Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында сыерлардан 102,5 млн сумлык сөт хәзерләнгән

Агымдагы елның тугыз аенда шәхси хуҗалыклардан 6169 тонна сөт хәзерләнде. Шулай итеп, йортында сыер асраган һәм гаиләсе кирәгеннән арткан сөтне тапшырган хуҗалар 102 миллион 549 мең сум акча эшләп алды. Бу күрсәткечләр - авыл җирлекләре тарафыннан башкарылган зур эшнең нәтиҗәсе. Узган ел белән чагыштырганда 468 тоннага күбрәк сөт җыелды, ягъни...

Агымдагы елның тугыз аенда шәхси хуҗалыклардан 6169 тонна сөт хәзерләнде. Шулай итеп, йортында сыер асраган һәм гаиләсе кирәгеннән арткан сөтне тапшырган хуҗалар 102 миллион 549 мең сум акча эшләп алды.

Бу күрсәткечләр - авыл җирлекләре тарафыннан башкарылган зур эшнең нәтиҗәсе. Узган ел белән чагыштырганда 468 тоннага күбрәк сөт җыелды, ягъни шәхси хуҗалыкларда асралучы һәр сыердан уртача 2253 килограмм югары сыйфатлы сөт тапшырылды. Район буенча хәзерләнгән сөтнең 45 проценты алты авыл җирлеге өлеше. Әйтик, Чуаш Кичүе җирлегендә яшәүчеләрдән 527 тонна, Түбән Әлкидән 503 тонна, Иске Чаллы җирлегеннән 485 тонна, Салман җирлегендәге хуҗалыклардан 450 тонна, Иске Алпардан 440 һәм Ташбилге җирлегеннән 403 тонна сөт хәзерләнде. Мондый зур хезмәтне төрлечә хупларга, башкаларны шул үрнәктә иярергә чакырырга гына кала. Чөнки бу җирлекләрдә яшәүчеләр 6,5-8,7 миллион сум өстәмә керем алдылар, дигән сүз.

Алдынгылар арасына кермәсәләр дә, үзләренең узган елгы күрсәткечләрен сизелерлек арттырган җирлекләр дә бар. Әйтик, Түбән Колчурино җирлеге буенча алдагы ел белән чагыштырганда халыктан 48 процентка, Апак җирлеге буенча 40 процентка күбрәк сөт хәзерләнде.

Быелның сентябре сөт хәзерләүчеләр өчен уңай булмады, туктаусыз яуган яңгырлар сөт җыючылар эшен катлауландырды. Ә октябрь үзе үк савым кимегән, сыерлар ташлаткан чор. Шулай да эш дәвам итә, октябрьнең беренче декадасында шәхси хуҗалыклардан 216 тонна сөт хәзерләнде, ягъни 2015 ел күрсәткече 8 тоннага арттырылды. Димәк, мөмкинлекләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев