Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Наркотикларның яңадан-яңа төрләре барлыкка килә

Үлем чыганагы булган наркотикларның яңадан-яңа төрләре барлыкка килә. Узган атнада Татарстанның наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү идарәсе республикада "спайс" катнашмаларының һәм синтетик "маркаларның" яңа ишләре пәйда булу хакында хәбәр итте. Соңгы бер-ике айда Россиянең берничә төбәгендә "спайс" тарту катнашмалары белән бик күп агулану очраклары булды. Әлеге наркотикларны кулланудан 700 кеше зыян...

Үлем чыганагы булган наркотикларның яңадан-яңа төрләре барлыкка килә. Узган атнада Татарстанның наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү идарәсе республикада "спайс" катнашмаларының һәм синтетик "маркаларның" яңа ишләре пәйда булу хакында хәбәр итте.

Соңгы бер-ике айда Россиянең берничә төбәгендә "спайс" тарту катнашмалары белән бик күп агулану очраклары булды. Әлеге наркотикларны кулланудан 700 кеше зыян күрде, 30 кеше үлде. Илдә беренче шундый фактлар теркәлүгә, Татарстанда ситуация җитди контрольгә алынды, комплекслы профилактика чаралары үткәрелде. Күбесенчә шуның нәтиҗәсендә республикабызда моңа кадәр яңа тарту катнашмаларыннан агулану очраклары булмады.

Әмма бу куркыныч Татарстанга да үтеп керде. Шушы көннәрдә Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү идарәсе хезмәткәрләре наркотиклар сатучы 23 яшьлек егетне тоткарлыйлар. Аңардан алынган берничә дистә доза массада MDMВ(N)-BZ-F дигән психоактив матдә булуы ачыклана. Бу тарту катнашмасын берничә тапкыр гына сулауның да үлемгә китерүе мөмкин. Хәзер әлеге куркыныч наркотикны тарату һәм сату каналларын ачыклау чаралары үткәрелә.

Моннан тыш, наркополицейскийлар Казанда "маркалар" таратырга маташучыларның эшчәнлегенә чик куйган. Әле шушы көннәрдә генә биредә төрле вузлар студентларыннан торган җинаятьчел наркотөркем ачыкланган. Алардан шактый күп санда наркотик "маркалар" алынган. Ярый әле Идарә хезмәткәрләре әлеге наркотиклар тарату челтәрен эшчәнлегенең башлангыч чорында ук юк иткән.

Нәрсә соң ул "маркалар"? Бу бик көчле синтетик наркотиклар сеңдерелгән төрле төстәге кәгазь кисәкләре. Алар төрле дозалы булырга мөмкин. Әмма бик кечкенә - бер миллиграммнан кимрәк дозасы да үлем куркынычы белән яный. Ә бит "маркалар"ны әзерләүчеләрнең дозировка белән ялгышулары да бик мөмкин. "Маркалар"ны авызга кабып суыралар яисә чәйнәп йоталар да. Наркотик шундук төкереккә һәм канга эләгә.

Денис Шипигин, район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү төркеме өлкән оперуполномоченные:

-Быел районда наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр булганы юк. Һичшиксез, без ситуацияне ныклы контрольдә тотабыз. Наркотиклар белән бәйле хокук бозуларны булдырмас өчен даими профилактика эше алып барыла.

Петр Гурьев, район үзәк хастаханәсе табиб-психиатры:

-Хастаханәнең наркология кабинетында бүген наркотиклар кулланган 8 кеше исәптә тора. Быел яңа исәпкә куелучылар юк. "Спайс" катнашмалары, "маркалар" куллану очраклары да ачыкланмады.

Шулай да һәр кеше, бигрәк тә әти-әниләр бик уяу булсын иде. Наркотик һәм писхотроп матдәләрнең теләсә кайсы төре бик куркыныч. Аларны куллану үлемгә дә китерә. Бу дозаны арттыру аркасында да, наркотик матдәнең эчке әгъзаларга көчле тәэсире нәтиҗәсендә дә булырга мөмкин. Үсмерләрнең ныгып җитмәгән организмы өчен наркотик катнашмалар бигрәк тә хәвефле. Яңа төр "спайслар" һәм "маркалар" куллану нәтиҗәсендә инде Россиядә үлем очраклары булды.

Балаларда наркотиклар куллану билгеләре күренсә, кичекмәстән Татарстанның Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү идарәсенең "ышаныч телефонына" 273-43-45 номеры буенча хәбәр итәргә кирәк. Республикада наркотиклар куллану яисә сату очраклары хакында мәгълүм булса, шулай ук әлеге телефонга мөрәҗәгать итү сорала. Шылтыратучының хәвефсезлеге һәм анонимлык гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев