Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Бибай Чаллысы, Иске Камка, Иске Салман, Татар Мулла авылларында көн үзәгенә барлык сайлаучылар да тавыш биреп өлгерде

Әлки районында Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау халыкның югары активлыгы шартларында уза. Дүрт авылда инде көндезге сәгать 12 гә барлык сайлаучылар тавыш биреп өлгерде, ә күбесендә халыкның 70-75 проценты һәм аннан да күбрәге гражданлык бурычын үтәде. Сайлау участокларына иртәдән халык күпләп килде. Сайлаучыларны терки һәм бюллетеньнәр бирә торган өстәлләр янында...

Әлки районында Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау халыкның югары активлыгы шартларында уза. Дүрт авылда инде көндезге сәгать 12 гә барлык сайлаучылар тавыш биреп өлгерде, ә күбесендә халыкның 70-75 проценты һәм аннан да күбрәге гражданлык бурычын үтәде.

Сайлау участокларына иртәдән халык күпләп килде. Сайлаучыларны терки һәм бюллетеньнәр бирә торган өстәлләр янында чиратлар да хасил булды. Кешеләрнең күңелләре күтәренке. Сайлауга күпләр бөтен гаиләләре, балалары белән киләләр.

Урман эчендәге Яңа Әнҗерә поселогында 20 сайлаучы исәпләнә. Шуларның яртысы - Гобәйдуллиннар гаиләсендә. Биш бала табып үстергән Рәшит һәм Румия Гобәйдуллиннарның дүрт уллары да гаилә корып, гүрнәчәдәй өйләр салып туган авылларында төпләнделәр. Әле шушы җәйдә генә өлгергән яңа клубка тавыш бирергә алар һәммәсе - әти-әниләре, дүрт уллары һәм дүрт киленнәре, 13 оныклары - бергәләшеп килделәр.

-Без туган авылыбызны яратабыз, аны яшәтер өчен кулыбыздан килгәннең барын да эшлибез, -ди Гобәйдуллиннар. -Татарстан җитәкчелегенең, депутатларыбызның турыдан-туры ярдәме белән поселогыбызда яшәү өчен бик күп мөмкинлекләр тудырылды. Дәүләт Думасына авыл өчен, Татарстан өчен җан атучы зирәк сәясәтчеләр күбрәк сайлансын дип тавыш бирәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев