Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында ведомствоара исәптә торучы 14 гаиләдә янгын сигнализациясе датчиклары урнаштырылган

Районда 14 гаиләнең өйләренә янгын турында хәбәр бирү җайланмалары куелды. Быел гыйнвар аенда Лениногорск районында булган, балалар үлеменә китергән янгын фаҗигасеннән соң Президент Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык шәһәр һәм районнарында күп балалы һәм ведомствоара исәптә торучы гаиләләр яшәгән фатирларда, өйләрдә янгын турында хәбәр бирү җайланмалары куярга кушкан иде. 1 ноябрьгә...

Районда 14 гаиләнең өйләренә янгын турында хәбәр бирү җайланмалары куелды.

Быел гыйнвар аенда Лениногорск районында булган, балалар үлеменә китергән янгын фаҗигасеннән соң Президент Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык шәһәр һәм районнарында күп балалы һәм ведомствоара исәптә торучы гаиләләр яшәгән фатирларда, өйләрдә янгын турында хәбәр бирү җайланмалары куярга кушкан иде. 1 ноябрьгә кадәр 45 муниципаль районда 5336 автоном янгын "хәбәрчесе" урнаштыру бурычы куелды.

Район янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов хәбәр итүенчә, республикада инде мең ярымга якын гаилә янгын сигнализациясе датчиклары белән тәэмин ителгән.

Районыбыз территориясендәге 14 гаилә ведомствоара исәптә тора. Аларның күпчелеге - ишле балалы гаиләләр. Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре мондый өйләрдә янгын сигнализациясе җайланмалары урнаштырып кына калмыйлар, ә гаилә әгъзалары белән ут-күздән саклану кагыйдәләре хакында әңгәмәләр үткәрәләр, киңәшләр бирәләр, янгын хәвефсезлеге турында китапчыклар тапшыралар. Әлеге 14 гаиләдә барысы 56 датчик урнаштырганнар.

Әйтик, күптән түгел Иске Әнҗерә авылында яшәүче Газизовлар өендә булып, сигнализация җайланмалары куйганнар. Бу гаиләдә дүрт бала тәрбияләнә. Газизовлар мондый кайгырту өчен зур рәхмәтләр әйтеп калганнар. "Янгынның нинди зур куркыныч булуын беләбез. Балалар да ишле булгач, ут-күз чыга күрмәсен дип куркып торабыз. Моның ише җайланмалар куелгач, күңелебез тынычланып китте,- дигәннәр.

-Безнең эшебезнең төп максаты - мондый гаиләләрнең йорт-җирендә янгын хәвефсезлеген тәэмин итү,- ди Радис Инсапов.-Ни кызганыч, илебезнең әле теге, әле бу төбәгендә өйләрдә янгын чыгып, ут эчендә балаларның гомере өзелү очраклары булып тора. Күп балалы, имин булмаган гаиләләрдән тыш, инвалидлар, ялгыз өлкән кешеләр, шулай ук алкогольне чамасыз кулланучыларның өйләрендә янгын чыгу ихтималы зур. Алар ут-күзне вакытында күреп алмаска да мөмкин. Ә сигнализация датчиклары өйдә аз гына төтен чыгу белән "телгә киләләр", кешене тирән йокыдан да уяталар. Шулай булгач, олылар да, балалар да ут куркынычыннан котыла алачак.

Көзнең салкын көннәре башланды инде. Кыш та озак көттәрмәс. Бу чорда янгын чыгу куркынычы тагын да арта. Димәк, һәр гаиләгә уяулыкны арттырырга, ут-күз хәвефеннән саклану чараларын күрергә кирәк. Урындагы җитәкчеләргә дә күп балалы, имин булмаган гаиләләрнең, ялгыз һәм авыру кешеләрнең яшәү шартларын күз уңында тоту мәслихәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев