Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында яшь армиячеләр хәрәкәте оешты

Узган атнада район мәктәпләреннән берәр укучыны яшь армиячеләр рәтләренә кабул иттеләр. Алга таба һәр мәктәптә хәрби-патриотик клублар оештырылачак, яшь армиячеләр отрядлары эшләп китәчәк, диләр педагоглар. Берара мәгариф системасында хәрби-патриотик тәрбиягә игътибар бик нык кимеп, бу юнәлештә бушлык барлыкка килгән иде. Аны "тутыру" өчен Россия Президенты Указы кирәк булган икән: үткән...

Узган атнада район мәктәпләреннән берәр укучыны яшь армиячеләр рәтләренә кабул иттеләр. Алга таба һәр мәктәптә хәрби-патриотик клублар оештырылачак, яшь армиячеләр отрядлары эшләп китәчәк, диләр педагоглар.

Берара мәгариф системасында хәрби-патриотик тәрбиягә игътибар бик нык кимеп, бу юнәлештә бушлык барлыкка килгән иде. Аны "тутыру" өчен Россия Президенты Указы кирәк булган икән: үткән елда Илбашы кушуы буенча "Мәктәп укучыларының Россия хәрәкәте" дип аталган балалар-яшьләр бөтенроссия иҗтимагый дәүләт оешмасы төзелә башлады. Оешма эшчәнлеге берничә юнәлештә алып барылачак. Аларның берсе һәм бүгенге көндә актив башланып киткәне - хәрби-патриотик юнәлеш.

Яңа эш, әмма безнең районда аны җәелдерү өчен әйбәт кенә таяну нокталары бар. Болар - Юхмачы мәктәбенең "Йолдыз" һәм Базарлы Матак мәктәбенең "ОРКЕСТР" клублары. Аларның җитәкчеләре Андрей Романов белән Сергей Платонов күп еллар инде укучылары белән зур эш башкаралар: ил, туган як тарихын, батыр якташларыбызның сугышчан юлларын өйрәнәләр, эзләнү экспедицияләрендә катнашалар, мәктәпләрендә музейларны эшләтеп киләләр...

Укучыларны яшь армиячеләр рәтләренә кабул итү тантанасы да бу клублар катнашында үтте. Сергей Андреевич Платонов яңа юнәлешнең эчтәлеген аңлатып бирде. Районда яшь армиячеләр хәрәкәте штабы булдырылган, аны Әфганстанда сугышчан чыныгу алган райондашыбыз Рөстәм Шәйхетдинов җитәкләгән икән, ул отрядларга тезелергә дип команда бирде. Базарлы Матак мәктәбенең яшь армиячесе Николай Балакирев тантаналы ант сүзләрен укыды. Башкалар аның сүзләрен кабатлап, һәрчак Ватаныбызга һәм яшь армиячеләр туганлыгына тугры булырга, Уставны үтәргә, кыюлык, батырлык, традицияләрен сакларга вәгъдә бирделәр. Яшь армиячеләр укуда һәм спортта җиңүләргә омтылырга, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, илебез азатлыгы өчен сугышларда һәлак булган геройлар истәлеген хөрмәт итәргә, чын патриот булырга ант иттеләр.

Аннары яңа гына яшь армияче булып алган укучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова тәбрикләде:

-Сез булдырасыз, сездә илебезнең өмете, чөнки киләчәгебез сезнең кулларда бит. Әле генә беренчеләр булып яшь армиячеләр рәтләрен тулыландырдыгыз. Беренче булу һәрвакыт катлаулы да, мактаулы да ул. Башкаларга үрнәк күрсәтеп, иптәшләрегезне артыгыздан ияртегез,-диде ул.

Шулай итеп, хәзер һәр мәктәптә берәр яшь армияче бар. Алга таба аларның саны артачак, әлбәттә. Бу укучылар иптәшләреннән үз-үзләрен тотышлары белән генә түгел, өс киемнәре белән дә аерылачак: яшь армиячеләр оешмасы уставы белән алар хәрбиләр формасын хәтерләткән киемнәрдән йөрергә тиеш. Бусы инде өлкәннәр "кайгысы", чөнки балаларны киендерү шактый кыйммәткә төшәчәк икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев