Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Базарлы Матак авылында күп фатирлы йортта яшәүчеләр канализация базы ташудан зарлана

Редакциягә район үзәгенең Яңа урамындагы 2 нче номерлы күп фатирлы йортта яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Хат белән бергә алар фоторәсемнәр дә китергәннәр. Әлеге фотоларда - канализация люгыннан агып чыккан шакшы "күл", а аның тирә-юнендә кеше буе кычыткан һәм шайтан таягы үсентеләре. "Безгә кайчан адәм рәтле канализация ясарлар икән? Йортыбызны 2007 елда...

Редакциягә район үзәгенең Яңа урамындагы 2 нче номерлы күп фатирлы йортта яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Хат белән бергә алар фоторәсемнәр дә китергәннәр. Әлеге фотоларда - канализация люгыннан агып чыккан шакшы "күл", а аның тирә-юнендә кеше буе кычыткан һәм шайтан таягы үсентеләре.

"Безгә кайчан адәм рәтле канализация ясарлар икән? Йортыбызны 2007 елда вакытлыча канализация базы белән тапшырганнар иде. Аны үзәк канализациягә тоташтырырга ышандырдылар. Әмма әлегәчә берни эшләнмәде. Люклар ачык, шакшы сыеклык бакчага ага. Исе турында әйтмибез дә. Хәзер бу урын койма белән тотып алынган, юлдан күренми. Бу проблеманың хәл ителүен күпме көтәсе булыр икән? Сезнең ярдәмгә өметләнәбез".

Хатта тасвирланган хәлне ачыкларга без Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин һәм "УК Базарные Матаки" ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры Илнур Камилов белән бергә бардык. Хатта әйтелгән фактлар чыннан да дөреслеккә туры килә. Канализация люгы тулып ташкан, аннан пычрак су саркып тора.

Биредә яшәүче Наталья Коновалова һәм бүтәннәр белән без йортның 1 нче подъезды подвалына төштек. Кешеләр биредәге сасы искә зарлана, канализация торбалары ничек урнашкан, аккан җирләре юкмы икәнен карыйбыз. Алай зарланырлык төзексезлек юк. Ә вак-төякләрен биредә яшәүче ир-атлар үзләре дә җайлап куя ала.

Хаттагы фактларны тикшергәндә бүтән кайбер мәсьәләләр дә күтәрелде. Әйтик, су счетчиклары төзек эшлиме, күпме фатирда квартирантлар тора, канализация люгының капкачы кая һ.б.

Минем үземдә дә бу өйдә яшәүчеләргә карата сораулар туды. 1 нче подъездның подвалын чүп-чар белән тутырганнар. Калдык-постык төзелеш материалларыннан тыш, биредә иске диван, балалар чанасы, гөл чүлмәге һәм башка нәрсәләр урын алган. Ә бит күршедәге подъезда мондый тәртипсезлек юк. Беренче каттагы фатирның тәрәзә пыялаларында пычрак каткан (ник квартирантларга шуны юмаска?!), өй каршындагы участокта чүп үләннәре үсә (бәрәңге булса да утыртырга иде). Кыскасы, өйнең төпле хуҗасы булмавы күз алдында. Шолохов колхозындагыча - "уртак бит - минеке түгел".

Йортта яшәүчеләр үзләре тырышып, эштә катнашып йөрмәсәләр, әйләнә-тирә дә, бакча да үзеннән-үзе матурланмас, билгеле. Район үзәгендә ел саен иң төзек матур йортны, урамны бүләклиләр. Безнең газета "Ямьле бакча" дигән бәйге игълан итте. Ә нишләп күп фатирлы бу йортта яшәүчеләргә бергәләшеп тирә-юньнәрен матурламаска, чәчәкле оазис ясамаска?!

Ярый, бүгенге чынбарлыкка күчик. Без булганның икенче көнендә канализация базыннан сыеклык суыртылган. Әлеге базның зурлыгы 15 куб метр икән. Шундый зур йорт өчен бу кечкенә, билгеле. Рәшит Мусин әйтүенчә, яңа канализация базы ясау өчен алкаларга заказ бирелгән. Әлеге базның күләме 6,4 куб метр була һәм ул иске баз белән тоташтырылачак. Алар инде әкренрәк тулачак. Шунысы да бар: без суны сакчыл тота белмибез. Кайчак хуҗабикә бер футболка юар өчен автомат машинаны кабыза. Яңа базның "ярдәме" күпмегә барыр - вакыт күрсәтер.

Ә менә район үзәгенең Муса Җәлил урамындагы сигез фатирлы йортта яшәүчеләр канализация калдыкларын суыртуны үзләренчә хәл иткәннәр. Алар зарурлык булган саен ассенизация машинасын чакырталар һәм үзләре аңа түлиләр дә. Ә квитанцияләрендә бу хезмәт өчен түләү баганасы буш. Биредә инде коммуналь челтәрләргә еш мөрәҗәгать итеп акчаңны түгәсең килми икән, суны экономиялисең.

-Газетага мөрәҗәгать иткәннән соң безнең йортка район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев һәм аның урынбасары Руслан Нуретдинов килделәр. Мине йорт өчен җаваплы итеп билгеләделәр. Әлбәттә, күп нәрсә кешеләрнең үз активлыгына да бәйле. Йортыбыздагы уртак проблемалар һәм мәсьәләләрне хәл итүдән читтә калырга ярамый,-ди биредә яшәүче Гөлнара Мәрдиева.

Газета бу мәсьләгә әле кабат әйләнеп кайтачак. Яңа баз ясаганнан соң канализация проблемасының ничек хәл ителүе хакнында соңрак хәбәр итәрбез.

Лия Мәрдегалләмова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев