Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында урак төгәлләнде

Районыбыз игенчеләре, 30 мең 572 гектарда үстерелгән игеннәрне җыеп суктырып, республикада беренчеләрдән булып иртә культуралар урагын төгәлләделәр. Урып-җыю эшләренә беренче булып "Хузангай" җәмгыяте комбайнчылары керешкән иде. Алар быелгы уңышны теземнәргә салып суктырдылар. Нәтиҗәдә амбарларга бөртек коры килеш салынды. Шулай ук "Кызыл Шәрык-Агро"ның Базарлы Матак элеваторы да быел беренче мәртәбә бөртекне...

Районыбыз игенчеләре, 30 мең 572 гектарда үстерелгән игеннәрне җыеп суктырып, республикада беренчеләрдән булып иртә культуралар урагын төгәлләделәр.

Урып-җыю эшләренә беренче булып "Хузангай" җәмгыяте комбайнчылары керешкән иде. Алар быелгы уңышны теземнәргә салып суктырдылар. Нәтиҗәдә амбарларга бөртек коры килеш салынды.

Шулай ук "Кызыл Шәрык-Агро"ның Базарлы Матак элеваторы да быел беренче мәртәбә бөртекне киптермичә генә эшкәртеп саклауга озатты. Биредә дә ашлыкның дымлылыгы бик түбән булды. Элеватор сезонны киптерү җайланмаларын эшләтмичә, зур экономия белән башлады.

Район буенча һәр гектардан уртача уңыш 29,1 центнер тәшкил итте. Бигрәк тә көзге бодай әйбәт уңыш бирде. Аның һәр гектарыннан 35,8 центнер бөртек суктырып алынды. Ә көзге бодай бездә бик күп - 16 мең гектарга якын мәйданда игелде. Былтыр уҗым бодае гектардан 22,9 центнер гына уңыш биргән иде.

Арыш та быел 27 шәр центнер бөртек белән куандырды. Арпадан исә 20,9 центнер, солыдан - 17,9, викадан - 18,4, тритикаледан - 20,4 һәм сабан бодаеннан 20,6 шар центнер уңыш җыеп алынды. Суктырып алынган тулаем уңыш 90 мең тоннадан артып китә.

Районыбызда соң өлгерә торган культураларны урып-җыясы бар әле. Бөртек өчен кукуруз, көнбагыш урагы сентябрь аенда гына башланачак. Алары да бездә хәйран зур мәйданнар били. Димәк, игенче-механизаторларыбызны алда зур эшләр көтә әле.

(Теманың дәвамы 3 нче биттә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев