Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районыннан эшмәкәр Сирень Низамиева “Татмедиа” акциясендә цифрлы фотоаппарат отты

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте оештырган "Язылган өчен - телевизор" акциясендә бүләк отучылар арасында безнең район әбүнәчесе дә бар.

Әлеге акциядә катнашу өчен "Татмедиа"ның ким дигәндә өч басмасына язылырга һәм квитанцияләр күчермәләрен Казанга юлларга кирәк иде.

"Татмедиа"да бүләкләр уйнату комиссия, мәгълүмат чаралары вәкилләре, күзәтүчеләр катнашында узды. Төп бүләккә - телевизорга Башкортстанда яшәүче Илдус Фазлетдинов ия булды. Өч кеше цифрлы Nikon фотоаппараты отты. Алар арасында безнең районнан эшмәкәр Сирень Низамиева да бар. Иң күп суммага язылу квитанцияләре юллаган иң актив әбүнәче буларак кызыксындыру призына да Сирень лаек булды. Шушы көннәрдә аңа тантаналы төстә әлеге бүләкләр тапшырылды.

-Безнең гаилә элек-электән газета-журналларга күпләп языла. Почтальоныбыз Фәния апа өебезгә һәркөнне әллә ничә матбугат басмасы китерә. Балачакта без "Веселые картинки", "Миша", "Ялкын", "Сабантуй" кебек газета-журналлар укып үстек. "Сөембикә", "Татарстан" журналларын, "Татарстан яшьләре", "Ватаным Татарстан", "Республика Татарстан" газеталарын алдырмый калганыбыз юк. Соңгы вакытта "Безнең Мирас", "Шәһри Казан" басмаларына да яратып язылабыз. Билгеле инде, район газетасын да гел алдырабыз. Бу юлы мин "Татмедиа" үткәргән акциядә беренче тапкыр катнаштым. Квитанцияләр күчермәләрен җибәргәндә бүләк отармын дип уйламаган да идем. Призларга ия булучылар арасында үз исемемне күргәч күңелле (приятно) булды, билгеле,-ди Сирень Низамиева.

Алар өйләренә киләсе ел өчен дә күпләп газета-журналлар яздырып куйганнар инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев