Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Наркотикларга каршы торыйк

Бу атна башында мәгълүмат чаралары коточкыч хәбәр таратты: Подольск шәһәрендә япь-яшь ир үзенең дүрт яшьлек һәм тугыз айлык ике баласын үтергән, хатынын каты яралаган. Акыл ирешмәслек бу җинаятькә китергән сәбәп тә ачыкланган кебек. Ир наркоман булган икән, ул спайслар куллануын таныган. Табиблар әйтүенчә, спайслар кабул итү кешенең кинәт үлеменә китерергә...

Бу атна башында мәгълүмат чаралары коточкыч хәбәр таратты: Подольск шәһәрендә япь-яшь ир үзенең дүрт яшьлек һәм тугыз айлык ике баласын үтергән, хатынын каты яралаган. Акыл ирешмәслек бу җинаятькә китергән сәбәп тә ачыкланган кебек. Ир наркоман булган икән, ул спайслар куллануын таныган. Табиблар әйтүенчә, спайслар кабул итү кешенең кинәт үлеменә китерергә дә, психикасын нык зарарларга, әйтик, берни белән аңлатып булмаслык агрессия китереп чыгарырга мөмкин.

Әлеге вакыйга наркотикларның нинди куркыныч тудыруын тагын бер кат раслый.

Спайсларны интернет аша тараталар

Ни аяныч, наркотиклар җәмгыятебездә, аеруча яшьләр арасында киң тарала. Быел гына да республикада наркотикны бер тапкыр кулланган өчен өч меңнән артык административ беркетмә төзелгән. Элегрәк наркоманны инъекция эзләре буенча да белеп алырга мөмкин булса, хәзер, синтетик наркотиклар аеруча нык таралыш тапкач, бу нык катлауланды, ди белгечләр. Наркотик средстволар һәм психотроп матдәләр кулланучыларны бары медицина тикшерүе юлы белән генә ачыклап була икән. Ә синтетик наркотиклар кулга төшерү әллә ни авыр да түгел. Аларның үсемлекләр өчен ашламалар, хуш исле өстәмәләр, ванналар өчен тозлар рәвешендә сатуга чыгарылуы мәгълүм. Наркотиклар белән сәүдә итү котчыкмалы табышлы эш, шуңа наркодилерлар әлеге үлем чарасын таратуның яңадан-яңа ысулларын уйлап чыгаралар. Әйтик, наркотикларның 90 проценты хәзер интернет һәм төрле электрон түләү системалары аша сатыла, диләр.

Наркотикларга каршы торуның төп юлы, әлбәттә, профилактика эше. Һичшиксез афәткә илтүче бу юлдан ничек тә балаларны, яшьләрне сакларга кирәк!

Психологлар да, табиблар да тикшерә

20 октябрьдә наркотикларга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда мәктәп укучылары арасында наркологик профилактика тикшерүләре үткәрүнең барышы турындагы мәсьәлә каралды.

Өлкән сыйныфлар укучыларын наркотик матдәләр куллану-кулланмауга медицина тестлары ярдәмендә тикшерү инде … ел рәттән уздырыла. Һәм мондый тикшерүләр алдан кисәтмичә, искәрмәстән үткәрелеп килде.

Быелдан исә мәктәп укучылары арасында профилактик тикшерүләр яңача уздырыла башлады. Мәктәпләрдә башта психолог-педагогик тикшерүләр үткәрелә. Бу хакта комиссия утырышында район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Нурания Заһидуллина чыгыш ясады.

Аның әйтүенчә, тест тикшерүләре барлык мәгариф учреждениеләрендә бердәм программа буенча үткәрелә һәм 13 яшьтән 18 яшькәчә балаларны үз эченә ала.

-Тест сораулары гаять күпкырлы,-ди Нурания Хабибулловна. -Укучылар аны мәктәп педагоглары һәм мәгариф идарәсе каршындагы педагогик-психология белгечләре җитәкчеләрендә уза. Җаваплар компьютерда эшкәртелә, һәм шул программа нигезендә наркотик куллану ихтималы булган (группа риска) балалар ачыклана.

Сүз уңаеннан, башлангыч сыйныфлар укучылары да олылар тарафыннан рәхимсез мөнәсәбәт очракларын ачыклауга тест тикшерүе узалар.

Психолог-педагогик тикшерү нәтиҗәсендә наркотиклар куллану ихтималы бар дип табылган укучылар медицина тестлары ярдәмендә тикшерү үтә.

Быел район мәктәпләрендә үткәрелгән язгы тикшерү нәтиҗәләре буенча 44 баланың наркотиклар тозагына эләгү куркынычы булуы ачыкланган. Бәхеткә, ахырдан уздырылган медицина тестлары аларның берсенең дә наркотиклар белән бәйләнеше булмавын күрсәткән.

Мәктәпләрдә көзге психолог-педагогик тикшерүләр яңа уку елының беренче көннәреннән үк башланган. Әлеге тестны 843 бала уза. Нурания Заһидуллина әйтүенчә, аларның барысының да әти-әниләреннән моңа язма рәвештә ризалык алынган. Тест нәтиҗәләре ноябрь башында мәгълүм булачак.

Район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре дә тест тикшерүләрен сентябрь аенда ук башлаганнар. Бу хакта комиссия утырышында баш табиб урынбасары Эллада Плаксина һәм наркология кабинеты шәфкать туташы Равилә Әхмәтшина хәбәр иттеләр.

Наркотиклар һәм психотроп матдәләр куллану-кулланмауга медицина тикшерүе 9-11 сыйныфлар укучылары, шулай ук мәгариф идарәсе һәм балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе зарур дип тапкан балалар арасында үткәрелә. 2014 елда районда барлыгы 500 укучы шундый тикшерү узган. Быелның беренче яртысында 100 бала тикшерелгән. Икенче яртыеллыкта 200 бала медицина тесты үтәргә тиеш. Аларның 180 е инде тикшерелгән. Берсенең дә наркотиклар куллануы ачыкланмаган.

Алда әйтелгәнчә, психолог-педагог тестлары нәтиҗәсендә наркотик куллану ихтималы бар дип табылган укучыларның барысы да медицина тикшерүе үтәчәк.

Утырышта шулай ук наркоманлыкны һәм бүтән яман күренешләрне кисәтү буенча район мәдәният учреждениеләренең нинди эш алып баруы хакында мәдәният бүлеге начальнигы Рәсимә Гайфуллина мәгълүматы тыңланды. Комиссия рәисе …Мария Платонова балалар һәм яшьләр арасында наркотикларның куркыныч асылы турында аңлату эшләре алып баруны, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында бу темага белгечләр, табиблар чыгышларын оештыруны дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады. Ул шулай ук бер генә баланы да игътибардан читтә калдырырга ярамавына, укучыларны спорт белән шөгыльләнүгә, секцияләргә, түгәрәкләргә җәлеп итү зарарлыгына басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев