Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында транспорт салымын түләү аксый

1 декабрьгә кадәр халыкның җир, милек, транспорт салымнарын түләп куюы зарур. Быел бу салымнарны түләү өчен вакыт алдагы еллардагыдан азрак бирелде. Районда әлеге эшнең барышы белән кызыксынабыз. Өйләребезгә 2015 ел өчен җир, милек, транспорт салымнарын түләргә квитанцияләр бер ай элек килә башлады. Күпләр квитанцияне алу белән салымнарын тизрәк түләп тә...

1 декабрьгә кадәр халыкның җир, милек, транспорт салымнарын түләп куюы зарур. Быел бу салымнарны түләү өчен вакыт алдагы еллардагыдан азрак бирелде. Районда әлеге эшнең барышы белән кызыксынабыз.

Өйләребезгә 2015 ел өчен җир, милек, транспорт салымнарын түләргә квитанцияләр бер ай элек килә башлады. Күпләр квитанцияне алу белән салымнарын тизрәк түләп тә куйдылар. Төрле сәбәпләр белән әлеге эшне кичектерүчеләр дә бар. Инде тиешле вакытында салымнарны каплау өчен бер атна гына вакыт калып бара.

21 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, район халкы җир өчен салымнарның 71 процентын түләгән. Бу төр салым буенча әлегә Базарлы Матак, Түбән Әлки авыл җирлекләрендә эш сүлпән оештырылган.

Милеккә салымны җыю чагыштырмача әйбәтрәк. Халыкның 76,6 проценты аны түләргә өлгергән. Чуаш Борнае, Юхмачы, Иске Кората, Иске Чаллы һәм Базарлы Матак җирлекләрендә бу эш авыр бара.

Ә менә транспорт салымын түләү нык аксый. Район буенча әлеге салымның 65,2 проценты гына капланган. Аны җыюда аңлашылмаучылыклар да күбрәк очрый. Әйтик, районда яшәмәүче кайбер кешеләрнең дә транспорт салымнары авыл җирлекләрендә бурыч булып күренә. Нәтиҗәдә җирлек башлыклары әҗәтлеләрне читтән эзләп, аларның салымнарын түләтү мәшәкатьләрен үз өсләренә алырга мәҗбүрләр.

Быел 2015 ел өчен халыктан салым җыюның тагын бер кыенлыгы өстәлде - күп кенә гаиләләргә түләү квитанцияләре килми. Редакциягә дә шул хакта зарланып килүчеләр булды. Яңарак кына Базарлы Матактан Рафаэль Сафиуллин шундый гозер белән кергән иде.

-Мин Советлар чорында тәрбияләнгән кеше - намуслы салым түләүче. Хөкүмәткә бурычым бар икән, шунда ук капларга тырышам. Әмма миңа салымнарны түләү кәгазьләре килмәде. Район салым участогына ике тапкыр мөрәҗәгать иттем. Берсендә, квитанция почта аша өегезгә килер, дип озаттылар. Булмады, янә зур чиратлар көтеп салым инспекторлары тәрәзәсенә килдем. Квитанция бирделәр, әмма анда "текущий платеж" дип язылган. Элек алай исемләнми иде ул квитанция. Шул кәгазь буенча түләсәм, янә салым бурычыгыз бар дип квитанция килеп төшмәсме икән? -дип борчыла ул.

Без район салым участогы җитәкчесе Наталья Пеняевага мөрәҗәгать иттек. Ул:

-Без биргән квитанция нигезендә салым түләсә, ул кешенең акчасы аның исәп-хисап счетына "утыра". Аңа инде бүтән түләү квитанцияләре килмәячәк. Бу квитанцияләр бит халыкка үзәктән җибәрелде. Шуңа кайберәүләргә түләү кәгазьләренең ни сәбәпле килмәгәнлеген аңлата алмыйбыз,-дип җавап бирде.

Салым түләү квитанцияләре килеп җитмәгән очракта аны nalоg.ru сайтыннан алырга мөмкин. Я булмаса салым участогына, авыл җирлекләре башкарма комитетларына мөрәҗәгать итегез - сезгә ярдәм итәчәкләр.

Хөкүмәт халыктан салым җыюны җитди контрольдә тота. Әлки бу мәсьәләдә яхшы районнар исемлегендә булсын иде. Аннан, вакытында түләнмәгән салымнар өчен пенялар да өстәләчәк бит. Артык чыгым тотылмасын дисәгез, салымнарны тиешле срокта түләп куярга кирәк. Моның өчен бер генә атна вакыт калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев