Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлкилеләр Чуаш Республикасының Шыгырдан авылында Сабан туе үткәрүдә катнаштылар (+ФОТО)

28 майда районыбыздан зур делегация - җитәкчеләр, үзешчән артистларыбыз, спортчылар - Чуаш Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында Сабан туе үткәрүдә катнаштылар. Шыгырдан Сабан туенда бу инде икенче мәртәбә булуыбыз. Икешәр катлы коттеджлардан торган бу мишәр авылы безгә шактый яхшы таныш. Алты меңнән артык кеше яшәгән, 2600 йорт исәпләнгән Шыгырдан зурлыгы...

28 майда районыбыздан зур делегация - җитәкчеләр, үзешчән артистларыбыз, спортчылар - Чуаш Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында Сабан туе үткәрүдә катнаштылар.

Шыгырдан Сабан туенда бу инде икенче мәртәбә булуыбыз. Икешәр катлы коттеджлардан торган бу мишәр авылы безгә шактый яхшы таныш. Алты меңнән артык кеше яшәгән, 2600 йорт исәпләнгән Шыгырдан зурлыгы буенча Россиядә икенче урында тора (Россиянең иң зур авылы - Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән, анда шулай ук татарлар яши).

Сабан туе авыл уртасындагы спорт мәйданчыгында узды. Билгеле, әллә ни зур булмаган бу мәйдан Сабантуйның барлык ярышларын сыйдыра алмаган. Шуңа ат чабышы, татарча көрәш авыл читендә үткәрелде. Ә инде милли бәйрәмебезнең традицион уеннары, спорт бәйгеләре, җыр-биюләре төп мәйданда шаулады.

Сабан туе ат чабышлары белән ипподромда башланды. Бу бәйгедә катнашучылар бик күп булды. Ярышка килүчеләрне башта Батыр районы башлыгы Рудольф Селиванов сәламләде.

Ат чабышы берничә өлештән торды. Халык мәш килеп үз авылдашлары, якташлары өчен җан атты. Анда җиңүчеләр дә һәркайсы беренче һәм икенче категорияле җайдаклар, тәҗрибә һәм осталык туплаган егетләр.

Көндезге сәгать 1 дә төп мәйданда бәйрәм тантанасы башланды. Биредә Сабан туе әбәттән соң, өйлә намазы укылгач кына башлана икән. Бераз алгарак китеп шуны әйтик, мәйданда сәүдә гөрләсә дә, спиртлы эчемлекләр, сыра сату булмады.

Менә бәйрәмне алып баручы Шыгырдан Сабан туена Татарстан сәламнәрен алып килгән Әлки делегациясе җитәкчеләрен мәйдан түренә чакырды. Хөрмәт, кунакчыллык билгесе итеп, районыбыз башлыгы Александр Никошинга һәм аның урынбасары Рәшит Билаловка күмәч һәм чәк-чәктән авыз итәргә тәкъдим иттеләр.

Бәйрәмне догалар укып Мәскәү шәһәре һәм "Мәскәү мөфтияте" Үзәк регионы Диния нәзарәте мөфтие Әлбәр Крганов ачты. Тугандаш Татарстан җиреннән кайнар сәламнәрне һәм изге теләкләрне район башлыгы Александр Никошин ирештерде.

-Республика хөкүмәтенең Шыгырданда Сабан туе үткәрергә дигән тәкъдимен без зур канәгатьлек белән кабул иттек,-диде ул. -Сезгә икенче тапкыр киләбез һәм биредә искиткеч уңган, эшкә батыр, чисталык-тәртипкә мөкиббән, җиң сызганып эшли дә, матур итеп ял да итә белгән халык яшәвенә инана барабыз. Дуслыгыбыз дәвамлы булсын, бер-беребез белән аралашып, тәҗрибә уртаклашып, хезмәттәшлек итеп яшик.

Аннан соң Рәшит Билалов шыгырданлыларга Татарстан Призеденты Рөстәм Миңнехановның Сабан туе котлавын укыды.

Шыгырдан авыл җирлеге башлыгы Мансур Вәлитов авыл тормышында актив катнашучы, тырыш хезмәтләре белән туган җирләрен ямьләүче бик күпләргә Мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырды. Безнең делегация дә, билгеле, кунакка бүләксез бармаган иде.

Инде бар Сабантуй мәданында уеннар, ярышлар гөрли башлады. Бәйгеләрдә халык бик актив катнашты. Балалар да, хатын-кызлар, ир-атлар да рәхәтләнеп көч һәм җитезлектә, шаянлыкта сынаштылар.

Чүлмәк вату, капчык киеп узышу кебек ярышларда катнашырга теләк белдерүчеләр шулкадәр күп - ике көн узыштырсаң да вакыт җитмәс. Катыктан тәңкә эзләргә теләүчеләр дә бихисап. Монда катыктагы тәңкәне бер сулышта тапсаң гына җиңүче буласың икән. Тапмыйча башыңны катыктан чыгардыңмы - битеңне сөрт тә читкә кит.

Кул көрәштерү бәйгесе бик җитди, кагыйдәләргә нигезләнеп алып барылды. Бу ярышта бигрәк тә хатын-кызлар тырышты.

Көндезге сәгать 3 тә мәйдан бераз бушап калгандай булды. Авыл читендәге үзәнлектә милли көрәш башланасы икән. Татарча көрәшкә, безнең район һәм Шыгырдан егетләреннән тыш, Буадан, Чүпрәледән дә килүчеләр күп иде. Җиңүчеләр күбесенчә Шыгырданнан һәм шул тирәдәге авыллардан булды. Безнең көрәшчеләр дә бүләксез калмады - үсмерләр арасында Альберт Рәхмәтуллин һәм Руслан Нуретдинов (Базарлы Матак егетләре) икенче урын, Алмаз Хәйруллин (Салман), Шәүкәт Нуретдинов (Базарлы Матак) өченче урыннарны алдылар. Олылар арасында Радик Нурмөхәммәтов (Салман), Илнур Шәмсетдинов (Яңа Чаллы), Илмир Хәйруллин (Салман) өченче урынга чыктылар. Ә Фәнис Ибәтуллин (Иске Салман) һәм Руслан Нуретдинов (Базарлы Матак) гер күтәрүдә икенче һәм өченче урыннарны алдылар.

Мин Сабан туенда Шыгырдан халкы белән дә шактый аралаштым.

Әлфридә апа Абейдуллина 40 ел башлангыч сыйныф балаларын укыткан.

-Мин Шыгырданга Кызыл Чишмә авылыннан килен булып төштем,-дип сөйли ул. -Җәүдәт Сөләйманов (техник фәннәр докторы) безнең күршедә үсте. Хәзер дә аралашып торабыз. Халык биредә ит җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә. Терлекне үзләре дә үстерәләр, читтән дә җыялар, итләтә дә, эшкәртеп тә саталар. Ир-атларның күбесе читтә төзүчелектә кәсеп итә. Ирем Фазыл белән биш бала үстердек. Барысы да мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Казанда югары белем алдылар.

-Әлфридә апа, үзегез Казанда булганыгыз бардыр? Ул сезгә ошыймы?

-Да-да, күп тапкырлар булдым. Казан елдан-ел матурлана, танымаслык булып үзгәрә. Шатланып карап йөрим. Менә нинди дәрәҗәле татарларның башкаласы дип горурланам.

Шыгырдан белән безнең бәйләнешләр көчле, туганлык җепләре дә нык икән. Иске Әнҗерәдә яшәүче Рафаэль Хәйбулинны Сабантуй җирендә очраттым.

-Хатыным Факиһә шушы авылныкы бит. Без аның сеңелләре Миңлебануларда кунак булдык,-ди.

-Бүген Иске Әнҗерәдән Гөлназ Борһанова бу авылга килен булып төшә,-дип тә өстәде.

Базарлы Матактагы танышыбыз Мәсхүт Камалов белән дә Сабантуй мәданында күрештек. Бирегә кодагыйларына бәби чәенә килгәннәр икән.

Ә инде районыбызда мәгълүм терлекчелек белгече, озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән Минәлим Умеровның тамырлары Шыгырданнан. Ул бу юлы да биредә Сабан туен әзерләүдә, үткәрүдә күп көч куйды, районыбыз командасына бик булышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев