Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында “Тяминов” крестьян-фермер хуҗалыгында 22 гектардан 550 тонна бәрәңге җыеп алдылар инде

"Тяминов" крестьян-фермер хуҗалыгы өчен бу аяз җылы көннәр - табигатьнең зур бүләге. Күпләп бәрәңге үстерүче хуҗалыкта бүген бар көч икенче икмәкне җыеп алуга юнәлтелгән.

Басудан уңыш кайта

Юрий Тяминов - районда яшелчә үстерү белән шөгыльләнүче бердәнбер фермер. Ул эшчәнлеген башлыча бәрәңге игүгә юнәлдерде. Быел биредә икенче икмәкне 45 гектарда үстерделәр.

Без хуҗалыкка барганда өченче көн тоташ бәрәңге алулары иде. Бөтен халык, бар техника эштә. Чуаш Борнаена килеп кергәч тә иң элек фермер хуҗалыгының базасына тукталдык. Монда кырдан бәрәңге төягән ЗИЛ машиналары кайта. Биредә бәрәңге чистартыла, һәм кайсы сату өчен сеткаларга төялә, кайсы саклауга салына.

Менә машина арбасындагы йөкне акрын гына транспортерның махсус савытына бушата. Сары һәм кызыл төстәге йомры бәрәңгеләр транспортер буйлап китә. Шул юлда аларны ике яклап баскан хатын-кызлар чистартып тора. Вак туфрак кисәкләре үзеннән-үзе аска коела, бәрәңге белән ияргән кантарларны кул белән алып ташлыйлар. Ә вак, киселгән бүлбеләр янга җыела. Эреләре янәдән автомобиль арбасына төялә.

Биредә эшләүче хатын-кызлар белән сөйләшеп алабыз.

-Ничек кәефләрегез, көне буе аяк өсте эшләү ардырмыймы?-дим.

-Көне матур, җылы, бәрәңгесе коры, рәхәтләнеп эшлибез. Бүген аеруча эре бәрәңгеләр кайта әле басудан,-ди алар елмаешып.

Әрҗәсе эре, чиста бәрәңгеләр белән тулган машина кузгалып китте. Аның урынына икенчесе килеп басты. Эш монда конвейердагы сыман - бер дә туктап тормый.

Сатып алучыларга кытлык юк

Мин тулы машина артыннан киттем. Бәрәңге янәшәдәге складка бушатылды. Монда да хатын-кызлар эшли. Алар бәрәңгене чүпләп, сеткаларга тутырып торалар. Бу участокта да туктаусыз эш кайный. Шуның өстенә, бер-бер артлы сатып алучылар килә. Аларны Регина Тяминова каршы алып, бәрәңгене төятеп озатып тора.

Регина Тяминовлар гаиләсенә килен булып төшкән. Юрий Анатольевичның улы Артур Казанда аграр университет тәмамлап кайтты. Инде әтисе янында чыныгу алып, чын фермерга әйләнгән. Менә берничә ел элек өйләнеп тә җибәргән. Инде хатыны Регина да фермер хуҗалыгында җаваплы эшләр башкара. Ул исәп-хисапны да алып бара, склад мөдире дә. Монда бит сезон вакытында 30 лап кеше эшли. Аларның хезмәтен исәпләп бару да - барысы Регина җаваплылыгында. Ул инде биредә икенче елын эшли. Хезмәтенең бөтен нечкәлекләренә тулысынча өйрәнеп җиткән.

Фермер хуҗалыгында даими төстә эшләүчеләр байтак. Регина Тяминова аларны мактап санап чыкты:

-Елена Маркова, Татьяна Иванова, Валентина Андреева, Надежда Максимова безнең иң ышанычлы ярдәмчеләребез,-ди ул. -Алар иң авыр, четерекле эшләргә дә курыкмый алыналар һәм җиренә җиткереп башкаралар. Сезон чорында безгә вакытлыча эшкә килүчеләр дә бар. Чуаш Борнаеннан, Югары Колчуринодан апалар-абыйлар күп эшли. Әнә Лариса Самарина, Анюта Макарова, Николай Молотов бик тырышып хезмәт куялар. Хәер, бездә эшләүчеләрнең барысы да уңганнар. Мондагы хезмәт ритмына кушыла алмаучылар бер-ике көн эшлиләр дә югалалар.

Без булган көнне бәрәңге сатып алырга Болгар, Ульяновск шәһәрләреннән, Базарлы Матактан, Алпардан, Түбән Әлкидән килгәннәр иде. Ә бит көннең башы гына иде әле. Икенче икмәкне үзләренә алучылар да бар, арадашчылар да күпләп алып китә.

Әнә склад каршына тагын бер "Газель" автомобиле килеп туктады. Монысының дәүләт номерына караганда, Самара якларыннан булырга охшаган. Регина әйтүенчә, бәрәңгегә нигездә даими сатып алучылары килә икән. Шулай ук игъланнар аша, кешеләрдән белешеп беренче тапкыр килүчеләр дә байтак ди.

Дәүләт программасы ярдәм итә

Без инде икенче икмәк үскән басуга юл тоттык. Фермер Юрий Тяминовның кырлары Чуаш Борнае яныннан ага торган елганың аргы ягында. Ярый әле заманында бу елга аша тимер-бетон күпер салынган. Фермерның бәрәңге саклау склады да бит шул якта.

Монда кырлар фермерлык эшчәнлеге алып бару өчен бик җайлы. Бер якта урманнар. Димәк, кышын бу басуларда кар катламы шактый калын булып ята. Ә язын җир суга мулдан туена. Икенче якта елга, буа. Әлеге буа республика программасы нигезендә сугару эшләрен җәелдерү өчен төзелгән иде. Юрий Тяминов, отышлы шартлардан файдаланып, ике насос агрегаты һәм дүрт сугару җайланмасы сатып алган.

Менә быел, җәй ничек яңгырлы килсә дә, бәрәңгенең бүлбесе үсә торган чорда көннәр коры торды. Сугару агрегатлары ул көннәрдә тулы куәткә эшләтелгән.

Юрий Тяминов берничә ел инде иртә һәм соң өлгерә торган кәбестә дә үстерә. Быел да кәбестә ике гектар мәйдан биләгән. Яңгырлы елны кәбестә уңышы мул булганга, аны түбән бәядән сатып алганнар шул.

Без бәрәңге ала торган зур кызыл комбайн таккан трактор янына килеп җиттек. Әлеге комбайн бәрәңгене җирдән казып ала, балчыктан аера, бункерына тутыра. Аннан инде бункердагы бүлбеләрне автомобильгә үзе үк төяп тә җибәрә. Бу инде элекке кебек буразнаны казучы трактор артыннан чүгәләп бәрәңге чүпләү түгел. Бер комбайн күпме кешенең хезмәтен алыштыра. Бу машина Германиядә җитештерелгән икән. Аны фермер 5-6 ел элек сатып алган булган. Күз тимәсен, бик чыдам, җитештерүчән эшли.

Хәер, монда да кул хезмәтеннән башка булмый. Комбайн өстендә дүрт егет, транспортерга кара-каршы басып, бәрәңге белән бергә эләгеп киткән туфрак кантарларын алып торалар.

Комбайн эшләгәнне күзәтәм. Санаулы минутлар эчендә кырның теге башына барып та килделәр. Ике тапкыр шулай әйләнеп килгәч, ЗИЛ әрҗәсе бәрәңге белән тулды да.

Уңган егетләр булганда эш җайлы бара

Бу көннәрдә фермер Юрий Тяминов басудан кайтып керми инде. Аның да кәефе әйбәт - көннәр матур тора, үстерелгән уңышны җыеп алу өчен бик уңай. Әнә узган ел, һава торышы мөмкинлек бирмәү сәбәпле, күпме хезмәт куеп игелгән бәрәңгенең бер өлеше басуда да калган.

Юрий Анатольевич кырда эшләүче егетләрен мактый:

-Минем алыштыргысыз тракторчым Валерий Якорев булганда бөтен техника җайлы эшли. Әнә ул инде ничә еллар хезмәт иткән МТЗ тракторын да саклап, өр-яңа кебек эшләтә. Комбайн транспортерында эшләүче егетләр дә, яшь булсалар да, хезмәтләренә бик җаваплы карыйлар. Николай Архипов, Алексей Васюткин, Леонид Шуманов бик булдыклы эшчеләр,-ди фермер.

Ул хуҗалыкка ярдәмгә килгән шоферлар Юрий Еликовка, Юрий Гранинга бик рәхмәтле. Алар һәр елны бәрәңге алу чорында, бөтен эшләрен ташлап, фермерга булышырга киләләр икән.

"Тяминов" хуҗалыгының бәрәңгедән тыш 67 гектарда бөртек өчен кукурузы, 205 гектар мәйданда көнбагышы өлгереп килә. Димәк, әле бәрәңге уңышын алгач монда янә бер урак башланырга тора.

Без кышын бәрәңге саклана торган складка да сугылдык. Мондагы эшләр белән Артур Тяминов идарә итә. Складка биек итеп, бөтен шартын китереп бәрәңгене саклауга куя ул. Артур инде бәрәңге игү серләрен ныклап торып үзләштергән.

-Быел Мәскәүдән килограммын 20 сумнан "Родрига" сортлы бәрәңге сатып алып утырткан идек. Уңышы әйбәт. Әмма кабыгы ныгып җитмәгән әле, соңрак алырга булдык. Быел беренче мәртәбә "Крона" сортын үстердек. Ул башка орлыкларга караганда уңышны күбрәк бирде, бәрәңгесе дә эрерәк булды,-ди Артур.

Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында узган соңгы киңәшмәләрнең берсендә бәрәңгене җыеп алу турында сүз барды. Анда быел икенче икмәктән уңыш түбән чыгуы, аңа базарда сорау зур булуы хакында да әйтелде. Республикада бәрәңгенең гектардан уртача уңышы 200 центнердан аз гына артык чыга икән.

Мин яшь фермер Артур Тяминовтан аларда уңышның нинди булуы белән кызыксындым.

-Без быел бәрәңгенең гектарыннан уртача 250 центнер уңыш җыеп алырбыз дип уйлыйбыз,-ди ул.

Күп көч куеп һәм чыгымнар тотып үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алырга, яхшы бәядән сатарга, кирәк кадәрен сыйфатлы итеп саклауга куярга булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев