еш кына зур югалтуларга китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев