Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районындагы Шәүкәт мәчетендә балалар өчен җәйге лагерь эшләде

Үтеп киткән җәй лагерьларда ял итү, күңелле сәяхәтләр, күп төрле яңалыклар күрү-белү белән балалар хәтеренә кереп калыр. Ә бер төркем малайлар-кызлар быелгы каникулда да Базарлы Матактагы Шәүкәт мәчете каршында эшләгән лагерьга йөрде. Алар биредә ял да иттеләр, дин сабагы да алдылар. Мәчеттә лагерь бу җәйдә инде өченче тапкыр оештырылды. Биредә...

Үтеп киткән җәй лагерьларда ял итү, күңелле сәяхәтләр, күп төрле яңалыклар күрү-белү белән балалар хәтеренә кереп калыр. Ә бер төркем малайлар-кызлар быелгы каникулда да Базарлы Матактагы Шәүкәт мәчете каршында эшләгән лагерьга йөрде. Алар биредә ял да иттеләр, дин сабагы да алдылар.

Мәчеттә лагерь бу җәйдә инде өченче тапкыр оештырылды. Биредә без дин йортының имам-хатыйбы Салих абый Насыйбуллин чакыруы буенча лагерьнең йомгаклау көнендә булдык. Балалар балалар инде, уйныйлар да, шаяралар да. Алар тавышыннан мәчетнең иркен бүлмәсе гөр килеп тора. Һәммәсе матур, пөхтә итеп киенгән. Кызлар оста итеп яулыклар бәйләгәннәр, малайлар бизәкле түбәтәйләрдән. Егермеләп бала арасында 13-14 яшьлек үсмерләр дә, әле мәктәп яшенә җитмәгән сабыйлар да бар. Район үзәгеннән генә түгел, якын-тирә авыллардан да йөргәннәр бирегә.

Балаларны, яшьләрне әхлаклы итеп тәрбияләү, аларга дин сабагы бирү өчен янып-көеп йөрүче Фаик Борһановны районда күпләр белә. Әлеге изге ниятләрен тормышка ашыру максатында ул Шәүкәт мәчете янәшәсендә мәдрәсә дә төзи башлады. Мәчеттә балаларга дин сабагы бирүче исә аның оныгы, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең өченче курс студенты Айназ. Быел җәй егет Чуашстан республикасы имамнары чакыруы буенча иптәшләре белән андагы авылларда да мәчетләрдә балалар укыткан. Шәүкәт мәчетендә инде ул икенче ел эшли.

-Балалар, өч атна биредә ниләр белән шөгыльләндегез соң?-дип сорашабыз.

-Гарәп алфавитын өйрәндек!

-Догалар ятладык!

Айназ абыйлары дөрес тәһарәт алу, намаз уку тәртипләрен дә өйрәткән, әдәп-әхлак, төрле урыннарда, кеше арасында үзеңне дөрес тоту хакында әңгәмәләр оештырган. Талчыгыбрак китсәләр, тәмле сулар, печеньеләр белән тамак ялгап, ял итеп алганнар. Ә йомгаклау көнендә укыган-өйрәнгәннәренә нәтиҗәләр ясадылар, үзенә күрә имтихан-бәйге үткәрделәр. Балаларның һәркайсы бик матур итеп догалар сөйләп күрсәтте, сорауларга җаваплар бирде. Иң осталарны ачыклап, аларга Мактау кәгазьләре, бүләкләр бирделәр. Ә бизәкле капларга тутырылган тәмле-татлы күчтәнәчләргә һәр бала ия булды.

Базарлы Матакта яшәүче Адилә Хәлилова, Илсаф Фәйзуллин, Казаннан кунакка кайтып йөрүче Камил Гыйләҗев үзләрен иң әйбәт, иң оста укучылар итеп күрсәттеләр. Алар дин кануннарын да яхшы үзләштергәннәр, догаларны да күп беләләр.

-Без намаз да укый беләбез, каникуллар беткәч тә ял көннәрендә мәчеткә киләбез, -ди малайлар-кызлар. -Ислам дине бит тәртипкә, чисталыкка өйрәтә, игелеккә өнди. Дин кануннарын үтәү укуга комачауламый, киресенчә, вакытны дөрес бүлергә, күп нәрсәгә өлгерергә өйрәтә.

Салих абый Насыйбуллин балаларны тырышлыклары өчен мактады, ислам кагыйдәләре буенча яшәргә, мәктәптә дә бөтен көчне биреп укырга, кешеләргә мәрхәмәтле булырга, хезмәт сөяргә өндәде. "Киләсе җәйдә дә мәчетебез каршында лагерь оештырырга насыйп булсын",-дип, малайларны-кызларны анда килергә чакырды.

Мәдрәсә бинасы төзелеше дә инде төгәлләнү алдында. Фаик Борһанов әйтүенчә, Корбан бәйрәменә аны өлгертергә дә тырышканнар, әмма эчке эшләр байтак ди әле. Ә боларны башкарып чыгу өчен акча кирәк. Һәркайсыбыз хәл кадәренчә бу изге эшкә үз өлешен кертсә, мәдрәсә бинасы тиз арада ишекләрен ачар, һәм анда яшьләргә дини белем алу мөмкинлеге туар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев