Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының дүрт үзешчән коллективы “халыкныкы” исемен расладылар

Бу атнада районыбызның үзешчән коллективлары үзенә күрә имтихан тоттылар. Алар республика Мәдәният министрлыгының художество советы каршында "халык коллективы" исемен раслау өчен чыгыш ясадылар. Районыбызда бүген ике халык театры эшләп килә. Район мәдәният йорты каршындагы театр коллективы кунакларга Рөстәм Мингалимнең "Өч балдызга - бер ялгыз" спектаклен, ә әхмәтлеләр шул ук авторның...

Бу атнада районыбызның үзешчән коллективлары үзенә күрә имтихан тоттылар.

Алар республика Мәдәният министрлыгының художество советы каршында "халык коллективы" исемен раслау өчен чыгыш ясадылар. Районыбызда бүген ике халык театры эшләп килә. Район мәдәният йорты каршындагы театр коллективы кунакларга Рөстәм Мингалимнең "Өч балдызга - бер ялгыз" спектаклен, ә әхмәтлеләр шул ук авторның "Әгәр булса борчуларың" әсәрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Ике театр да үзләренә яшь алмаш әзерләгән. Яшьләр сәхнәдә әкиятләргә "җан өрделәр". Художество советы әгъзалары ике халык театрының да хезмәтенә әйбәт бәя бирде.

-Бик тормышчан уйныйсыз, образларга оста керәсез,-диде алар йомгаклау сүзендә. -Әлкидә театраль халык яши шул. Бу төбәкнең татар сәнгатенә күпме күренекле артистлар бирүе дә очраклы түгел.

Шул ук вакытта министрлык вәкилләре, район мәдәният йорты каршындагы театр коллективында нигездә мәдәният хезмәткәрләре уйнавын искәртеп, коллективка халык арасыннан таланатларны күбрәк җәлеп итәргә киңәш бирделәр.

Район үзәгендәге "Әфганнан Чечняга кадәр. 16 нчы регион" вокаль-инструменталь ансамбленә дә шундый теләк җиткерелде. Ә гомумән бу ансамбль адресына байтак мактау сүзләре әйтелде. Мондый музыкаль коллективлар бик сирәк районнарда гына икән.

Ике театр коллективы да, вокаль-инструменталь ансамбль дә "халык коллективы" исемен расладылар. Район мәдәният йорты каршында эшләүче "Рябинушка" коллективына "халык хоры" исеме бирелде.

"Сударушка" хоры чыгышын да художество советы хуплады. "Сударушка" һәм Югары Әлморза клубы каршындагы үзешчән театр "халык коллективы" исеменә киләсе елга имтихан тотачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев