Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында үзәк базарда халыкка гриппка каршы вакцина ясадылар

Узган җомгада Базарлы Матак хастаханәсе хезмәткәрләре район үзәге базарында халыкка гриппка каршы вакцина ясадылар.

Базар территориясендәге "Ашыгыч ярдәм" автомобилендә үзе теләк белдергән һәм медицина күзлегеннән вакциналау рөхсәт ителгән һәр кеше гриппка каршы прививка ясата алды. Бу көнне биредә 56 кешегә түләүсез вакцина ясалды.

Баш табибның эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Эллада Плаксина әйтүенчә, халык күп булган урында вакцинацияләү оештыру кешеләргә бик ошаган. Хастаханәгә йөреп вакыт әрәм итәсе дә булмады, дип, күпләр медицина хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдергән.

Районда барысы 4520 кешегә, шул исәптән 1680 балага гриппка каршы прививка ясалган. Хастаханәгә җитәрлек күләмдә медикаментлар кайткан, теләгән һәркем вакцина ясата ала. Моның өчен гомуми практика табибына яисә ФАПларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев