Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мал-туар асрап яшиләр

Чуаш Кичүе - безнең районда иң зур авыл җирлекләренең берсе ул. Аның составына тагын Әхмәт, Йолдыз һәм Сушка авыллары да керә. Биредә 1184 кеше яши. Әле генә булып үткән Чуаш Кичүе җирлек советының киңәйтелгән утырышында ел башыннан хәл ителгән мәсьәләләр турында сүз булды. Ә утырышка чакырылган авылдашлар үзләрен борчыган нәрсәләр...

Чуаш Кичүе - безнең районда иң зур авыл җирлекләренең берсе ул. Аның составына тагын Әхмәт, Йолдыз һәм Сушка авыллары да керә. Биредә 1184 кеше яши.
Әле генә булып үткән Чуаш Кичүе җирлек советының киңәйтелгән утырышында ел башыннан хәл ителгән мәсьәләләр турында сүз булды. Ә утырышка чакырылган авылдашлар үзләрен борчыган нәрсәләр турында ачыктан-ачык сөйләштеләр.
Башта тагын берничә санга тукталып үтик. Дүрт авылда 376 хуҗалык бар. Биредә яшәүчеләрнең 294 е лаеклы ялда инде, 633 кеше хезмәт яшендә. Алар нигездә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, бюджет оешмаларында эшлиләр. Шунысы сөенечле: яшьләр мәктәпне тәмамлауга читкә китәргә ашыкмыйлар, күбесе авылында яшәргә кала. Шуңа күрә биредә балалар да күп. Чуаш Кичүе бакчасына 34 бала йөри. Бигрәк күңелле факт бит, димәк, авылның киләчәге бар дигән сүз.
Бу җирлектә тиктормас, тырыш кешеләр яши, алар мал-туарны да күп итеп асрый. Алар сыер асрап һәм сөт сатып шактый гына акча да эшлиләр. Начар түгел бит: алты айда шәхси хуҗалыклар 287 тонна сөт сатып 4 миллион сумлык керем алганнар!
Авыл җирлегендә мал-туар асрау өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Чөнки бу яклар табигый көтүлекләргә, печәнлекләргә бик бай. "Кызыл Шәрык-Агро" да җир пайлары өчен 2,5 центнер бөртек өләшкән. Шулай ук "Билданов", "Гыйзетдинов" фермер хуҗалыклары да бөртек үстереп сата. Шулай итеп терлек асрау мөмкинлегеннән күпләр файдалана. Әйтик, Ленар Хәйруллин, Рәис Бакиров, Рәмис Вәлиуллин, Рәмис Галиуллин, Рәүф Низамов гаиләләре һәрберсе унар тонна сөт җитештереп сатканнар. Савым сыерларын 25 башка җиткергән Әсхәт Билданов, хуҗалыгында 160 баш монгол-татар токымлы атлары булган Фәнис Бакировның гаилә фермалары уңышлы эшләп тора.
Бу җирлектәге авыллар яңа торак төзү хисабына үсә, матурая. Аларны төзекләндерү турында да һәрвакыт кайгыртып торалар. Зиратлар территорияләре чистартылган, Сушка авылында чишмәне төзекләндергәннәр, Йолдыз һәм Чуаш Кичүендәге су башнялары, үзәк авылдан ерак түгел урнашкан үләт базы тирәсе яңадан койма белән тотып алынган. Авыллар урамнарын яктыртуны шулай ук дәвам итәләр: күптән түгел генә 28 яктырткыч урнаштырганнар. Хәзерге вакытта 4 авылда 197 лампа яна. "Әле бу чик түгел",-ди җирлек башлыгы Нәфисә Закирова.
Юллар төзелеше дә игътибар үзәгендә. Чуаш Кичүендә мәчеттән алып табиблык амбулаториясенә кадәр бер километр юлга "Алексеевскдорстрой" вак таш түшәгән. Алга таба бу юл асфальтланачак икән. Республика Президент программасы кысаларында җирлек үзәгендә спорт мәйданчыгы төзелгән, шунда ук балалар өчен уен мәйданчыгы да бар.
Әйе, Чуаш Кичүе җирлегендә бу яртыеллыкта шактый эш эшләнгән. Әмма туктап торырга вакыт юк, чөнки эш-мәшәкатьләр җитәрлек әле. Әйтик, Әхмәттә һәм Чуаш Кичүе авылында балалар бакчалары биналары капиталь ремонт сорый. Чуаш Кичүенең Үзәк урамы яз-көз айларында үтеп булмаслык сазга әйләнә. Җыелышта сүз сорап алган кешеләр үзләре өчен бик мөһим булган әлеге мәсьәләләрне кузгаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев