Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мөселманнарны җитәкче котлады

Изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан районда яшәүче барлык мөселманнарны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин тәбрикләде. "Хөрмәтле мөселманнар! Олы түземлелеккә, мәрхәмәтлелеккә өндәгән Изге Рамазан ае тәмамланып килә. Елның иң озын көннәрендә уразасын калдырмыйча, күңеленә начар уйлар һәм ниятләр кертмичә, бары игелекле эшләр генә эшләргә омтылып яшәгән мөселманнар өчен иң...

Изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан районда яшәүче барлык мөселманнарны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин тәбрикләде.
"Хөрмәтле мөселманнар! Олы түземлелеккә, мәрхәмәтлелеккә өндәгән Изге Рамазан ае тәмамланып килә. Елның иң озын көннәрендә уразасын калдырмыйча, күңеленә начар уйлар һәм ниятләр кертмичә, бары игелекле эшләр генә эшләргә омтылып яшәгән мөселманнар өчен иң кадерле ай ул. Сезнең Аллаһка ышанып, үзегезне тулысы белән Аңа гыйбадәт кылуга багышлавыгыз, бер-берегезгә, тирә-ягыгызда яшәүчеләргә карата мәрхәмәтле була белүегез сокландыра. Бу айда кылган догаларыгыз, теләгән теләкләрегез кабул булсын. Исәнлек-саулык, гаиләләрегездә иминлек, эшләрегездә уңышлар телим. Сездәге сабырлык, максатчанлык башкаларга үрнәк булсын",-диелгән әлеге котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев