Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында өй туйлары – ятимнәр өчен биш яңа йорт һәм капиталь ремонттан соң балалар бакчасы файдалануга тапшырылды

Көзнең соңгы көне районыбызда сөенечле вакыйгаларга бай булды. 30 ноябрьдә Базарлы Матакта ятимнәр өчен дәүләт программасы нигезендә төзелгән биш йорт файдалануга тапшырылды. Шулай ук район үзәгенең "Каенкай" балалар бакчасы капиталь ремонттан соң сабыйларны кабул итте. Берьюлы биш өй туе Өйле булуның яшь кеше өчен нинди зур әһәмияткә ия икәнлеген аңлатып...

Көзнең соңгы көне районыбызда сөенечле вакыйгаларга бай булды. 30 ноябрьдә Базарлы Матакта ятимнәр өчен дәүләт программасы нигезендә төзелгән биш йорт файдалануга тапшырылды. Шулай ук район үзәгенең "Каенкай" балалар бакчасы капиталь ремонттан соң сабыйларны кабул итте.

Берьюлы биш өй туе

Өйле булуның яшь кеше өчен нинди зур әһәмияткә ия икәнлеген аңлатып та торасы юк. Күпләребез бит тормышын кечкенә бер почмактан башлап җибәрде. Ә инде әти-әнисез үскәннәр өчен хәзерге заманда үз куышың булу аеруча зур шатлык.

Татарстанда инде күптәннән ятимнәрне 18 яше тулгач тораклы итү программасы эшләп килә. Язмыш тарафыннан кыерсытылган балалар киләчәктә җәмгыятебезнең лаеклы гражданнары булып китсеннәр дип, аларның алгы тормышын кайгыртып кабул ителгән программадан районыбызда да инде күпләр файдаланды. Ә быел берьюлы алты ятим баланы тораклы итә алдык. Бер кызга, үзе теләгәнчә, Түбән Камада фатир сатып алынса, бишесенә Базарлы Матактагы яңа Филиппов урамында аерым йортлар салынды. Төзелеш эшләрен үзебезнең "Строитель и К" җәмгыяте башкарды.

Яңа йортларның хуҗаларына ачкычлар тапшыру тантанасында район башлыгы Александр Никошин:

-Бер кешегә торак төзү өчен бары бер миллион сум акча бирелсә дә, төзүчеләребез бөтен уңайлыклары булган аерым йортлар өлгертә алдылар. Һәр өйгә тоташтырып мунчасына кадәр салынды. Кайнар һәм салкын суы бар, санузелы үзендә. Төзүчеләр нигезен дә нык ясап, гаиләләр ишәя төшсә икенче катын булдырырлык итеп салдылар. Биредә һәркайсыгыз гаиләләр корып, районыбызда хезмәт итеп бәхетле тормыш алып барырсыз дип ышанып калабыз,-диде.

Яңа гына өйле булган егет-кызларның шатлыклары йөзләренә чыккан. Әйе, бүгеннән аларның үз йортлары, үз куышлары бар. Яңа хуҗалар бертавыштан республика, район җитәкчеләренә ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.

Районның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Светлана Углева өчен әлеге балалар туганнарыдай якын икән. Ул сөенечен яшерә алмыйча:

-Өйле булган яшьләребез өчен шатлыгым эчемә сыймый. Безнең тагын 2014 елда чиратка баскан 14 ятимебез бар. Аларның өчесенә торак салуны киләсе ел республика планына керттек,-дип сөйләде.

Аннан без һәр йортка кереп, яңа хуҗаларны өй туйлары белән дә котлап чыктык. Замирә Гайфуллина Югары Әлморза авылы кызы. Ул да бүгеннән үз куышы булган бәхетле кеше. Өй тыштан җыйнак күренсә дә, эче иркен икән. Башта кунак бүлмәсенә килеп керәсең. Хәзер бит кунак бүлмәсе ашханә белән тоташ эшләнә. Биредә дә әнә шулай яңача төзегәннәр. Уң якта санузел, ә каршыда йокы бүлмәсе. Мунчага да өйдән генә керәсе. Ул да әзер диярлек - суы, җылысы, канализациясе тоташтырылган.

Икенче йортта безне Рәсим Вәлиев каршылады. Ул Хлебодаровкада үскән егет. Хәзер "Кызыл Шәрык-Агро"да эшли. Рәсимнең авыл егете булуы күренеп тора.

-Өем бик әйбәт. Ә яшелчә, бәрәңге бакчасы бармы икән?-дип кызыксына.

"Строитель и К" җәмгыяте җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин:

-Өй артындагы бакча участогы тулысы белән сезнеке,-дип егетне сөендерде. -15 сутыйга якын җирегез бар. Рәхәтләнеп яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерегез. Терлек, кош-корт асрарга дип сарай да төзеп куйдык үзегезгә.

Шулай ук Үргәгардә үскән Дина Мурадова, Мөслим кызы, Түбән Әлкидә тәрбияләнгән Гөлнур Лотфуллина, Түбән Кәчидә үскән Марина Лебедева өйләрендә дә булдык. Аларның һәркайсына шул яңа өйләрдә бәхетле гаиләләр корып, сәламәтлек, шатлык белән яшәүләрен теләдек.

Яңа матур җиһазлар - Президенттан

Капиталь ремонттан соң өр-яңа төс алган "Каенкай" балалар бакчасы да балалар шау-шуыннан гөр килеп тора хәзер.

Район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендәге делегация балаларны, аларның әти-әниләрен, хезмәт коллективын яңартылган бакча бинасының өй туе белән котларга килделәр.

Район үзәгендәге ике катлы бу бакча бинасы бик тузган иде шул. Ул бит 30 ел рәтле ремонт күрмәгән. Әле бер-ике ел элек кенә ата-аналар хаты буенча ТНВ каналыннан журналистлар килгән иде. Кышкы айларда бакчада бик салкын булудан зарланып язылган иде ул хат. Йокы бүлмәләрендә термометр 16 градус кына җылылык күрсәтте. Кая җылы торсын - тәрәзә рамнары черегән, җылыту системасы тузган иде.

Бүген инде безне бөтенләй башка бина каршы ала. Ул күз явын алырлык матур металл сайдинг белән тышланган. Тирә-юне брусчатка җәеп матурайтылган. Балаларга ачык һавада уйнау өчен махсус мәйданчыклар да булдырылган.

Бакчаның эчке ягында да төзүчеләрнең бөтен тырышлыкларын куеп эшләве күренеп тора. Бизәү эшләре бик матур башкарылган. Уен бүлмәсе бер төрле ачык төскә буялса, йокы бүлмәсенә инде күзне иркәләрлек икенче төс кертелгән.

Капиталь ремонт эшләренә республикадан 24,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Шуңа бинаның түбәсе ябылды, стеналары тышланды, электр, җылылык, су, канализация системасы тулысынча яңартылды. Ишек-тәрәзәләр алыштырылды, стена, түшәм, идәннәр өр-яңадан эшләнде. Кыскасы, төзүчеләр кулы тимәгән бер генә почмак та калмады.

Төрле төркемнәрдә тәрбияләнүче балалар янында булганнан соң безне икенче каттагы актлар залына чакырдылар. Биредә сабыйлар яңартылган бакча өчен җитәкчеләргә, төзүчеләргә рәхмәтләр әйтә-әйтә җырлы-биюле тамаша күрсәттеләр. Берсеннән-берсе сөйкемле малай-кызларның чатнатып шигырь укуларын, оста итеп җырлау-биюләрен сокланып карап утырдык.

-Биредә безгә балаларны бик әйбәт тәрбияләү өчен барлык шартлар тудырылган,-ди "Каенкай" балалар бакчасы мөдире Татьяна Заминалова. -Зәвыклы итеп, сыйфатлы материаллар белән ремонтланган бакчабызга Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 5 миллион сумга яңа җиһазлар кайтарылды. Яңарган бакчага килгәч, сабыйларыбыз аларны күреп бик шатландылар. Без инде үз чиратыбызда бөтен коллективыбыз белән тагын да тырышыбрак эшләрбез дип ышандырабыз.

Александр Никошин да балаларның һәм олыларның сөенечен чын ихластан уртаклашып:

-Менә район үзәгенең иң зур балалар бакчасында күптәннән көтелгән ремонтны башкара алдык. Миңа бу бина яңа төзелгәннәренә караганда да күбрәк ошады. Һәр бүлмә үзенчәлекле итеп эшләнгән. Биредә балалар төпле тәрбия, мәктәпкәчә белем алып, киләчәктә районыбызның менә дигән ул-кызлары булып җитешерләр әле,-дигән ышанычын белдерде.

Әлеге тәбрикләүләргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Алия Дәминова да кушылдылар. "Бердәм Россия" партиясе исеменнән балалар бакчасына алар күптәннән хыялланган электрон синтезатор бүләк ителде.

Ата-аналар исеменнән Чулпан Гыйматдинова чыгыш ясады.

-Кичә балаларыбыз яңарган бакчага беренче тапкыр килделәр. Сабый күңеле бит ихлас, биредәге үзгәрешләрне күреп шулкадәр сөенделәр. Аларның шатлыгы безгә дә күчте. Биредә ремонт башланганда балаларыбыз вакытлыча башка бакчаларга урнаштырылды. Район җитәкчеләре, сизми дә калырсыз, ремонт бик тиз төгәлләнер, дигәннәр иде. Чыннан да шулай булды. Без бик канәгать. Балалар хакында мондый кайгыртучанлык өчен зур рәхмәт,-диде ул.

Төзелеш эшләрен "АртСтрой" җәмгыяте башкарды. Аларга да тантанада күп рәхмәт сүзләре яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев