Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында ялган аракы куллану үлемгә китергән

Быел май аенда районыбызда алкоголь белән агуланып бер ир-ат үлеп китте. Суд-медицина экспертизасы аның суррогат алкоголь кулланганын ачыклады. Алкоголь белән агулануның төп сәбәбе - эчемлектә азык өчен булмаган спирт файдалану. Аракы җитештерүдә табигый ашлык түгел, ә нефтьтән алына торган арзанлы крекинг-продукт кулланалар. Мондый химия "коктейле" составында үтергеч компонентлар - ацетон,...

Быел май аенда районыбызда алкоголь белән агуланып бер ир-ат үлеп китте. Суд-медицина экспертизасы аның суррогат алкоголь кулланганын ачыклады.

Алкоголь белән агулануның төп сәбәбе - эчемлектә азык өчен булмаган спирт файдалану. Аракы җитештерүдә табигый ашлык түгел, ә нефтьтән алына торган арзанлы крекинг-продукт кулланалар. Мондый химия "коктейле" составында үтергеч компонентлар - ацетон, альдегидлар, эфир һәм метанол бар. Метанол - төп агу, аз гына микъдарда да ул паралич һәм сукыраю китереп чыгара, беренче чиратта нерв бәйләнешләрен үтерә.

Контрафакт "коктейль"нең агулылыгы буенча икенче урындагы компоненты - уксус һәм май альдегидлары. Нәкъ менә шул матдәләр көчле махмыр халәте тудыра. Эчкән кешенең күңеле болгана, башы авырта, бөтен тәнендә ватылганлык тоя. Альдегидларның мәкере дә шунда - алар организмның тукмаларында акрынлап тупланалар һәм 5-6 сәгатьтән соң гына "эшли" башлыйлар. (Ә метанолның агуы тәэсире эчемлекне куллангач берничә минуттан соң ук башлана).

Өченче агулы компонент - диметиламин. Бу бик көчле канцероген матдә яман шеш чирләре китереп чыгара, репродуктив (бала булу) функциягә зур зыян сала. Метиламинга хатын-кыз организмы бигрәк тә сизгер. Әлеге агулы матдә аның җенес күзәнәкләрендәге генетик мәгълүматны җимерә, ә бу хатын-кызның авыру бала тудыруына китерә.

Уйлый белгән теләсә кемгә аңлашыла: сыйфатлы продукт, бигрәк тә чит илдә җитештерелгәне, 100-150 сум гына тора алмый. Ә бит бүген әлеге эчемлекне итәк астыннан нәкъ менә шундый бәягә саталар. Әле бит ул шикле эчемлек "фирменный" шешәләргә тутырылган була.

Контрафакт эчемлек белән бәйрәм итү ким дигәндә авыр махмыр һәм әрәмгә киткән ял көннәре дигән сүз. Ә күп очракта ул сәламәтлеккә төзәтеп булмаслык зыян салу һәм хәтта үлем белән яный.

Игорь Леонтьев,

район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары вазыйфаларын башкаручы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев