Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки республика каратэчыларын җыйды (+ Фото)

Базарлы Матакта "Алинә" универсаль спорт залында киокусинкай-каратэ буенча республика чемпионаты узды. Ярышлар әлеге спорт төре белән шөгыльләнә генә башлаган яшьләр арасында узды. "Алинә" спорт залына якын килерлек түгел - бөтен тирә-юньдә зур-зур автобуслар, бихисап җиңел машиналар. Бу үзе үк инде чемпионатта бик күп кеше катнашуын күрсәтеп тора иде. Ярышларга килгән...

Базарлы Матакта "Алинә" универсаль спорт залында киокусинкай-каратэ буенча республика чемпионаты узды. Ярышлар әлеге спорт төре белән шөгыльләнә генә башлаган яшьләр арасында узды.

"Алинә" спорт залына якын килерлек түгел - бөтен тирә-юньдә зур-зур автобуслар, бихисап җиңел машиналар. Бу үзе үк инде чемпионатта бик күп кеше катнашуын күрсәтеп тора иде.

Ярышларга килгән спортчылар алышка чыгып келәмнәрне бераз "кыздырып" алгач, бәйгене ачу тантанасы булды. Барлык катнашучыларны, кунакларны район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова сәламләде.

-Әлки җиренә бүген республиканың төрле районнарыннан 230 спортчы җыелды. Алар үз араларыннан иң көчлеләрне, осталарны ачыклаячак. Бу чемпионат уңышлы узсын өчен сезгә барлык шартларны тудырырга тырыштык. Келәмдә бүген һәркайсыгызга уңышлар телибез,-диде ул.

Чемпионатның баш хөкемдары, Татарстан Республикасының Киокусинкай федерациясе башкаручы директоры Виктор Копирин ярышларның шартлары белән таныштырды. Аннан янә келәмгә спортчылар чакырылды.

Районыбыздан бәйгедә 19 егет һәм кыз катнашты. Алар - тренерлар Андрей Зиньков һәм Геннадий Вассунов җитәкчелегендә шөгыльләнүче балалар. Ә чемпионатка Казаннан (өч команда), Яр Чаллыдан, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Зәй, Чистай шәһәрләреннән, Кукмара районыннан иң көчле командалар килгән иде.

Ярышны тамаша кылырга килүчеләр дә күп булды. Гомумән, киокусинкай- каратэны халык ярата, һәрчак тамаша залын тутырып килә.

Бәйгегә нәтиҗә кичке сәгать җидедә генә ясалды. 234 спортчы арасыннан иң көчлеләрне бүләкләү мизгелләре онытылмаслык тантаналы булды. Әле орчык кебек кенә балалар, кайберләре беренче тапкыр, республика күләмендә җиңүче исемен алдылар. Мондый зур ярышлар малайлар-кызларга әлеге спорт белән җитди шөгыльләнергә омтылыш өсти, стимул да бирә бит. Балалар белән бергә аларның тренерлары, ярышка килгән әти-әниләре дә сөенә.

Районыбыз спортчылары чемпионатта гаять уңышлы чыгыш ясадылар. Егет-кызларыбыз җиде алтын, өч көмеш һәм ике бронза медаль алып, командалар арасында өченче урынны яуладылар. Бездән алда бары Казан һәм Зәй командалары.

Беренче урыннарны алып, алтын медальгә лаек булучылар - Дарья Лычникова, Софья Бухарова, Екатерина Зинькова, Данил Гыйматдинов, Егор Васяйчев, Никита Карманаев, Ринас Нотфуллин. 8-11 яшьлек бу малай- кызларның барысы да Базарлы Матактан. Көмеш медальгә исә Илья Хуҗин, Зилә Әсәтова (Базарлы Матак), Милана Варламова (Югары Матак) ия булдылар. Рәзил Гатауллин белән Карина Афанасьева (икесе дә район үзәгеннән) бронза медаль белән бүләкләнде.

Районыбызда киокусинкай-каратэ зур үсештә. Бу төрдә әле беренче адымнарын ясаучы спортларыбыздан тыш, каратэ белән даими шөгыльләнүче 30 егет-кызыбыз бар. 2020 елда Япониядә узасы Олимпиада программасына да киокусинкай-каратэ ярышлары кертелгән. Димәк, әлеге спорт төренә игътибар тагын да артачак әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев