Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында участок сайлау комиссияләре сайлаучылар исемлекләрен аныклауга, кизү торуга керештеләр

Илебез бик әһәмиятле сәяси вакыйга алдында тора. 18 сентябрьдә Россия Федерациясенең җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлаячакбыз. Районыбызда 49 сайлау участогы булдырылды. Сайлаучылар исемлегенә 15 мең 363 кеше кертелгән. Иң күп сайлаучылар - 4649 кеше - район үзәгендә. Безнең район 28 нче бер мандатлы Түбән Кама сайлау округына керә. Район...

Илебез бик әһәмиятле сәяси вакыйга алдында тора. 18 сентябрьдә Россия Федерациясенең җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлаячакбыз.

Районыбызда 49 сайлау участогы булдырылды. Сайлаучылар исемлегенә 15 мең 363 кеше кертелгән. Иң күп сайлаучылар - 4649 кеше - район үзәгендә.

Безнең район 28 нче бер мандатлы Түбән Кама сайлау округына керә.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов әйтүенчә, һәр сайлаучыга ике бюллетень биреләчәк. Аларның берсендә сәяси партияләр исемлеге, икенчесендә 28 нче Түбән Кама сайлау округы буенча депутатлыкка кандидатлар исемнәре булачак.

Кошки, Иске Салман, Иске Хурада авыл җирлекләрендә сайлаучылар исә өченче бюллетень дә алачак. Бердәм тавыш бирү көненә бу җирлекләрдә муниципаль берәмлек советы депутатларын өстәмә сайлау билгеләнде.

-Барлык сайлау комиссияләре тавыш бирүне оештыру өчен зарур булган җиһазлар - үтә күренмәле урналар, стендлар, тавыш бирү кабиналары, мәгълүмати материаллар белән тәэмин ителде,-ди Алексей Шувалов.

Алты авылда - Бибай Чаллысында, Карамалыда, Түбән Әлморзада, Мулланур Вахитовта, Татар Мулласында һәм Кошкида - сайлау электрон тавыш бирү комплекслары ярдәмендә үткәреләчәк.

Тавыш бирү көнендә нигезле сәбәп белән сайлауга килә алмаучылар 3 августтан 6 сентябрьгә кадәр район территориаль сайлау комиссиясендә бу турыда таныкнамә ала алдылар. Бүгеннән башлап 17 сентябрьгә кадәр әлеге таныкнамәне участок сайлау комиссиясендә алырга була. Авырып өеннән чыгып йөри алмаган, шуңа сайлау участогына килергә мөмкинлеге булмаган кешеләр хакында да участок комиссиясенә алдан хәбәр итеп куярга кирәк.

Бүгеннән участок комиссияләре сайлаучылар исемлекләрен аныклау, сайлауга чакырулар тарату эшләрен башлыйлар. Участок комиссияләре әгъзалары эш көннәрендә сәгать 9 дан кичке 6 га кадәр, ә бәйрәм һәм ял көннәрендә 9 дан көндезге 2 гә кадәр кизү торачаклар. Бу вакытта участокка килеп сайлаучылар исемлеге белән танышырга, үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап алырга була.

Парламент сайлауларында катнашучы партияләр һәм теркәлгән кандидатлар хакында сайлаучылар өчен бүген мәгълүмат бик күп. Телевидение каналларында партия әгъзалары һәм кандидатлар арасында дебатлар бара. Безнең газетада да аларга бушлай һәм түләүле сайлау алды агитациясе өчен урыннар бирелде.

18 сентябрьдә тавыш бирү иртәнге сәгать 8 дән кичке 8 гә кадәр үткәреләчәк.

Илебезнең иң югары закон чыгару органын сайлауга 10 көн генә вакыт калып бара. Шуны онытмыйк: бу сайлауда дәүләтебезнең, димәк, һәркайсыбызның киләчәге хәл ителә. Шуңа һәр тавыш кадерле һәм әһәмиятле булачак.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе …Равил Гайфуллин:

Сайлау тыныч, имин узсын

Сайлау көнендә җәмәгать тәртибен саклау өчен район полиция хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләячәк. Тәртипсезлек яисә сайлау турындагы законны бозу очраклары күзәтелсә, бу хакта 02, 20-1-02 телефоннары буенча һәм мобиль телефоннан 020 номеры буенча тәүлек әйләнәсе эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәргә мөмкин. Халыктан кергән һәр мәгълүмат җентекләп тикшерелеп, тиешле чаралар күреләчәк.

Бу көнне һәр райондашыбыз аеруча уяу булсын, шикле машиналарга, караусыз калдырылган (бигрәк тә кешеләр күп җыелган урыннарда) әйберләргә игътибар итсен иде. Шик тудырган нәрсәгә юлыксагыз, кичекмәстән хокук саклау органнарына хәбәр бирегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев