Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Түбән Әлки һәм Базарлы Матак авыл җирлекләре башкарма комитетлары грант отып МТЗ тракторлары сатып алды

Түбән Әлки һәм Базарлы Матак авыл җирлекләре башкарма комитетлары муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән бәйгедә грант оттылар. Бер миллион сум грант акчасына алар МТЗ тракторлары сатып алдылар. Авыл җирлекләре башкарма комитетларының эш-мәшәкатьләре бихисап. Шуларның берсе - авыл урамнарын тәртиптә, чиста тоту: җәен чүп үләннәрен чабу, кышын кардан арындыру. Моның өстенә, чүп-чар...

Түбән Әлки һәм Базарлы Матак авыл җирлекләре башкарма комитетлары муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән бәйгедә грант оттылар. Бер миллион сум грант акчасына алар МТЗ тракторлары сатып алдылар.

Авыл җирлекләре башкарма комитетларының эш-мәшәкатьләре бихисап. Шуларның берсе - авыл урамнарын тәртиптә, чиста тоту: җәен чүп үләннәрен чабу, кышын кардан арындыру. Моның өстенә, чүп-чар түгү урыннарын карап тору зарур. Халыкка да тәҗел кирәк очракларда техника белән булышасы. Соңгы елларда, әнә шуны истә тотып, җирле үзидарә органнары арасында тракторлар сатып алу өчен грантларга конкурслар үткәрелә башлады да.

Районда берничә авыл җирлегендә көпчәкле тракторлар бар иде инде. Менә алар исемлегенә тагын ике җирлек өстәлде. Яңа тракторларны эштә сынап карауны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов белән без дә күреп кайттык.

Түбән Әлки авылында МТЗ тракторы Яңа ел чыршысы куеласы мәйданны кардан чистарта иде. Ялт-йолт итеп торган кызыл төстәге бәләкәйрәк тракторның (ул үзе мини-тракторлар исемлегендә) эшләгәнен күзәтеп тору үзе бер рәхәт. Җирлек башлыгы Мансур Галиуллин "тимер атны" авыл тормышында нәтиҗәле файдалану буенча барын да кайгыртып куйган. Трактор эшмәкәр Альберт Шәйхетдиновның җылы гаражында "куначак". "Ә көндезләрен аңа тик торырга туры килмәс, техника безгә ничек кенә кирәк иде",-ди башлык. Яңа тракторның "осталыклары" шактый - аның прицебы, эттергече, себерү җайланмасы, роторлы кар аттыру, үлән чаптыру җиһазлары бар.

Безнең янга эшмәкәр Альберт Шәйхетдинов та кушылды. Ул яңа тракторны авыл тормышында даими файдалану өчен үз предприятиесеннән тракторчы да бирергә ышандыра. Гомумән, бертуган Шәйхетдиновлар Түбән Әлки авыл җирлегендәге эшләрдә даими ярдәм итеп торалар (Хәер, аларның күп авылларга булышлыгы тия). Түбән Әлкидәге хоккей мәйданчыгын да алар сатып алып урнаштырган иде. Бүген инде биредә көндез балалар алка куса, кичен олылар тимераякка баса. Кичләрен дә монда яп-якты - һәръяклап лампалар яна.

Икенче трактор районның иң зур авыл җирлеге Базарлы Матакта. Монда да әлеге техникага эш җитәрлек булачак. "Тимер ат" Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы җылы гаражында сакланачак. Авыл җирлеге башкарма комитеты эшчесе Равил Сафиуллин тракторны инде йөртеп караган.

-Идарә итәргә бик җайлы. Бөтен төр эшне башкарырга тагылма җиһазлары бар,-ди ул. -Үзе кечкенә булса да, җитез, куәте дә аз димәс идем.

Равил Сафиуллин үзе дә алыштыргысыз эшче. Бер карасаң, ул ду китереп "КамАЗ" да эшләп йөри, икенче юлы инде аны трактор руле артында күрәсең.

-Бик пөхтә, төгәл, җаваплы кеше, аңа теләсә нинди эшне ышанып тапшырырга була, -ди Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин.

Димәк, трактор ышанычлы кулларда икән. Биредә дә яңа МТЗ җирлекнең мең дә бер мәшәкатен хәл итүдә тулы куәткә файдаланылыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев