Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында яңа мөхтәсиб сайланды

Сентябрьдә район мөхтәсибе Ислам хәзрәт Шәйхетдин егерме елдан артык биләгән вазыйфасын калдырып, мөхтәсибәт белән җитәкчелек итүне Карга авылы имамы Ирек хәзрәт Сәлахиевкә йөкләгән иде. Әмма Ирек хәзрәтнең бу вакытта хаҗда булуы сәбәпле хәкимлекне рәсми рәвештә тапшыру беразга кичектерелде. Һәм менә 8 декабрь көнне районга Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин...

Сентябрьдә район мөхтәсибе Ислам хәзрәт Шәйхетдин егерме елдан артык биләгән вазыйфасын калдырып, мөхтәсибәт белән җитәкчелек итүне Карга авылы имамы Ирек хәзрәт Сәлахиевкә йөкләгән иде. Әмма Ирек хәзрәтнең бу вакытта хаҗда булуы сәбәпле хәкимлекне рәсми рәвештә тапшыру беразга кичектерелде. Һәм менә 8 декабрь көнне районга Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин килеп, районга баш мөхтәсибне билгеләп китте.

Авыл мәчетләре имамнары гына түгел, башлыклары да шаһит булды бу вакыйгага. Очрашуны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов алып барды. Анда Президент аппаратыннан безнең районга куратор итеп билгеләнгән Илдар Сәлахов та катнашты.

Җыелышны Коръән укып башладылар имамнар. Аннары Рөстәм хәзрәт сүз алып болай диде:

-Җәмәгать, мөфти хәзрәтебез сезгә олы сәламнәрне юллап калды һәм миңа зур әмәнәтне йөкләде. Әлки ягында озак еллар буе дингә хезмәт иткән хәзрәткә ул үзенең Рәхмәт хатын тапшырырга кушты.

Бу сүзләрдән соң ул Ислам аганы хөрмәтләп аңа шушы хатны тапшырды, озак елларга җитәрлек сәламәтлек теләп, яңа куелган мөхтәсибкә ярдәме-киңәше белән булышып торуын үтенде. Шул ук сүзләрен ул башка имамнарга да юллады:

-Сез, өлкәннәребез "дин халык өчен оптиум ул" дип раслаган елларда да ислам динебезне сакладыгыз һәм безгә тапшыра алдыгыз. Ирек хәзрәткә ярдәм итегез, киңәшләрегезне бирегез. Мөхтәсибтән бик күпне сорыйлар бит. Әйтик, мәчетләрне, җирләрне рәсмиләштерү, салымдыр, башкасындыр түләп тору… Монысында инде авыл җирлекләре башлыклары да булышсыннар иде. Барлык эшләрдә дә бердәм булыйк, динебезне бергәләп алып барыйк,-диде Рөстәм хәзрәт.

Хакимияттәгеләргә мөрәҗәгатен олы кунак Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусинга Татарстан мөфтиенең Рәхмәт хатын тапшырып ныгытып та куйды.

Сүзне яңа мөхтәсиб Ирек хәзрәткә дә бирделәр. Ул чыгышын рәхмәт әйтүдән башлап, бераз гына үзе турында да сөйләп алды.

-Мин бит Әлки районына читтән килгән кеше, 2008 елдан бирле Каргада Мулла булып торам. Шул урында бер ел эшләүгә Ислам хәзрәт мине үзенең урынбасары итеп куйган иде. Аңардан бик күп нәрсәгә өйрәндем, алга таба да киңәшләреннән ташламас дип өметләнәм. Менә өч ай инде мөхтәсиб вазыйфаларын башкарам. Кабер нәрсәләрне эшләп өлгердек. Шуларның берсе - мөхтәсибәтнең рәсми сайтын эшләдек, анда эшчәнлегебезне яктырткан мәгълүматлар куеп барабыз. Моны замана таләбе дип саныйбыз. Алга кайбер планнарыбыз да бар. Берничә районга барып кайттым, аларда имамнар ай саен җыелышып, эшләре турында сөйләшәләр. Безгә дә шулай итәргә кирәктер.

Базарлы Матакта мәдрәсәне төзеп бетергәч, имамнар өчен укулар үткәрү ниятебез бар. Балалар белән конкурсларда уңышлы гына катнашып киләбез. Халкыбызга динебезнең асылын аңлатырга кирәк. Чөнки кешеләр сораулар бирәләр, Әйтик, мәүлет аена кердек, ә аның асылын, ничек үткәрергә кирәклеген аның кына белмәүчеләр дә күп… Кыскасы, эш җитәрлек. Ышанычыгыз өчен рәхмәт, аны акларга тырышырбыз,-диде яңа мөхтәсиб.

-Иреккә ышанычым бик зур, булдыклы егет ул. Имамнар, бердәм булып, эшне бергәләп алып барыгыз,-дип Ислам хәзрәт аңа хәер-фатихасын җиткерде.

Бер җыелышкач, шундый дәрәҗәле кунак та булгач, авыл мәчетләре имамнары үзләрен борчыган кайбер мәсьәләләрне дә күтәрделәр, сораулар бирделәр. Рөстәм хәзрәт аларның берсен дә игътибарсыз калдырмыйча аңлатмалар бирде. Барысы турында да сөйләшеп бетергәч имамнар Шәүкәт мәчетенә өйлә намазы укырга киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев