Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында яңа имам-мөхтәсиб сайланды

Үткән атнада район мөхтәсибәте җыелышы булды. Аның эшендә авыл имамнары, район башлыгы Александр Никошин, аның урынбасары Рәшит Билалов һәм Аксубай районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның Көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Җыелышны ачып, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов районыбызда 30 мәчет эшләп килүе, мәчетләргә йөрүчеләрнең елдан-ел...

Үткән атнада район мөхтәсибәте җыелышы булды. Аның эшендә авыл имамнары, район башлыгы Александр Никошин, аның урынбасары Рәшит Билалов һәм Аксубай районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның Көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Җыелышны ачып, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов районыбызда 30 мәчет эшләп килүе, мәчетләргә йөрүчеләрнең елдан-ел арта баруы хакында әйтте. Быел Рамазан аенда ураза тотучылар өчен иганәчеләр ярдәме белән 14 ифтар мәҗлесе үткәрелүен билгеләп үтте.

Аннан сүз Равил хәзрәткә бирелде.

-Бүгенге җыелышта Татарстан мөфтие Камил Хәзрәт Сәмигуллин да катнашкан булыр иде. Әмма ул бу көннәрдә хаҗ сәфәрендә,-диде казый. -Бүген биредә җыелуыбызның сәбәбенә тукталасым килә. Әлки җирендә мөхтәсибәт эшләрен озак еллар буе Ислам хәзрәт Шәйхетдинов уңышлы гына алып барды. Ул инде берничә мәртәбә "Инде олыгаеп барам, яшьләргә юл бирим, җитәкчелектән китим", дип Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать иткән иде. Сәламәтлегең мөмкинлек биргәндә эшлә әле, дип без аның мөхтәсибәтне җитәкләүне дәвам итүен сорадык. Инде быел бу вазыйфадан азат итүне җитди, катгый итеп сорагач, аның үтенечен кабул итәргә булдык.

Равил хәзрәт Ислам аганың 20 елга якын башкарган эшчәнлегенә югары бәя бирде. "Ул һәрчак безгә остаз, киңәшче, үрнәк булды",-диде, алга таба да исәнлектә-саулыкта аралашып, туганлашып яшәргә насыйп булуын теләде.

Ислам хәзрәт Шәйхетдинов мөхтәсибәтнең соңгы елларда башкарган эшләре хакында сөйләп үтте.

-Районда 30 мәчет матур гына эшләп тора икән, монда район җитәкчеләренең, авыл җирлекләре башлыкларының ярдәме бәяләп бетергесез,-диде ул. -Дин йортларыбыз җылытыла, уңайлы, якты. Соңгы елларда мәчетләрнең тирә-юне төзекләндерелә, авылларда зиратлар чистартыла, тирәләре яңартып тотып алына. Шулай ук мәчетләр каршында укулар оештырып, дини белем бирү җайга салынды.

Ислам хәзрәт үзенең район мөхтәсибәте җитәкчесе эшеннән китү карарына тукталып:

-Миңа 1997 елдан бирле имам-мөхтәсиб вазыйфасын ышанып тапшыруыгыз өчен барыгызга олы рәхмәт. Районыбызда төрле милләт халкы яши. Һәм һәрчак татулык, үзара аңлашу хөкем сөрде. Киләчәктә дә мондый дуслык-иминлек кадерләп саклансын, мөхтәсибәт эшендә дә бу төп юнәлеш булсын иде,-дигән теләген белдерде.

-Мин инде олыгайдым, 87 нче яшем белән барам. Шуңа да район мөхтәсибәте эшен яшьләргә тапшыруыгызны сорыйм,-дип имамнарга мөрәҗәгать итте ул.

Ислам хәзрәт республикада иң өлкән яшьтәге имам-мөхтәсиб булган икән. Быел ул дин юлында куйган хезмәтләре, тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны ныгытуга зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде.

Аннан соң сүз алган хәзрәтләр Ришат Гайсин, Салих Насыйбуллин, Солтан Пуряев, район благочинные Андрей Зиньков Ислам хәзрәткә ихтирам һәм рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Район башлыгы Александр Никошин да Ислам хәзрәт адресына җылы сүзләр әйтте.

-Ислам ага үз вазыйфасын бөтен күңеле белән бирелеп, тырышып башкарды. Ул районыбызда үткән күп чараларда катнашып килде. Авыл мәчетләре муллаларына эшләрен оештырырга ярдәм итте, үзе һәрчак үрнәк күрсәтте. Сер түгел, муллалар - авылда иң мөхтәрәм кешеләр. Алар район тормышында да активлар. Авылларда күркәм традицияләрне, дини йолаларны саклап яшәвегез өчен рәхмәт сезгә,-диде район башлыгы.

Аннан соң Александр Никошин Ислам хәзрәткә Рәхмәт хаты тапшырды.

Имамнар район имам-мөхтәсибе итеп бертавыштан диярлек Ирек хәзрәт Сәләхиевны сайладылар.

Ирек хәзрәт әлегә кадәр Карга мәчете имамы һәм район имам-мөхтәсибенең урынбасары булды. Ул үзе әлеге җыелышта катнаша алмады. Чөнки Ирек хәзрәт бу көннәрдә хаҗ сәфәрендә. Димәк, имамнарыбыз янә бер җыелып аңа имам-мөхтәсиб вазыйфасын тапшырырлар, алга таба бергә эшләү юнәлешләрен билгеләрләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев