Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлкинең сөтен һәм яшелчәләрен Казан халкы аеруча яратып ала. ФОТО

Үткән шимбәдә районыбыз вәкилләре кабат Казанның Дәрвишләр бистәсендә көзге ярминкә үткәрүдә катнаштылар.

Бу юлы да безнекеләр ярминкәгә бик яхшы әзерлек белән барды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Рәфис Гатауллин әйтүенчә, Иске Камка, Иске Матак, Түбән Әлки авыл җирлекләре вәкилләренең сәүдә чатырлары товарга бигрәк тә мул булган. Шәһәр сатып алучылары бигрәк тә сөт ризыкларын үз иткәннәр. Сөт, эремчек, каймак ише авыл нигъмәтләре җитми дә калган. Шулай ук түбәнәлкилеләр алып барган яңа тотылган елга балыгын, Иске Чаллы, Иске Матак, Түбән Кәчи бакчачыларының суганын, ташкабагын чират торып алганнар. Салманлылар алып барган сарык итен дә калдырмыйча алып бетергәннәр. "Салман" дуңгызчылык комплексы хезмәткәрләре сатып алучыларга чучка итеннән шашлык, кыздырган ит тәкъдим иткән.

Өлкәннәр көне хөрмәтенә безнекеләр барлык сатып алучыларны кайнар коймак, бал, хуш исле чәй белән сыйлаган. Ә район мәдәният йорты хезмәткәрләре моңлы һәм дәртле җырлар белән ярминкәгә килүчеләрнең күңелен күтәргән.

14 октябрьдә районыбыз вәкилләре кабат Казанга ярминкәгә җыена. Сатарга дигән ите, сөте, балы, кош-корт түшкәләре булган кешеләр бу хакта алдан ук авыл җирлекләре башлыкларына әйтеп куйсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев